МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Ата-аналар комитеты республикакүләм “Тату сыйныф серләре” бәйгесе финалы призерлары/ Призеры финала республиканского конкурса родительских комитетов “Секреты дружного класса” 22.04.2023

Гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф ата-аналар комитеты республикакүләм “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең финалында катнашып, призер булды. Сыйныф җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова 1 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин котлап, җиңүче дипломнары тапшырды.
Родительский комитет 10 класса гуманитарной гимназии-интерната принял участие в финале республиканского конкурса “Секреты дружного класса” и стал призером. Классный руководитель Чулпан Рамзилевна Шарипова заняла 1 место. Победителей поздравил министр образования и науки Республики Татарстан Ильсур Гареевич Хадиуллин и вручил дипломы победителей.
-
Сәламәт педагог – сәламәт бала/ В гармонии с собой и с миром 20.04.2023

Район мәгариф оешмасы тарафыннан яз айларында “Сәламәт педагог – сәламәт бала” проекты гамәлгә куелган иде. Проект кысаларында Актаныш үзәгендә урнашкан һәр балалар бакчасында психологлар, физик тәрбия инструкторы, логопед, музыкант һәм өлкән тәрбиячеләр катнашында чаралар әзерли. Шуның чираттагысы бүген 3 санлы “Тылсым” балалар бакчасы нда үтте. “Үзең белән һәм дөнья белән гармониядә” дигән исем астында бакчаның психологы Гөлназ Хөҗҗәтова психологик тренинг үткәрде. Чарага килүчеләр хәтерне яхшырту, игътибарны туплау, акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә корылган кинезиологик күнегүләр эшләде, символ-драма алымы кулланып, уңай хис-эмоцияләр алдылар. Эштә яну, алҗану синдромы — бүгенге көндә киң таралган проблема. Шуңардан арыну, тормышның матурлыгын күрү, ләззәтләнү, хезмәтеңнән тәм табу кебк максатларны алга куеп әзерләнгән чарадан катнашучылар рәхмәтле калды. Чарада катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
«Финанс грамоталы» атналыгы / Неделя финансовой грамотности 20.04.2023

Пучы балалар бакчасында балаларның, педагогларның һәм ата-аналарның шәхси финанслар мәсьәләләре буенча мәгълүматлылыгын үстерүгә ярдәм итү һәм финанс мәсьәләләрен дөрес хәл итү күнекмәләрен арттыруга ярдәм итү максатыннан «Финанс грамоталы» атналыгы уза. Әлеге атналык кысаларында 1 нче сыйныф укучыларына “Куян акчасын нигә югалткан” театры тәкъдим ителде, Укучылар шулай ук “Үлчәүләр илендә” дигән күргәзмә белән таныштылар.
С целью содействия повышению информированности детей, педагогов и родителей по вопросам личных финансов и приобретения навыков правильного решения финансовых вопросов в Поисевском детском саду проходит неделя финансовой грамотности. В рамках этой недели учащимся 1 класса был представлен театр ”Почему заяц потерял деньги“, а также ознакомились с выставкой.
-
Педагогик тәҗрибәне тарату / Распространение педагогического опыта 20.04.2023

20 нче апрель көнне, Актанышның 1 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары 2022-2023 уку елында үзбелемне күтәрү эшчәнлегенә анализ ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Биредә Актаныш районы мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Имамова Роза Әсгать кызы, мәктәбебез директоры Маликова Резеда Тимергази кызы һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Шарипянова Зита Индус кызы катнашты.
20 апреля, учителя начальных классов АСОШ №1 проанализировали свою деятельность за 2022-2023 учебный год, поделились своим опытом. На мероприятии приняли участие методист начального образования "Управления образования" Актанышского района Имамова Роза Асгатовна, директор школы Маликова Резеда Тимергазиевна и заместитель директора по методической работе Шарипянова Зита Индусовна.
-
Бердәм гамәлләр көне кысаларында - бердәм дәрес / Единый урок «Без срока давности» 19.04.2023

