Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Фестиваль детского творчества 31.03.2021

30 нчы март көнне район мәдәният йортында "Киләчәккә адым"балалар фестивале үтте.
Фестиваль проект, тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыру юлы белән укучыларның иҗади активлыгын арттыруга һәм фән, инновацияләр, техника белән кызыксынган, белемгә омтылган һәм яңа фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга теләгән үсмерләрнең иътибарын җәлеп түгә юнәлтелгән.
Быелгы Фестиваль үз кысаларына “21 нче гасыр кулибиннары” бөтенрәсәй яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабын, “Ворлд-скиллс – Россия-юниор”бәйгесенең “Яшь профессионаллар” региональ чемпионаты “Балта эше” һәм “Тегү эше” компетенцияләре буенча район бәйгеләрен, укучыларның техник иҗат күргәзмәсен, мөмкинлеләре чикләнгән балалар өчен иң гади автомодельләр республика ярышларын үз эченә алды. Шулай ук, укучыларыбыз һөнәри осталык бәйгеләрендә көч сынаштылар
-
Уңышлар телибез! 31.03.2021

Иҗат үзәге укучылары һәр ел саен бөтенроссия, республика,район күләмендә уздырылучы техник иҗат буенча бәйге-ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр.2020-2021 уку елында:“Бөтенрәсәй яшь техник – моделист” бәйгесе; " Яратам,Татарстан" республика бәйгесенең макетлар номинациясе;Республикакүләм “Минем кечкенә Ватаным”- яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар олимпиадасы;Республикакүләм “Минем кечкенә Ватаным”- яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар олимпиадасы;Республикакүләм “Нобель өметләре” (КНИТУ ) бәйгесе;“Яшь профессионаллар” региональ чемпионаты (Вордскилс Россия)“Балта остасы” компетенциясе.Остаз - өстәмә белем бирү педагогы - Мөхәммәдиев Дилшат Сәгыйть улы.Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Кошлар - безнең дусларыбыз/Наши пернатые друзья 29.03.2021

Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерле. Алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.
Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген кырларын, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар табигать күрке.
"Серле сәнгать" түгәренә йөрүче балалар үз эшләрендә кошлар турында белемнәрен ныгыталар һәм аларга булган мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр.
-
Наши успехи/Безнең уңышлар 22.03.2021

20 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең "5 нче Балалар техник үзәге" оештырган гади үзйөрешле көймәләр республика күләм ярышының зона этабында катнашкан Актаныш районы җыелма командасы (Балалар иҗат үзәге, Такталачык мәктәп - интернаты) 3 урынны яулады. Бу ярышларда 10 команда катнашты.Ярышларга укучыларны әзерләгән остазларына - А.А.Хайдаровка, А.Х.Даутовка котлауларыбызны юллыйбыз.Уңышлар юлдаш булсын!
Поздравляем победителей зонального этапа республиканского конкурса среди детей с ОВЗ по судомоделированию.Наставники - педагоги ДО - А.А.Хайдаров,А.Х. Даутов.Желаем творческих успехов и побед!
-
Внеурочное мероприятие/Күңелле чара 20.03.2021

Инглиз телен өйрәнүче балалар педагоглары И.М.Муллахметова оештырган дәрестән тыш чараларны аеруча көтеп алалар.Мавыктыргыч уеннар, төрле кызыклы биремнәр, ярышлар - чараны истә калырлык итә.Кече яшьтән инглиз телен өйрәнү отышлы булып тора да инде.
Внеурочные мероприятия для воспитанников кружка "Изучаем английский" особенно завлекательны: интересные игры, занимательные задачи,викторины,подвижные игры.Педагог дополнительного образования И.М.Муллахметова занимательно знакомит детей дошкольного возраста основой английского языка.
-
Выставка техтворчества 15.03.2021

На базе МБОУ ДО "Центр детского творчества" прошел фестиваль технического творчества среди учащихсяшкол и дополнительного образовательного образования района.На фестиваль представлены153 работы по пяти номинациям.
В этот день прошел муниципальный этап республиканской олимпиады юных изобретателей "Кулибины XXI века".
Учащиеся, занимающиеся техническим творчеством, представили свои проекты на районном этапе республиканской олимпиады юных изобретателей "Кулибины XXI века - 2021" на выставке в Центре детского творчества. Глава Актанышского района Энгель Фаттахов ознакомился с уникальными проектами учащихся, лично пообщался с учителями-наставниками, учащимися. После ознакомления с выставочными работами Энгель Навапович обсудил с учителями технологии возможности, созданные в школах для развития проектов.
-
Уңышлар телибез!Желаем успехов! 11.03.2021

Бүген Актанышның "Иман" спорт сараенда иң гади автомодельләр буенча ОВЗ балалары арасында республика бәйгесе үтә.Нигезләмә буенча ярышлар шәхси һәм команда беренчелегенә өч номинациядә бара.Барлык ярышта катнашучыларга уңышлар телибез!
Сегодня в Актанышы в спорткомплексе "Иман" проходят республиканские соревнования по простейшим автомоделям среди детей с ОВЗ. Желаем всем успехов и достойных побед!
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 09.03.2021

6-7 март көннәрендә А.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда "Созвездие -Йолдызлык - 2021"фестиваль - бәйгесенең зона сайлап алу туры үтте.Минзәлә,Мөслим,Әгерҗе һәм Актаныш районы балалары сәхнә тоттылар.Сайлап алу турыннан үтеп,гала-концертта чыгыш ясау хокукын яулаган "Образ" бию коллективын яңа җиңүләре беләк котлыйбыз!Казанда узачак бәйгедә уңышлар юлдаш булсын!
Танцевальный коллектив студии эстрадной и современной хореографии "Образ" стал победителем зонального тура фестиваль - конкурса "Созвездие - Йолдызлык - 2021".Поздравляем!
-
С праздником/Язның беренче бәйрәме белән! 05.03.2021

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне язның иң матур бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне белән тәбрик итәбез! Күңелегезгә тынычлык,яз кояшыдай җылылык, гаилә иминлеге, яңа уңышлар телибез!
Милые женщины! С первым праздником весны - 8 марта! Всех земных благ, женского счастья!
-
Конкурс театральных коллективов/Театр коллективларының бәйгесе 04.03.2021

Актаныш Балалар иҗат үзәгендә 3-4 март көннәрендә белем бирү оешмаларының театр коллективлары арасында бәйге бара.Бу республика күләм фестиваль - бәйгенең район туры булып тора.Театр коллективлары инглиз телендә чыгыш ясыйлар.Барыгызга да уңышлар телибез!
На базе Центра детского творчество проходит муниципальный этап республиканского фестиваль - конкурса школьных театральных коллективов.Желаем всем успехов!









