МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
“СӘЛӘТ-ЯЛКЫН” КЛУБЫ – ҮЗАРА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЕЛДЫ 10.10.2022

Гуманитар гимназия-интернатта “Сәләт” яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы - “Сәләт-Ялкын” клубы эшли башлады.“Сәләт” клубының XIII Президенты Данис Зөлфәт улы Мөхәммәтҗанов һәм “Сәләт-Адымнар” сыйныфлары проекты җитәкчесе Айнур Рәшид улы Җәмалетдинов гимназиядә булып, укучылар белән аралашты, гимназиядә эшләп килүче проектлар, укыту, тәрбия эшчәнлеге белән танышты. Эшлекле аралашуда уртак максатлар билгеләнде. “Сәләт” клубының Президенты Данис Зөлфәт улы Мөхәммәтҗанов һәм гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, “Сәләт-Ялкын” клубының 2022-2023 нче уку елына эш планын раслап, үзара килешүгә кул куйдылар.
В гуманитарной гимназии - интернате начала свою работу площадка молодежного центра “Сәләт”-клуб “Сәләт-Ялкын”. XIII президент клуба “Сәләт” Данис Зульфатович Мухаметзянов и руководитель проекта классов "Сәләт-Адымнар" Айнур Рашидович Замалетдинов побывали в гимназии, пообщались с учащимися, ознакомились с проектами, реализуемыми в гимназии, с учебной и воспитательной деятельностью. Определены общие цели делового общения. Президент клуба “Сәләт” Данис Зульфатович Мухаметзянов и директор гимназии Венера Хаматнасыховна Хаева-Хаметзянова подписали соглашение между собой, утвердив план работы клуба "Сәләт-Ялкын" на 2022-2023 учебный год.
-
Спорт яңалыклары 09.10.2022

9 октябрь көнне "Нефтехимик" спорт клубы бүләкләренә Түбән Кама шәһәрендә республикакүләм ярышлар узды. Мәктәбебез укучылары Басырова Резеда һәм Гайнанов Ринат катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай ук, Кукмарада үткән ярышларда Басырова Резеда 3 урын, Гайнанов Ринат 3 урын яулады. Остазлары Хазиев Равил.
9 октября в Нижнекамске прошли республиканские соревнования на призы спортивного клуба «Нефтехимик». Участвовали и показали хорошие результаты учащиеся нашей школы Басырова Резеда и Гайнанов Ринат. Также на соревнованиях, прошедших в Кукмаре, Басырова Резеда и Гайнанов Ринат завоевали 3 места. Юных спортсменов подготовил их тренер Хазиев Равиль.
-
Педагогик хезмәт ветераннары белән очрашу 07.10.2022

2022 елның 7 октябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ветеран - педагоглар белән очрашу узды. Алар өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы һәм инглиз теле укытучысы Гилванова Наилә Хөсәен кызы 8 нче класс укучылары белән җәмгыять белеме фәне буенча «Кешеләрнең тормыш эшчәнлеге буларак җәмгыять» темасына интеграль ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес анализыннан соң, хөрмәтле кунаклар мәктәптә эшләү еллары турындагы хатирәләрен яңарттылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Лаеклы ялда булсалар да, күңелләре белән һәрвакыт укытучылар алар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Укучылар аларны бәйрәм белән котладылар, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Һәр ветеран - педагогка бүләк салынган пакет-каплары өләшенде. Очрашу бик җылы һәм күңелле булды.
7 октября 2022 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошла встреча с ветеранами- педагогами. Для них учителя истории и обществознания Зямилова Р.Г. и английского языка Гилванова Н.Х. показали открытый интегрированный урок по предмету обществознание в 8 классе по теме «Общество как форма жизнедеятельности людей». После самоанализа урока гости поделились своими воспоминаниями о годах работы в школе с учащимися. Хотя они на заслуженном отдыхе, но в душе учителя навсегда. Встреча продолжилась за чаепитием. Ученики поздравили их тёплыми словами с праздником, исполнили песни, прочитали стихотворения. Каждому ветерану - педагогу выручилась пакет с подарком. Встреча получилась очень теплой и душевной.
-
Яңа Әлем мәктәбендә үткәрелгән класс сәгатьләре 07.10.2022

Бу атнада Яңа Әлем мәктәбендә үткәрелгән класс сәгатьләренең максаты: укучыларда хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларда укытучы хезмәтенә карата кызыксыну уяту, һәр кешенең тормышында мәгарифнең мөһимлеген аңлауны формалаштыру иде. Укучылар социаль хезмәт итүнең кыйммәтләре турында белемнәрен ныгыттылар, остазлыкның мөһимлеге, укытучы һөнәренә хөрмәт белән карарга кирәклегенә инандылар.
Цель классных часов, проведенных на этой неделе в Новоалимовской школе: воспитание у учащихся уважительного отношения, формирование у учащихся интереса к труду учителя, формирование понимания важности образования в жизни каждого человека. Учащиеся укрепили свои знания о ценностях социального обслуживания, убедились в важности наставничества, уважительного отношения к профессии учителя.
-
Аеш башлангыч мәктәп - балалар бакчасы базасында аз комплектлы мәктәп укытучылары өчен район семинары 06.10.2022

