МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Полиция хезмәткәрләре белән берлектә ата-аналар җыелышы 13.09.2022

2022 елның 13 сентябрендә Киров мәктәбендә полиция хезмәткәрләре белән берлектә ата-аналар җыелышы булды. Әңгәмә барышында Котлияров Салават Мөҗәһит улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы гаиләнең шәхес формалаштыруга йогынтысы зур булуына игътибар бирде. Шулай ук балигъ булмаганнарның кичке һәм төнге вакытларда урамнарда һәм җәмәгать урыннарында олылар озатуыннан башка була алмавын искәртте. Ата-аналарга 18 яшькә җитмәгән затларга карата җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту тәртибе турында аңлатты. Актаныш районы "юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек җитәкчесе Л. Р. Мөхәммәтова «балалар юл-транспорт травматизмыннан ничек сакланырга» дигән темага әңгәмә үткәрде. Шулай ук җыелышта Татар Суксуының табиб амбулаториясе мөдире Әминова Наилә Рафаел кызы да катнашты. Ул Актаныш районында коронавирус һәм гриппка бәйле хәлләрнең ничек икәнене һәм COVID-19 вакциналары турында нәкъ менә хәзер кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде.
13 сентября 2022 г., в школе состоялась родительское собрание совместно с сотрудниками полиции. В ходе беседы Кутлияров Салават Музагитович, начальник отдела участковых уполномоченных полиции и по делам несовершеннолетних Отдела МВД России по Актанышскому району подполковник полиции обратил особое внимание на роль семьи в формировании личности, становлении его внутреннего мира и ценностных ориентиров. Также напомнил о недопустимости пребывания несовершеннолетних в вечернее и ночное время на улицах и в общественных местах без сопровождения взрослых. Родителям разъяснили порядок наступления уголовной и административной ответственности в отношении лиц, не достигших 18-летнего возраста, а так же об ответственности, предусмотренной законодательством в отношении родителей, либо законных представителей. Начальник отделения ГБУ «БДД» Актанышского района Мухаметова Л.Р. провела беседу на тему «Как избежать детский дорожно-транспортный травматизм», рассказала о важности применения детского удерживающего устройства и ремней безопасности в автомобили. Так же в собрании участвовала заведущаяя Татарско-Суксинской врачебной амбулаторией Аминова Наиля Рафаеловна. Она рассказала как складывается ситуация с коронавирусом и гриппом в Актанышском районе, почему о вакцинации от гриппа и COVID-19 стоит позаботиться именно сейчас.
-
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы 13.09.2022

13 нче сентябрь көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.
Чыгыш ясаучылар:
1.ЭЭМ хезмәткәре ОУУП һәм ПДН начальнигы полиция подполковнигы Котлыяров Салават Мөҗәһит улы.
2. Өлкән УУП ОУУП һәм ПДН полиция майоры Басыйров Рузил Раифович. 3. "ДБУ" ДБУ Актаныш районы Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең бүлек башлыгы Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы.
4. Актаныш районы Әтиләр советы рәисе Сәлахов Рамил Җәмигънур улы.
5. Актаныш районы ата - аналар комитеты җитәкчесе Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы.
6. Мәктәп директоры Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы.
24 ата-ана катнашкан. Һәрбер вәкил үз юнәлеше буенча ата-аналарга фикерләрен җиткерде. Ата-аналар белән нәтиҗәле, эчкерсез очрашу булды.
13 сентября в МБОУ "Тлякеевская ООШ" прошло общее родительское собрание.
Выступили:
1. Сотрудник МВД начальник ОУУП и ПДН подполковник полиции Кутлияров Салават Музагитович.
2. Старший УУП ОУУП и ПДН майор полиции Басыйров Рузиль Раифович.
3. ГБУ "БДД" начальник отделения в Актанышском районе территориального управления в г. Набережные Челны
Мухаметова Лейсан Радифовна.
4. Председатель Совета отцов Актанышского района Салахов Рамиль Замигнурович.
5. Представитель Родсовета в Актанышском районе Миргалимова Эльвира Вакифовна.
6. Директор школы Ахметов Рамзиль Хузагалиевич.
Участвовали 24 родителя.
Каждый представитель по своей направленности рассказал родителям.
Была плодотворная, искренняя встреча с родителями. -
“Туган якны өйрәнү музеенда” кунакта 12.09.2022

