Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
План работы на март месяц
06.03.2023
План работы за март 2023 г./upload/storage/org5202/files/план март 2023.doc
-
Без өмәдә/Субботник 03.03.2023

Оешма - предприятие тирәләрен кардан арындыру,җәяүлеләргә йөрү өчен уңайлыклар булдыру максатыннан, эшче-хезмәткәрләр өмәгә чыктылар.Күмәк эш тиз дә,күләмле дә.
С целью уборки территории, работники Центра детского творчества вышли на субботник. Надвигаются осадки, надо успеть очистить тротуары. Даже если снег выпадет, уже будет не такой слой. Большой слой снега сложнее убирать с тротуара.
-
"Кулибины 21 века"/"21 нче гасыр кулибиннары" 01.03.2023

28 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында яшь уйлап табучыларның “21нче гасыр Кулибиннары” республика олимпиадасының муницпаль туры үтте.Әлеге бәйгегә районның барлык белем бирү оешмаларыннан 60 артык эш белән катнаштылар.Нигезләмә буенча, катнашучылар өч яшь категориясендә, 4 номинация буенча көч сынаштылар.Техник яктан бик тә уйланылып,иҗади якын килеп эшләнгән эшләр бик күп иде.Әлеге бәйгенең төп шартларыннан берсе булып,проект эшчәнлеген яклау торды.Укучылар һәркайсы үзләренең эшләнмәләрен эзлекле,нигезле итеп яклый да белделәр.Балаларга уйлап табу осталыкларын ачу һәм үстерү,бергә хезмәттәшлек итүдә көчләрен,энергияләрен кызганмаган остазларына да рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә.
Республиканская олимпиада юных изобретателей «Кулибины XXI века» - это комплексное состязание в сфере интеллектуального творчества, направленное на совершенствование техники и технологий, включающее публичную защиту и демонстрацию исследовательских проектов и изобретений. 28 февраля на базе Центра детского творчества прошел муниципальный этап олимпиады. На конкурс представлены более 60 работ учащихся и воспитанников образовательных учреждений района. Конкурсные работы оценены по четырем номинациям среди трех возрастных категорий. По итогам конкурса твердо можно сказать, что поставленная цель-создание условий для раскрытия творческого потенциала детей и школьников в сфере науки и техники, знакомство с деятельностью, достигнута.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!/С днем защитника Отечества! 22.02.2023

С Днем защитника Отечества самых бравых мужчин и женщин! Это праздник отваги, смелости и уверенности в себе.Так будьте же всегда сильны духом и телом, красивы лицом, молоды душой. Счастья вам, любви и успехов.С 23 февраля, дорогие наши защитники!
Иң кыю ир-атларны һәм хатын-кызларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!. Бу фидәкарьлек, батырлык, кыюлык һәм үзенә ышанычлык бәйрәме.Матур йөзегез, яшь күңелегез, рухыгыз һәм җисемегез белән гел көчле булыгыз! Сезгә бәхет, сөю һәм уңышлар!23-енче февраль белән, Ватанны саклаучыларыбыз!
-
"Яратам Татарстан"конкурсы/Итоги конкурса 22.02.2023

В целях формирования творческой активности обучающихся, через приобщение их к культурному наследию Республики Татарстан государственным ГБУДО «Республиканский центр внешкольной работы» совместно с МБУДО «Центр внешкольной работы» Приволжского района г. Казани в период с 10 января по 31 января 2023 года был проведен Республиканский конкурс макетов культурных объектов Республики Татарстан «Яратам Татарстан». Педагог МБОУ ДО “Центр детского творчества”Мухамадиев Д.С. со своим воспитанником Фазаеловым А.Х. участвовали в конкурсе и заняли первое место в номинации “Смешанная техника,13-15 лет”. Поздравляем!
Татарстан Республикасының мәдәни мирасына якынайту аша, укучыларның иҗади активлыгын формалаштыру максатыннан “Яратам Татарстан” бәйгесе үткәрелде.Бәйгегә Татарстан Республикасының мәдәни объектлары макетлары җибәрелде.Бәйге шартлары буенча әвәләү,кәгазь яки агач белән, катнаш материаллар белән эшләнгән эшләр арасында,яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алып нәтиҗә чыгарылды.Балалар иҗат үзәгенең “Оста куллар” түгәрәгендә шөгыльләнүче Фазаелов Айгизнең эше беренче урынга лаек булды.Остазы –өстәмә белем бирү педагогы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы.Котлыйбыз!
-
Рәсем күргәзмәсе оештырылды/Выставка тематических рисунков 16.02.2023