Бүген, 6 октябрь көнне, Аеш башлангыч мәктәп - балалар бакчасы базасында "Федераль дәүләт белем бирү шартларында кече яшьтәге мәктәп укучыларын экологик белем һәм тәрбия бирү" дигән темада аз комплектлы мәктәп укытучылары өчен район семинары үтте.
Сегодня на базе МБОДОУ "Аишевская начальная школа-детский сад" прошёл районный семинар для учителей начальных классов малокомплектых школ на тему Экологическое воспитание и образование в рамках реализации ФГОС ". -
Юллар имин булсын! 05.10.2022

5 нче октябрь көнне “Каенкай” балалар бакчасында ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән берлектә югары категорияле тәрбияче Ландыш Насрыева зурлар төркеме балалары белән юл иминле профилактикасына багышланган чара үткәрде. Ул - уен-квест форматында саф һавада балалар бакчасының автошәһәрчегендә барды. Чара вакытында балалар төрле биремнәр үтәделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар. Ахырдан Ләйсән Рәдиф кызы сабыйларга бик матур бүләкләр өләште, алар барысы да юл кануннарын төгәл үтәүгә багышланган иде, ә тәрбиячеләргә методик кулланмалар, китаплар тапшырды.
5 октября в детском саду “Каенкай” совместно с начальником отдела профилактики ГИБДД Лейсан Мухаметовой воспитатель высшей категории Ландыш Насрыева провела мероприятие, посвященное профилактике безопасности дорожного движения со старшей группой воспитанников. Оно прошло в формате квест-игры на свежем воздухе в автогородке нашего детского сада. Во время мероприятия дети выполняли различные задания, пели, читали стихи, играли. В завершение Лейсан Радифовна подарила малышам подарки, все они были посвящены соблюдению правил дорожного движения, а воспитателям вручила методические пособия, книги.
-
Богады мәктәбенең укучылары урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә акция 05.10.2022

5 нче октябрь көнне Богады мәктәбенең 6,7,8 нче сыйныф укучылары урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә, кышлауга әзерләнүче хайваннарга туклануга ярдәм итүдә катнаштылар. Бик эчтәлекле, матур очрашу булды.
-
Укытучылар көне 05.10.2022

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган чара узды.
Район башлыгы Ленар Зарипов мәгариф хезмәткәрләрен ихластан котлап: “Кадерле укытучыларыбыз, сезне чын йөрәгемнән шушы күңелле бәйрәм белән тәбрик итәм. Без барыбыз да, Президентмы, академикмы, кем генә булмасын - сезнең кулдан үткән кешеләр. Аларның дәрәҗәсе - сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Дөньялар имин булып, алдагы көннәрдә дә бергә хезмәт куярга язсын! Бәйрәмегез белән!”дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
Бәйрәм барышында мәгариф өлкәсендәге күп еллык намуслы хезмәте, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур казанышлары өчен хөрмәткә лаек булган мөгаллимнәребез бүләкләнде.
-
Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес/ О проведении открытого урока по ОБЖ 04.10.2022

4 октября 2022 года для учащихся 1-11 классов в рамках организации Всероссийского открытого урока по «Основам безопасности жизнедеятельности» учителя ОБЖ провели ряд мероприятий по пропаганде культуры безопасности среди подрастающего поколения. В ходе мероприятий была доведена информация о необходимости формирования у учащихся навыков распознания и оценки опасных факторов среды обитания человека, нахождения способов защиты от них, безопасного поведения в чрезвычайных ситуациях, выработке умений защищать свою жизнь и здоровье, оказывать первую помощь пострадавшим.
2022 елның 4 октябрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен «Тормыш иминлеге нигезләре» Бөтенроссия ачык дәресен оештыру кысаларында ОБЖ укытучылары үсеп килүче буын арасында куркынычсызлык культурасын пропагандалау буенча берничә чара үткәрделәр. Чара барышында укучыларда кеше яшәү тирәлегенең куркыныч факторларын тану һәм бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, алардан саклану ысулларын табу, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту, үз тормышыңны һәм сәламәтлекне саклау күнекмәләрен булдыру, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү зарурлыгы турында мәгълүмат җиткерелде.

-
«Чиста яр» акциясе 04.10.2022

2022 нче елның 03 октябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Чиста яр» акциясендә актив катнаштылар. Укучылар класс җитәкчеләре белән бергәлектә «Сөн» елгасы ярын җыештырдылар.
03 октября 2022 г. обучающиеся МБОУ “Аккузовская ООШ” приняли активное участие в акции «Чистые берега». Ученики убирали берег реки «Сюнь» вместе с педагогами. Трудились ребята в течение часа: собирали крупный мусор, пластиковые бутылки, бумажные упаковки.











