МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Шахмат буенча ярышлар 09.11.2022

2022 нче елның 9 нчы ноябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында, 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында «Ак ладья» шахмат турниры булып узды. Шахмат ул- зирәкләр уены. Шахмат уйнауның файдасы зур. Бу уенда 2-3 йөрүне алдан планлаштырасың, уйлыйсың. Нәтиҗәләр турында фикерлисең. Әлеге спорт төре хәтерне яхшыртып кына калмый, ә үз-үзеңне дә контрольдә тотарга өйрәтә.
9 ноября 2022 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» во время внеурочной деятельности прошёл шахматный турнир "Белая ладья" среди учащихся 5-9 классов. Это одна из наиболее распространённых настольных игр. Шахматы позволяют развивать не только логику, но и творчество, фантазию, поскольку работают оба полушария мозга. Регулярные занятия шахматами развивают логическое мышление, внимание, память, а значит способствуют повышению успеваемости детей.
-
“Умырзая” балалар бакчасында “Саубулыгыз, кошкайлар!” бәйрәме 09.11.2022

Урамда көз. Табигатьнең моңсу вакыты булуга карамастан, “Умырзая” балалар бакчасының музыка залы гөрләп торды. Уртанчылар төркеме нәниләре “Саубулыгыз, кошкайлар!” бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Берсеннән-берсе матур кош киемнәрдән киенгән балалар матур шигырьләре, дәртле җырлары, биюләре аша җылы якка китүче кошларга изге теләкләрен җиткерделәр. Үзебездә кышларга калучы кошларга матур җимлекләр ясап, җим дә салып куйдылар.
Хушыгыз, хуш, кошкайлар,
Исән-имин йөрегез.
Язлар җиткәч кайтырсыз
Гел уң булсын юлыгыз!
-
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә олимпиадага әзерлек 09.11.2022

Олимпиада хәрәкәте – укучыларның кызыксынуын арттыру, аларның мөмкинлекләрен ачу өчен бик мөһим эшчәнлек.Укучыларны төрле типтагы биремнәр эшләргә, аларның белемнәрен тирәнәйтүгә басым ясау, мәгълүмати чаралардан, интернет ресурслардан, сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтү – укытучының төп бурычы.Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә олимпиадага әзерлек план һәм расланган график нигезендә оештырыла. Укучылар бик кызыксынып өйрәнәләр, әзерләнәләр.
Олимпиада – это средство развития у школьников интереса, а также раскрытия их способностей. Подготовка к олимпиаде - прекрасный стимул для глубокого погружения в изучаемый предмет, расширения кругозора, тренировки логического мышления, это возможность своего маленького открытия.Задача учителя: подготовить ребят к различным видам заданий, дать рекомендации по работе над ними; сориентировать учащихся в темах предлагаемых заданий; научить пользоваться справочной литературой и словарями; потренировать в решении наиболее часто встречающихся задач.В МБОУ “Поисевская СОШ” по плану и по утвержденному графику идет подготовка к предметным олимпиадам. Учителя и ученики усердно работают, расширяют кругозор, тренируют логическое мышление, погружаются в изучаемый предмет.
-
Әлем балалар бакчасында Нур һәм Альбина Хөсәеновлар белән очрашу 08.11.2022

Бүген, ягъни 8 нче ноябрь көнне Яңа Әлем балалар бакчасында Актаныш муниципаль районы драма һәм комедия театры режиссёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, авылдашыбыз, Нур Хөсәенов һәм аның тормыш иптәше, Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге укытучысы, Албина Хөсәеновалар белән бик җылы очрашу булды. Балалар кунакларыбызга шигырьләр сөйләделәр һәм үзләре әзерләгән театр күрсәттеләр. Кунакларыбыз балаларның артистлык осталыкларын югары бәяләп, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
“Балалар күзлегеннән куркынычсыз юл” республика рәсем конкурсының район этабы 07.11.2022

“Балалар күзлегеннән куркынычсыз юл” республика рәсем конкурсының район этабында Теләкәй мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Әюпова Мәликә, 6 нчы сыйныф укучысы Сәетгәрәева Гөлзирә катнаштылар. Голзирәнең ясаган рәсеме 1 нче урынга ия буды. Афәрин, кызлар! Киләчәктә дә сезгә иҗади уңышлар телибез.
В районном этапе республиканского конкурса рисунков «Безопасная дорога глазами детей» ученики из Тлякеевской школы приняли активное участие: ученица 3 класса Аюпова Малика, ученица 6 класса Саетгараева Гульзира. Рисунок Гульзиры занял 1-е место. Молодцы, девочки! Желаем вам творческих успехов и в дальнейшем.
-
Паспорт тапшыру тантанасы/ Церемония вручения паспортов 07.11.2022

3 ноябрь көнне Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан яшь татарстанлыларга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел 14 яше тулган балаларга паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Әлеге күңелле һәм истәлекле чарада Актанышның "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" укучысы Сарварова Язилә Илшат кызы да катнашты.3 ноября в Государственном совете состоялось торжественное вручение паспортов Российской Федерации молодым татарстанцам в преддверии 30-летия Конституции Республики Татарстан. Детям, которым недавно исполнилось 14 лет, паспорт вручил Председатель Государственного Совета Фарид Мухаметшин. В этом памятном мероприятии приняла участие ученица Актанышской гуманитарной гимназии-интерната для одаренных детей Сарварова Язиля Ильшатовна.
-
Тел һәм гореф-гадәт алмашып 07.11.2022