“Алтынчәч” балалар бакчасында балаларга кече яшьтән үк төрле һөнәрләр турында башлангыч белем бирү, һөнәрләргә һәм һөнәр ияләренә карата уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән иртә профессиональ ориентацияне оештыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәри күнекмәләрен үстерү буенча эшчәнлек ел дәвамында системалы алып барыла. Шушы көннәрдә бакчабызның зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Рима Николай кызы Галимова белән “Туган якны өйрәнү музеенда” булып, лектор –экскурсовод Мирзашарипова Ильгина Раухан кызы белән танышып кайттылар. Ильгина Раухан кызы мавыктыргыч, җанлы сөйләме белән, балаларны туган ягыбызда яшәүче кыргый җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, елга сулыкларыбызны үз иткән балыклар белән таныштырды.
В МБДОУ “Детский сад № 7 с.Актаныш” ведется систематическая и планомерная работа по ранней профориентации дошкольников, частности в развитии эмоционального отношения ребенка к миру профессий, открытии перед ним возможностей для проявления себя в разных видах деятельности. Воспитанники старшей группы вместе с воспитателем Галимовой Р.Н. побывали в Актанышском краеведческом музее, где познакомились с представителем профессии «Лектор-экскурсовод» Мирзашариповой Ильгиной Раухатовной. Ильгина Раухатовна пригласила детей в увлекательную экскурсию в мир живой и неживой природы родного края, где они познакомились с обитателями музея: дикими животными, птицами, насекомыми, рыбами. Особый интерес у детей вызвали экспонаты, отражающие быт, прошлое татарского народа.
-
Гуманитар гимназия-интернатның атналык шимбә линейкасы 10.09.2022

10 сентябрь көнне гуманитар гимназия-интернатның атналык шимбә линейкасы мәртәбәле кунак - якташыбыз, Түбән Камада "Актаныш" якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы, Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов катнашында узды.
10 сентября еженедельная субботняя линейка гуманитарной гимназии-интерната состоялась с участием почетного гостя - нашего земляка, руководителя Нижнекамского земляческого общества "Актаныш", заслуженного архитектора Республики Татарстан и России, Фирдависа Гайнетзяновича Ханова.
-
Актаныш технологик техникумында янгын куркынычсызлыгына багышланган дәресләр 09.09.2022

Сентябрьнең икенче атнасы янгын куркынычсызлыгы дәресләренә багышланган иде. 0391 т төркемендә куратор Борханова Ләйсән Илгизәр кызы җитәкчелегендә «Янгын турында барысын да беләм һәм рөхсәт итмим!» темасы астында класс сәгате булып узды. Төп тема тормыш куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча белемнәрне пропагандалауга, янгыннарның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында студентларның белемнәрен системалаштыруга ,иҗади эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән иде. Әңгәмә барышында янгын чыгу сәбәпләре, сүндерү чаралары һәм янгын чыгу очраклары тикшерелде. Студентлар "Тәмәке тарту тыела", "Ачык уттан файдалану тыела", "Су белән сүндерү тыела" һәм "Янып торган матдәләрдән сак булыгыз" билгеләре белән таныштылар һәм аларның кайда сурәтләнүен белделәр .Шулай ук янгын сүндерү чаралары да каралды. Куратор Борханова Л.И. студентларга янгын сүндергечтән экстремаль хәлләрдә файдалану кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Алар нинди төрдә булуын турында сөйләде. Янгын куркынычсызлыгы дәресләре атнасына йомгак ясап, 0391 т төркеме белешмәлекләр таратты һәм студентларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәде.
Вторая неделя сентября была посвящена урокам пожарной безопасности. Так в группе 0391 т под руководством куратора Борхановой Лейсан Илгизаровны был проведен классный час «О пожаре знаю всё и не допущу его!», направленный на пропаганду знаний по вопросам охраны безопасности жизни, систематизацию знаний обучающихся о причинах и последствиях пожаров и активизацию познавательной и творческой деятельности обучающихся. В ходе беседы были обсуждены причины возникновения пожаров, средства тушения и действия при возникновении возгорания. Ребята познакомились со знаками “Запрещается курить”, “Запрещается пользоваться открытым огнём”, “Запрещается тушить водой” и “Осторожно легковоспламеняющиеся вещества” и узнали, где они изображаются .А так же рассмотрели средства пожаротушения: огнетушитель. Куратор Борханова Л.И. ещё раз напомнила студентам правила пользования огнетушителем в экстремальных ситуациях. Рассказала о том, каких видов они бывают. Подводя итоги недели уроков пожарной безопасности, группа 0391 т раздали памятки и призвали студентов соблюдать правила безопасности. Ведь главный способ защиты от пожара – самому не стать его причиной.
-
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән үткәрелүче "Авыл укытучысы" бәйгесенә йомгаклау этабы 09.09.2022

