Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
“Тел – күңел көзгесе” фәнни-тикшеренү конференциясе нәтиҗәләре./ Итоги научно-практической конфернции "Язык-зеркало души". 03.04.2023

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева Сарман муниципаль районы “Сарман гимназиясе” тарафыннан оештырылган “Тел – күңел көзгесе” районара фәнни-гамәли конференциясенең “Укытучылар өчен авторлык программалары” юнәлеше буенча призер дипломына ия булды. Котлыйбыз!
Учитель родного языка и литератур нашей школы Муллагалиева Гульназ Кашаповна стала обладателем диплома призера межрайонной научно-практической конференции “Язык-зеркало души”, организованной “Сармановской гимназией” Сармановского муниципального района по направлению “Авторское программное обеспечение для учителей" .Поздравляем!
-
“Тел – күңел көзгесе” фәнни-тикшеренү конференциясе нәтиҗәләре. 03.04.2023

Мәктәбебезнең 1 нче класс укучысы Уразаева Элина Сарман муниципаль районы “Сарман гимназиясе” тарафыннан оештырылган “Тел – күңел көзгесе” районара фәнни-гамәли конференциясенең “Татар җыры” юнәлеше буенча призер дипломына ия булды.Җитәкчесе Айзирә Хәбип кызы Акмалова. Котлыйбыз!
-
“Тел – күңел көзгесе” фәнни-тикшеренү конференциясе нәтиҗәләре. 03.04.2023

Мәктәбебезнең 5А классы укучылары: Шагалиева Язилә, Салихов Фаил, Нургалиева Язилә, Имамов Әмир, Зарипова Лилиана, Закирова Элина, Дәуләтов Ильмир, Галин Ильяс, Гыйлемов Ильяс Сарман муниципаль районы “Сарман гимназиясе” тарафыннан оештырылган “Тел – күңел көзгесе” районара фәнни-гамәли конференциясенең “Тел турында авторлык шигырь”юнәлеше буенча лауреат, 8класс укучысы Латипова Нәзлия "Сәнгатле сөйләм" юнәлеше буенча призер дипломына ия булдылар.Җитәкчеләре:мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева. Котлыйбыз!!!
-
Школьная волейбольная лига 02.04.2023

Юноши нашей школы приняли участие на зональном этапе школьной волейбольной лиги РТ
-
Әтиләр советы утырышы 30.03.2023

Бүген мәктәбебездә район Әтиләр Советының чираттагы утырышы узды. Әлеге тәрбияви чарада район мәктәпләре директорлары, Әтиләр Советы рәисләре, район мәгариф идарәсе җитәкчелеге катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 28.03.2023

27 март көнне мәктәптә 3 чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Биредә Актаныш технологик техникумы җитәкчесе, "Ихлас" үзәгеннән психолог, Әнәк А/Ф җитәкчесе, ГАИ инспекторы катнаштылар. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Спорт яңалыклары 27.03.2023

23-25 нче март көннәрендә Актанышта Татарстанның Беренче Президенты Кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш ярышы булып узды. Ярышта укучыбыз Шәмсиев Ильяс 3 нче урын яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә яңа җиңүләр телибез!
-
Итоги республиканского фотоконкурса "Весна в маминой открытке" 27.03.2023

Ученики нашей школы приняли участие в Республиканском фотоконкурсе "Весна в маминой открытке". Ученики 2 класса Галиев Марат, Харисов Булат заняли 2 место (учитель Кашапова Г.Г.) , ученица 4 класса Салихова Дина заняла 3 место (учитель Давлитова З.Ф.).Поздравляем!!!
-
Тактик өйрәнүләр. 25.03.2023

Язгы каникуллар алдыннан мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары Әнәк янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Фәрдиев Шәүкәт Җәүдәт улы белән очрашты. Очрашуда язгы ташу чорында куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, янгыннарны кисәтү буенча профилактик әңгәмә уздырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте. Шулай ук планлы эвакуация үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр тиз арада мәктәптән чыгып тезелә алдылар, вакыт регламентына сыештылар.
-
Туфан Миңнуллин исемендәге X республика конференциясе 25.03.2023

Бүген башкалабыз Казан шәһәренең Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге X республика конференциясе узды. Чарада Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының бүлек мөдире Васил Заһит улы Гарифуллин, ТР рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләларе буенча комиссиянең баш белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент Галиуллина Гөлназ Фоат кызы һәм башка мөхтәрәм шәхесләр катнаштылар һәм укытучы, укучыларның эшләренә бәя бирделәр. Конференциядә мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Ләйлә Нуриева уңышлы чыгыш ясап, призер Дипломына һәм 10 нчы класс укучысы Исламова Алинә Дипломга ия булдылар. Җитәкчеләре: мәктәбепнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева. Котлыйбыз!!!







