МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Туган як" музеена экскурсия / Экскурсия в музей "Туган як" 04.05.2023

Буген, 4 нче май көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар. Район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең районга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп, экспонатлар урнаштырылган. Экскурсовод музейның һәр бүлекчәсендә Актаныш районы тарихы белән җентекләп таныштырды. Балалар монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләрнең төрләре, мамонт сөякләре, элек кулланышта булган эш кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренеше белән танышты. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрде. Музейда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган бүлекчә аерым игътибарга лаек. Барлык балалар үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Сегодня, 4 мая, дети подготовительной к школе группа отправились на экскурсию в музей "Туган як". Районный музей ведет свою деятельность с 1975 года. Он полностью посвящен нашему району и разделен на разделы, в которых размещены экспонаты. В каждом отделении музея Экскурсовод подробно ознакомил с историей Актышского района. Здесь ребята познакомились с видами зверей, птиц, рыб и насекомых, обитающих в нашем районе, костями мамонта, орудиями труда, бывшими в употреблении, интерьером сельского дома и двора. Сохранилось много сведений о выдающихся людях района. Особого внимания в музее заслуживает раздел, посвященный теме Великой Отечественной войны. Всем ребятам было очень интересно познакомиться с историей нашего края. Выражаем благодарность сотрудникам музея и желаем им успехов в работе! -
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе / Всероссийская акция «Окна Победы» 03.05.2023

Бөек Җиңү көне алдыннан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Бу акция кешеләрне якынайта. Барлык катнашучылар уку кабинетларының тәрәзәләрен совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар кулланып бизәделәр.
В канун праздника Дня Победы ученики МБОУ «Аккузовская ООШ» приняли участие во Всероссийской акции «Окна Победы». Это - удивительная акция, которая сближает людей в великий для нас день. Все участники оформили окна учебных кабинетов с использованием рисунков, картинок, фотографий и надписей, посвященных Победе советского народа над фашизмом в Великой Отечественной войне.
-
Тыл ветераннарын, сугыш чоры балалары белән очрашу / Встреча с ветеранами тыла и детьми войны 03.05.2023

Һәркайсыбыз өчен 9 Май - иң мөһим, барыбыз өчен дә уртак бәйрәм, һәр россияле өчен әһәмиятле дата.Һәркем бүгенге бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен тылда хезмәт куючы тырыш, сабыр, олы йөрәкле абый-апаларыбыз- тыл ветераннарына бурычлы. Җиңү көннәре алдыннан Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар, шигырьләр сөйләп бүләкләр тапшырып, истәлекләрне барлап, хәтерләрне яңартып кайттылар. Ветераннарыбыз шатланып, игътибарга күңелләре булып, чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
С целью патриотического воспитания детей дошкольного возраста, нравственно - патриотических чувств, в преддверии Дня Победы воспитанники Новоалимовского детского сада вместе с воспитателями побывали в гостя у тружеников тыла, поздравив ветеранов с приближающимся Днем Победы, подарив им на память поздравительные открытки. Пожилые люди рассказали о своем жизненном пути, начиная с детских лет, на которые выпало страшное время — годы Великой Отечественной войны.
-
Балалар курчак театры коллективларының район бәйгесе/Районный конкурс коллективов детских театров кукол 03.05.2023

2023 нче елның 03 маенда Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Язгы бөреләр» балалар курчак театры коллективларының район бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең курчак театры коллективы 2 урын алды. Җитәкчеләре: Гарипова Энҗе Флүн кызы һәм Хисамова Айсылу Фәрит кызы.
03 мая 2023 года в Актанышском молодежном центре «Яшьлек» состоялось подведение итогов районного конкурса коллективов детских театров кукол «Язгы бөреләр». В этом конкурсе коллектив театра кукол МБОУ «Аккузовская ООШ» занял 2 место. Руководители: Гарипова Энже Флуновна и Хисамова Айсылу Фаритовна.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч»/ «Безопасное колесо» 03.05.2023

3 май көнне Татар Суыксу урта гомуми белем биру мәктәбе укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә көч сынашты. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне һәм тикшерүне күздә тоткан әлеге бәйгене район Юл хәрәкәте инспекциясе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре ачып җибәрде. Укучылар берничә этапта катнашып, биремнәрне үтәде.
3 мая учащиеся МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” приняли участие в конкурсе «Безопасное колесо». Конкурс на знание и проверку правил дорожного движения открыл начальник районной ГИБДД Ренат Шамсиев, начальник отдела пропаганды ГИБДД Лейсан Мухаметова, руководители районного управления образования. Учащиеся участвовали в нескольких этапах и выполняли задания.
-
"Геоэкология современного мира" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе / Республиканская научно-практическая конференция по теме "Геоэкология современного мира" 02.05.2023