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән үткәрелүче "Авыл укытучысы" бәйгесенә " Авыл тәрбиячесе" номинациясен керткәннән соң Актаныш районы тәрбиячеләре актив катнаштылар. Республика буенча икенче турга үтүче 12 тәрбияченең 6 сы Актанышныкы иде. Алдагы турга үтәр өчен конкурсантларга белем бирү эшчәнлеге конспекты язу шарт итеп куелды. Әлеге этапта З нче балалар бакчасыннан Шакирова Әлфирә Индус кызы җиңеп чыкты.
Бүген, ягъни 9 нчы сентябрь көнне Татарстанның иң зур авылы саналган Шәледә "Авыл тәрбиячесе" конкурсының йомгаклау этабы үтте. Әлфирә Индус кызының эшчәнлеген "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре Фәния Альберт кызы Лотфуллина, Рәшит Рәкыйп улы Минһажев, Ирек Гарифулла улы Нигъмәтҗанов, Мәгарифне үстерү институтының өлкән тәрбиячесе Рузилә Вагыйзь кызы Абуллина югары бәяләделәр. Аның үз эшен бөтен таләпләргә нигезләнеп, төрле яклап ачып бирүен әйттеләр. Гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы коллективын әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә матур уңышлары күп булсын!
-
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы белән очрашу 09.09.2022

Бүген "Катнаш төрдәге 6нчы санлы балалар бакчасы"на юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы килде. Балалар Ләйсән Рәдиф кызы hәм тәрбиячеләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әңгәмә азагында Ләйсән Рәдиф кызы балаларга өс киемнәренә беркетә торган яктылык кайтаргычлар бүләк итте.
Шулай ук Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова бакчабызда узган ата-аналар җыелышында да катнашты. Җыелыш барышында ул ата-аналарны статистика мәгълүмате белән таныштырды, ата-аналар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган анкеталар тутырдылар.
Сегодня в МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" побывала начальник отдела пропаганды безопасности дорожного движения Мухаметова Лейсан Радифовна. Дети вместе с Лейсан Радифовной и воспитателями вспомнили правила дорожного движения. В завершение беседы Лейсан Радифовна подарила детям световоды, прикрепляеиые к одежде. Также Лейсан Радифовна Мухаметова приняла участие в родительском собрании, которое прошло в нашем саду. В ходе собрания она ознакомила родителей со статистической информацией, родители заполнили анкеты, посвященные правилам дорожного движения. -
Яңа Әлем мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары һәм яшь укытучылары велосәяхәте 08.09.2022