15 нче февраль –Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән солдатларыбызны искә алу көне.Бу истәлекле датаны һәркем белә.1989 елның 15 нче февралендә ун сәгать утыз минутта 40-нчы армия командующие генерал-лейтенант Борис Громов Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты сугышчыларының соңгысы булып,СССР һәм Әфганстанны бүлешкән Аму-Дарья аша күперне кичә.
Актаныш районыннан Әфган сугышында 127 егет катнаша, шуларның алтысының гомере әфган җирендә өзелә. Туган якка кайткач тыныч тормышта да без аларны югалта барабыз. Ут эчендә көрәшү, иңгә-иң куеп батырларча ил мәнфәгатьләрен яклаган якын дусларны югалту ачысы үзенекен итә.
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче Әфган сугышы ветераннары белән очрашулар уза. Алар елларны артка чикереп кабат кайнар ноктада кичергәннәрен хәтерләрендә яңарта.
Актаныш балалар иҗат үзәгендә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар белән бу көннәрдә тематик занятиелар үтә.Балалар хәрбиләребезнең фидакарьлеге,батырлыгы,дуслыгы турында йотлыгып тыңлыйлар. Рәсем сәнгатен яратучы балаларның эшеннән күргәзмә оештырылды.
Ватан ул-син, әти-әниең, туганнарың, торган җирең, елга-күлләрең, чишмәләрең, җиләкле болыннарың.Барыбызга да Җирдә Тынычлык кирәк!
-
День святого Валентина/Изге Вәли көне 15.02.2023

14 февраля влюбленные отмечают День святого Валентина. День святого Валентина (Valentine's Day), или День всех влюбленных, называют одним самых красивых праздников и отмечают во всем мире уже более 16 столетий. А для маленьких детей, которые слышат от взрослых, это праздник уважения и любви к родителям, близким, друзьям. Воспитанники кружка «Веселый английский» отметили этот праздник по-своему: играли в разные веселые игры, пели песни,шутили.В конце праздника все получили красивые Валентинки и сладкие призы.
Балалар иҗат үзәгенең “Күңелле инглиз теле” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Изге Вәли көнен билгеләп үттеләр.Бу көннең тарихын искә төшерделәр.Кызыклы уеннар,җырлар әлеге чараның төп өлешен алып торды.Бәйрәм истәлекле открыткалар һәм тәмле приз белән тәмамланды
-
Көрәшчеләр хөрмәтләнде 13.02.2023

11 февраль көнне "Әнәк агрофирмасы" ҖЧҖнең еллык хисап тоту җыелышы уздырылды. Программага Пучы Балалар иҗат үзәгенә "Татарча көрәш" түгәрәгенә йөрүче егетләрне бүләкләү кертелгән иде. Район һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулаган укучыларыбызга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Спорт сөюче егетләребезгә, остазлары Әнис Мөхәммәтнур улына шундый зур ихтирам күрсәткән өчен "Әнәк агрофирмасы" җитәкчелегенә, даими спонсорыбыз Фәрдиев Илшат Шәех улына күп рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Педагог-психологларның һөнәри бәйгесе/Профконкурс педагогов-психологов 13.02.2023

Бүген Актаныш балалар иҗат үзәгендә педагог-психологларның һөнәри бәйгес үтә. Бәйге ике өлештән тора:мастер-класс,презентация.Әлеге бәйгедә барлыгы сигез психолог үз осталыкларын күрсәтә.ППМС "Ихлас" тан хезмәттәшебез Шайхетдинова Ләйсән Халит кызы катнаша.Барыгызга да зур җиңүләр телибез!
-
"Обещаяю вернутьСя" "Кире кайтам" 10.02.2023

"Кире кайтам"-"Обещая вернутьСя" акциясе кысаларында Актаныш балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм һәм балаларның рәсем-теләкләре җыелып, тупланды.Ихлас күңелдән җыелган әлеге гуманитар ярдәм барып ирешер дигән теләктә.Барыгызның да исән - сау көе әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз!