2023 нче елның 2 нче маенда Сарман муниципаль районы Җәлил посёлогында "Геоэкология современного мира" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Актаныш муниципаль районыннан 15 укучы үз тикшеренү проект эшләре белән уңышлы чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗә дипломга 2 укучы, 2 нче дәрәҗә дипломга 3 укучы, 3 нче дәрәҗә дипломга 3 укучы лаек булды. Калган укучылар катнашучы сертификатына ия булдылар. Фәнни җитәкчеләрен һәм укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
2 мая 2023 года 15 учащихся Актанышского муниципального района приняли участие и успешно выступили в очном туре Республиканской научно-практической конференции по теме "Геоэкология современного мира", которая проводилась на базах нескольких школ пгт. Джалиль Сарманского муниципального района. 7 учащихся получили сертификаты участника конференции, 2 из них награждены дипломом 1-й степени, 3 ученика награждены дипломом 2-й степени, 3-дипломом 3-й степени. Искренне поздравляем учащихся и учителей с этими успехами.
-
География фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы призеры/ Призер заключительного этапа Всероссийской предметной олимпиады по географии 02.05.2023

Гуманитар гимназия-интернатның 9А сыйныф укучысы Самат Солтанов география фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды.
Укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин. Саматны, Рөстәм Уел улын, гимназия коллективын, гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызын ихластан котлыйбыз!Ученик 9А класса гуманитарной гимназии-интерната Самат Султанов стал призером заключительного этапа Всероссийской предметной олимпиады по географии.
Учитель Рустем Уелович Файзуллин. Искренне поздравляем Самата, Рустема Уеловича, коллектив гимназии, директора гимназии Венеру Хаматнасыховну Хаеву-Хаметзянову! -
Яшь геологларның IX республикакүләм кыр олимпиадасы/ IX Республиканская полевая олимпиада юных геологов 02.05.2023

24-29 апрель аралыгында яшь геологларның IX республикакүләм кыр олимпиадасы узды. Гуманитар гимназия-интернатның 9 сыйныф укучысы Чекалин Гадел, 10 сыйныф укучысы Хуҗин Вилдан "Основы нефтяной геологии" ярышында 3 урын яулап, призер булдылар. Укытучылары-Фәйзуллин Рөстәм Уел улы.
Укучыларны, Рөстәм Уел улын, гимназия коллективын, гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызын ихластан котлыйбыз!С 24 по 29 апреля прошла IX Республиканская полевая олимпиада юных геологов. Ученик 9 класса гуманитарной гимназии-интерната Чекалин Адель, ученик 10 класса Хузин Вильдан стали призерами соревнований "Основы нефтяной геологии", заняв 3 место. Учитель-Файзуллин Рустем Уелович. Искренне поздравляем учащихся, Рустема Уеловича, коллектив гимназии, директора гимназии Венеру Хаматнасыховну!
-
Республиканской научно-практической конференции для учителей и учащихся «Геоэкология современного мира» / Укытучылар һәм укучылар өчен «Заманча дөнья геоэкологиясе» республика фәнни-гамәли конференциясе 02.05.2023

2 мая 2023 года на Республиканской научно-практической конференции для учителей и учащихся «Геоэкология современного мира», проводимая на базе Джалильского дворца культуры Сармановского района ученица 5 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Назлыгуль получила сертификат за активное участие. Руководитель Хисамова Айсылу Фаритовна.
2023 елның 2 маенда Сарман районының Җәлил мәдәният сарае базасында үткәрелгән укытучылар һәм укучылар өчен «Заманча дөнья геоэкологиясе» Республика фәнни-гамәли конференциясендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл актив катнашканы өчен сертификат алды. Җитәкчесе Хисамова Айсылу Фәрит кызы.
-
Реализация проета "Агроклассы" 02.05.2023

2 мая в рамках реализации проекта "Агроклассы" на базе Кировской СОШ Актанышского муниципального района РТ проводился посев опытного участка. Исследования ведутся под руководством зав. кафедры общего земледелия, защиты растений и селекции Сафина Р.И. и доцента Сабировой РМ. В этом году опыт будет проведен на тему:"Оценка продуктивности зерновых и зернобобовых культур в условиях Закамья Республики Татарстан". Цель исследования : изучение влияния сроков сева на продуктивность зерновых и зернобобовых культур.12 мая будет второй, 22 мая третий посев. Работу выполняют ученицы 10 класса. Руководители - Галиева Рамиля Амиряновна, Халиулина Мария Владимировна Директор школы - Даниал Данифович Гарипов.