2023 елның 19 апрелендә Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Совет халкының геноциды истәлегенә, Бердәм гамәлләр көне кысаларында, бердәм дәрес узды. 1-9 сыйныф укучылары «Без срока давности» видеосын карадылар.
19 апреля 2023 года в МБОУ «Уразаевская ООШ» прошел единый урок «Без срока давности» в рамках Дня единых действий, приуроченного ко Дню единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны 1941 – 1945 годов. Ученики 1 – 9 классов посмотрели видео «Без срока давности».
-
“Тукай эзләре буйлап”/”По следам Тукая” 19.04.2023

Апрель аенда бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган. Шул уңайдан Иске Кормаш мәдәният йорты хезмәткәрләре 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Тукай эзләре буйлап" дигән интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар Габдулла Тукай әкиятләренең геройлары белән дә очраштылар. Уен бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.
В апреле родился великий поэт Габдулла Тукай. В связи с этим сотрудники Старокурмашевский дом культуры провел для учащихся 6-9 классов интеллектуальную игру "По следам Тукая". Школьники встретились и с героями сказок Габдуллы Тукая. Игра получилась очень содержательной и увлекательной.
-
“Укытучылар һәм остазлар елы”на багышланган “Браво -2023” фестиваль-бәйгесе / Республиканский фестиваль-конкурс, посвященный Году педагогов и наставников, «Браво - 2023» 19.04.2023

Республиканский фестиваль-конкурс, посвященный Году педагогов и наставников, «Браво - 2023» прошел с октября 2022 года по март 2023 года. Конкурс организован ГАОУ «Республиканский олимпиадный центр» МО и Н РТ, МБУДО «Центр детского творчества» Вахитовского района г. Казани. Цель фестиваля-конкурса - содействие развитию творческих способностей детей и подростков; формирование гражданских и нравственных ориентиров, уважительного отношения к профессии - Учитель. Педагоги дополнительного образования Мухамадиев Д.С., Хасанова Н.Н. стали победителями фестиваля-конкурса в номинации “Методическая копилка”. Работа воспитанника кружка «Оригами» в номинации «Для Вас, учителя!» оценена Дипломом победителя. Руководитель кружка – Султанова Ф.М.
“Браво -2023” фестиваль-бәйгесе “Укытучылар һәм остазлар елы”на багышланып,2022 нче елның октябрь аеннан, 2023 нче елның март ае аралыгында оештырылды.Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Мөхәмадиев Дилшат Сәгыйт улы,Хәсәнова Найлә Назиф кызы“Методик җыентыклар” номинациясендә җиңү яулап, Дипломнарга ия булдылар. “Оригами” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучының эше “Сезнең өчен,укытучылар!” номинациясендә җиңеп, Дипломга ия булды.Түгәрәк җитәкчесе – Солтанова Фирүзә Марсел кызы.
-
“Аҗаган-2023” хәрби – патриотик уеннары / Военно – патриотическая играх “Зарница-2023” 18.04.2023

Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар “Аҗаган” хәрби- патриотик уеннарында көчләрен сыный. Гомуми белем бирү мәктәпләре командаларында 10 егет һәм 4 кыз, ә төп белем бирү ммәктәпләренекендә7 егет һәм 3 кыз күптөрле спорт күнегүләрен вакытка һәм сыйфатлы башкаруларын күрсәтте.
Учащиеся школ района в возрасте 14-15 лет принимают участие в военно - патриотических играх” Зарница". В командах общеобразовательных школ показали своевременное и качественное выполнение различных спортивных упражнений 10 юношей и 4 девушки, а в командах основных образовательных школ-7 юношей и 3 девушки.
-
Экологик тәрбия буенча тәҗрибә уртаклашу/ Обмен опытом по экологическому воспитанию 18.04.2023