Нефтекама шәһәренең полилингваль һәм күп профильле интернат мәктәбендә Башкортостан һәм Татарстан республикаларының милли инновацион мәктәпләр директорлары катнашында форум узды. Форум, интенсив уку "Заманча шартларда мәктәп һәм югары уку йортының үзара бәйләнеш формалары" темасына багышланды.
Әлеге форумда гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева да катнашты.В полилингвальной и многопрофильной школе-интернате г.Нефтекамск прошел форум с участием директоров национальных инновационных школ Республики Башкортостан и Республики Татарстан. Форум, интенсивное обучение были посвящены теме "Формы взаимодействия школы и вуза в современных условиях". В этом форуме приняла участие и директор гуманитарной гимназии-интерната Венера Хаматнасыховна Хаева-Хаметзянова.
-
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе 03.11.2022

Кичә, 3 ноябрьдә, район башлыгы Ленар Зарипов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Дилбәр Әнвәрова районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар. Көн тәртибендә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру, хәрби-патриотик эшчәнлек, 9 һәм 11 сыйныфларда имтихан нәтиҗәләре, мәгарифне цифрлаштыру мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар каралды.
Вчера, 3 ноября, глава района Ленар Зарипов и и. о. заместителя руководителя Исполнительного комитета по социальным вопросам Дильбар Анварова приняли участие в совещании с руководителями образовательных учреждений района. На повестке дня были рассмотрены вопросы организации питания в образовательных и воспитательных учреждениях, военно-патриотической деятельности, результаты экзаменов в 9 и 11 классах, вопросы по цифровизации образования и другие актуальные темы.
-
Үзәк балалар китапханәсенә экскурсия 03.11.2022

3 ноябрь- балаларның яраткан рус язучысы Самуил Маршакның туган көне. "Алтынчәч" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары аның әкиятләре, хикәяләре белән таныш. Маршакның “Тыныч әкият”, “Песи өе”, “12 ай” әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарын яратып та өлгерделәр.Төркем бүлмәсендәге китап почмагы әти-әниләр ярдәмендә Маршак китаплары белән баетылды. Бүген исә, балалар тәрбияче апалары белән берлектә районыбызның Үзәк балалар китапханәсендә бик файдалы, кунелле экскурсиядә булып кайттылар. Китапханәче апалар балаларны җылы каршылап, китапханәче һөнәре белән таныштырдылар. Интерактив уеннар, башваткыч уен- викториналар әзерләп, балаларны сынап та карадылар. Төрледән-төрле әкият китаплары, мавыктыргыч энциклопедияләр, балалар җурналлары, хәтта Кызыл китап белән таныштылар сабыйлар. Үзләре дә кунакка буш бармадылар, китапханәгә балаларның Маршак әкиятләренә ясалган рәсемнәреннән торган китапчык бүләк иттеләр. Балалар экскурсиядән уңай кичерешләр белән кайттылар.
3 ноября-день рождения любимого писателя детей Самуила Маршака. Воспитанники старшей группы детского сада "Алтынчәч" хорошо знакомы с творчеством писателя, мультфильмы "Тихая сказка', "12 месяцев", "Кошкин дом", снятые по его произведениям, одни из самых любимых. Родители под руководством воспитателей группы прилагают большие усилия для привития у детей любви к художественной литературе. Так общими усилиями в книжном уголке группы была организована выставка книг писателя, а сегодня в день рождения С. Я. Маршака дети побывали в центральной библиотеке села. В ходе увлекательной экскурсии, подготовленной сотрудниками библиотеки, дети уточнили знания о творчестве писателя, более глубоко познакомились с профессией "библиотекарь", просмотрели детские энциклопедии, красочно оформленные книги, детские журналы, познакомились с "Красной книгой". Интерактивные игры, головоломки, игры-викторины с большим интересом были восприняты детьми. Воспитанники пришли в гости не с пустыми руками, они принесли в подарок сотрудникам библиотеки книгу с иллюстрациями к произведениям писателя, которую изготовили своими руками.
Данное мероприятие оставило неизгладимый след в сердцах воспитанников -
«Файдалы каникуллар» проекты 02.11.2022

2 нче ноябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 класс укучылары «Файдалы каникуллар» проекты кысаларында район үзәгендәге Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче ресурс үзәгенә экскурсиягә бардылар. Бу уку йортында әзерләүче белгечлекләр турында мәгълүмат алдылар һәм уку бүлмәләрен карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
2 ноября 2022 г. ученики 8-9 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках проекта «Полезные каникулы» посетили Актанышский технологический техникум. Ребятам рассказали, какие профессии они могут получить на базе техникума. Обсудили и вопрос трудоустройства. Подростки с большим интересом рассматривали представленные образцы сельскохозяйственной техники.











