Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Экологик дәрес 16.03.2023

Мәктәбебезнең биология һәм химия укытучысы Алсу Мирзаян кызы Вагизова "Кара диңгез дулкынында" темасына экологик дәрес үткәрде.
-
Һәйкәлләрдә халык хәтере. 16.03.2023

Яшь юнармиячеләр отряды җитәкчеләре Вахитова Зәлинә Назыйф кызы җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә шефлык күрсәттеләр. Экология юнәлеше кысаларында һәйкәл тирәсенең карларын көрәп, чүпләрдән арындырдылар.
-
ВПР 15.03.2023

Бүгеннән план нигезендә мәктәптә Бөтенрәсәй тикшерү эшләре бара.Тәүгеләрдән булып 4нче класс укучылары рус теленнән белемнәрен тикшерделәр. Уңышлар укучылар!
-
Сыерчык оялары акциясе 15.03.2023

1-4 класс укучылары әтиләре белән берлектә "Сыерчык оялары" акциясендә теләп катнаштылар. Катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Парламент дәресе -2023 кысаларында республика конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре 14.03.2023

Парламент дәресе – 2023 кысаларында республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. 10нчы класс укучысы Галиева Алинә «Моя малая Родина:история,культура,традиции» видеороликлар номинациясендә 3 нче урын (җитәкчесе З.Н. Вахитова ), 7Б классы укучысы Погосян Эмиль "Мы- граждане России" номинациясендә 1нче урын (җитәкчесе З.Н. Вахитова), шул ук номинациядә 9А классы укучысы Закирова Эльза 2нче урын (җитәкчесе Г.Ә.Шәрипова),10 нчы класс укучысы Вахитова Адилә «Моя малая Родина-моя гордость и ответственность» номинациясендә 3 нче урын (җитәкчесе З. Н. Вахитова), дәресләрнең методик эшләнмәләре һәм дәрестән тыш чаралар конкурсы номинациясендә башлангыч класслар укытучысы Акмалова Айзирә Хәбип кызы 3 урынны алды.Котлыйбыз! Афәрин!
-
Без һәрчак сезнең белән! 14.03.2023

Мәктәбебезнең 6-10 класс кызлары "Ярдәм янәшә" акциясенә кушылдылар. Мобилизациягә эләккән якташларыбызга күңел җылысын кушып киселгән токмачларын әзерләп җибәрделәр.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 13.03.2023

Бүген "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" класс дәресләре язучы Сергей Владимирович Михалковның 110 еллыгына багышланды.
Сергей Михалков - балалар язучысы һәм шагыйре, Бөек Ватан сугышында хәрби хәбәрче, илебезнең өч дәүләт гимны сүзләренең авторы.Фотода 8 класс укучылары класс җитәкчесе Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева белән.
-
Спорт яңалыклары 13.03.2023

Көрәш түгәрәгенә йөрүче егетләребез 11 март көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган "Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ" призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнаштылар. Шактый укучыларыбыз үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап призлы урыннар яуладылар.
Хөснетдинов Рөстәм - 1 урын
Кашапов Айрат - 1 урын
Шәйхетдинов Сәид - 2 урын
Салихов Фаяз - 2 урын
Шәмсиев Ильяс - 2 урын
Секунов Эмиль - 2 урын
Әмиров Самат - "Җиңүгә омтылыш" дипломы белән бүләкләнде!
Көрәшчеләребезгә һәм остазлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улына киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз! -
"Шүрәлеләр ни атлы?" 13.03.2023

"Дүртөйле татар драма һәм комедия театры" мәктәптә Галимҗан Гыйльмановның "Шурәлеләр ни атлы?" спектаклен укучыларга тәкъдим иттеләр.
-
Экологик юнәлештә эшченлек. 13.03.2023

Башлангыч класс укучлары экологик юнәлештә проект эшләп үз проектларын якладылар.