Буген Гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы мөдире Әгъләмова Миләүшә Васил кызы һәм Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия методисты Хисматуллина Лилия Фәрит кызы белән берлектә Алабуга муниципаль районы 25-нче «Чишмəкəй» катнаш төрдәге балалар бакчасында экологик тәрбия буенча тәҗрибә уртаклашу чарасында булдылар. Экологик флешмоб, эксперимент - тикшерүләр, мастер - класслар тәкъдим ителде. Экологик чара үткәрүдә актив катнашкан "Чишмәкәй" балалар бакчасына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Сегодня заведующая МБДОУ №4 Аглямова Миляуша Василевна и методист дошкольного воспитания МКУ "Управления образования" Хисматуллина Лилия Фаритовна посетили детский сад комбинированного вида № 25 «Родничок» Елабужского муниципального района для обмена опытом по экологическому воспитанию. Были представлены экологический флешмоб, эксперименты - исследования, мастер - классы. Большое спасибо детскому саду "Родничок" за активное участие в проведении экологического мероприятия!
-
Республикакүләм IV Төбәкара «Яшь мастер – 2023» / Региональный этап IV Межрегионального чемпионата “Юный мастер” 18.04.2023

«Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз Хазиева Элина Марат кызы һәм Хайдарова Аида Булат кызы, районыбызда һәм Минзәлә шәһәрендә узган этапларда җиңү яулап, Республика күләмендә үткәрелгән IV Төбәкара «Яшь мастер – 2023» чемпионатының региональ этабында катнашу хокукы алганнар иде. Алар 15 апрель көнне республикабызның 16 районыннан 5-11 яшьлек балалар белән көч сынаштылар. Үзенең сөенечләре һәм борчуларына бай булган чемпионатта алар үзләренең бар кыюлыкларын, үҗәтлекләрен, тырышлыкларын, сәләтләрен, тапкырлыкларын ачып салдылар. Хазиева Элина “Ресторан сервисы” компетенциясендә катнашып, 8 март бәйрәменә өстәл әзерләп, кунакларны каршы алды, ә Хайдарова Аида “Мактанчык куян“ әкияте белән таныштыру буенча балалар белән белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Чемпионатның шарты буларак, балалар рус телендә чыгыш ясадылар. Хазиева Элина (тәрбиячесе Басыйрова Нурия Муллаян кызы) «Максатка ирешүдә тырышлык һәм үҗәтлек», Хайдарова Аида (тәрбиячесе Вәҗиева Хәния Минҗан кызы) “Оештыру этабының оригинальлелеге” номинацияләрендә җиңүче булдылар. Нәни йолдызчыкларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур үрләр яулауларына ышанып калабыз.
Воспитанницы МБДОУ “Детский сад №7 с.Актаныш” Хазиева Элина Маратовна и Хайдарова Аида Булатовна, победив в межрегиональном и сетевом региональном этапе Чемпионата “Юный мастер”, проходивших в селе Актаныш и г. Мензелинск, удостоились права участия в региональном этапе IV Межрегионального чемпионата Республики Татарстан “Юный мастер-2023”. На данном этапе чемпионата , который состоялся 15 апреля, приняли участие дети от 5 до 11 лет из 16 районов Республики Татарстан. Элина, участвовавшая в чемпионате по компетенции” Ресторанный сервис“, продемонстрировала сервировку стола и встречу гостей к празднику 8 марта, Хайдарова Аида, участвовавшая в компетенции “Дошкольное воспитание” показала фрагмент образовательной деятельности по рассказыванию русской народной сказки “Заяц-хваста”. Несмотря на то, что чемпионат проходил на русском языке, девочки, каждая в своей компетенции, одержали победу. Хазиева Элина (тренер- наставник Басыйрова Нурия Муллаяновна) стала победителем в номинации «За настойчивость и упорство в достижении цели», Хайдарова Аида Булатовна (тренер-наставник Вазиева Хания Минзяновна) - в номинации «Оригинальность организационно-мотивационного этапа и интерпретации произведения». Поздравляем Элину, Аиду, тренеров-наставников, родителей воспитанниц с большой победой и желаем дальнейших успехов и побед!