8 нче сентябрь көнне Яңа Әлем мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары һәм яшь укытучылары, дәресләрдән соң велосәяхәткә чыктылар. Велосәяхәткә киткәнче укучыларга юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде һәм имзалар алынды. Һәрбер укучы махсус өс киемнәре һәм баш киемнәре белән тәэмин ителде. Сәяхәт Яңа Әлем авылыннан башланып, Иске Әлем, Чишмә, Меңнәр авыллары буенча булды. Велосәяхәтнең төп максаты – сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, укучыларны авылларның яшәеше, тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштыру. Меңнәр авылындагы тукталышта, укучылар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, тәмле ризыклар белән сыйланып чәй эчтеләр. Бу көн күңелләрдә озак сакланыр.
Актаныш районы авыллары буенча туристик велосәяхәт, мәктәбебез директоры Илназ Илшат улы Шәриповның Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы уздырган республика конкурсында откан грантын тормышка ашыру кысаларында уздырылды. Җитәкчебезгә рәхмәтебезне җиткерәбез!
8 сентября учащиеся 7-9 классов и молодые учителя Новоалимовской школы, после уроков отправились на велопоход. В начале мероприятия школьникам был проведен инструктаж по соблюдению правил безопасности дорожного движения и получены подписи. Каждый учащийся был обеспечен спецодеждой и велошлемом. Путешествие началось с села Новое Алимово, прошло по деревням Старое Алимово, Чишма, Миннярово. Основная цель велопохода - пропаганда здорового образа жизни, ознакомление учащихся с жизнью, историей, выдающимися личностями сел. На остановке в деревне Миннярово учащиеся играли в веселые игры, угощались вкуснейшими угощениями и пили чай. Этот день надолго останется в сердцах.
Туристический велопоход по селам Актанышского района прошел в рамках реализации гранта, выигранного директором школы Шариповым И.И. в республиканском конкурсе, проводимом Министерством по делам молодежи Республики Татарстан. Выражаем благодарность нашему руководителю!
-
«Эко алмаш» экологик акция 08.09.2022

«Актаныш авылы 4нче санлы балалар бакчасы»нда экологик тәрбия юнәлешле буенча даими рәвештә чаралар үткәрелеп тора. 8 сентябрь көнне «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1нче сыйныф укучылары белән «Эко алмаш» экологик акциясе үткәрде. Акция кысаларында укучылар белән тематик әңгәмәләр үткәрелде. RekonaGrand һәм Pro Eco Pen икенчел чимал эшкәртү компанияләре иганә иткән эшкәртелгән кәгазьдән һәм эшкәртелгән теш щеткаларыннан Эко каләмнәр таратылды.
В МБДОУ «Детский сад №4 с.Актаныш» регулярно проводятся мероприятия с воспитанниками по экологической направленности. Сегодня наш детский сад провел экологическую акцию «Экозамена» с учащимися 1 классов МБОУ «АСОШ №2 с углубленным изучением отдельных предметов». В рамках акции были проведены тематические беседы с учащимися. Были розданы Эко ручки из переработанной бумаги и из переработанных использованных зубных щеток, спонсированных компаниями по переработке вторсырья RekonaGrand и Pro Eco Pen.
-
“Яшь армиячеләр, алга!”дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы 07.09.2022

5-7 cентября в Казанском республиканском спортивно-патриотическом центре допризывной подготовки молодежи «Патриот» прошел зональный этап Всероссийской военно-спортивной игры «Вперед, юнармейцы!". Ребята показывали свое умение в разборке и сборке автомата Калашникова, беге на 60 м., военно-спортивной игре, подтягивании на перекладине, метании гранаты, строевой подготовке, снаряжении магазина автомата Калашникова и др. Команда Актанышской кадетской школы-интернат заняла III место по подтягиванию на перекладине, I место по военно-тактической игре, III место по конкурсу «Статен в строю, силен в бою» и II место по интеллектуальному конкурсу. В личных достижениях Бадретдинова Азалия заняла I место по бегу на 60 м., Шаехмурзина Гульяр II место по бегу на 60 м., Фаррахов Айрат III место по подтягиванию на перекладине. Победители и призёры удостоены Грамотами. Благодарим наших победителей и педагогов за самоотверженный труд на блага родной школы.
5-7 нчы сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" яшьләрне хәрби хәзерлек үзәгендә “Яшь армиячеләр, алга!”дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы узды. Актаныш кадет мәктәбе укучылары командасы турникта тартылу буенча – III урын, «Статен в строю, силен в бою» уеннында– III урын, ителлектуаль конкурста – II урын, хәрби-тактик уенда – I урыннарны яуладылар. Шәхси казанышларында Бәдретдинова Азалия 60 м. га йөгерү буенча I урынны, Шәехморзина Гөльяр 60 м.га йөгерү буенча II урынны, Фәррахов Айрат III урынны алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырылды. Үз туган мәктәпләре өчен, көчләрен кызганмыйча, ярышта катнашкан барлык укучыларга һәм аларны әзерләгән педагогларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.











