Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Янгыннан сак булыйк. 18.01.2023

Гадәттән хәлләрне кисәтү максатыннан,Балалар иҗат үзәгендә өйрәнү күнекмәләре үткәрелде.Төп максат булып,янгын куркынычы вакытында эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү торды.Бу очракта бинада булган барлык хезмәткәрләр,түгәрәкләргә килгән балалар үзләрен ничек тотарга, нинди эшләр оештырылырга тиешлеге кабат искә төшерелде. Автоматик янгын сигнализациясе тавышы ишетелүгә, класслардагы педагоглар балалар белән,хезмәткәрләр чыгу юлына юнәлделәр.Бинадан чыккач ,балаларны һәм хезмәткәрләрне барлау үтте.Янгын куркынычы килеп туганда эвакуацияләне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм күнекмәләрне ныгыту, төрле махсус укулар вакытында алган белемнәр- бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә,сак булырга өйрәтә.
-
"Шәмяктысы" акциясе 16.01.2023

«Балалар иҗат үзәге» кулланылышта булган консерв банкаларын, шәмнәр җыю буенча #шәмяктысы акциясенә кушылырга чакыра!
Акциянең асылы - махсус хәрби хезмәттә булган егетләребезгә күңел җылысын бүләк итү. Актаныш районы белем бирү учреждениеләре акциядә катнашуларын #шәмяктысы хэштегы белән яктырталар.
Материаллар 16.01 - 18.01.2023 көннәрендә Юбилейная, 111 адресы буенча "Балалар иҗат үзәге"нең 8 нче кабинетында кабул ителә.
Акциянең асылы - махсус хәрби хезмәттә булган егетләребезгә күңел җылысын бүләк итү. Актаныш районы белем бирү учреждениеләре акциядә катнашуларын #шәмяктысы хэштегы белән яктырталар.
-
"Секреты дружного класса"/"Тату сыйныф серләре" 14.01.2023

"Тату сыйныф серләре" республика конкурсы оештырыла башлаганга берничә ел. Елдан-ел әлеге бәйге мәктәп коллективлары арасында популярлаша. Чөнки конкурска әзерлек вакытында педагоглар, укучылар һәм ата-аналар үзара тыгыз аралаша, яңа сәләтләр ачыла, бердәмлек барлыкка килә. Мәртәбәле жюри составында Балалар иҗат үзәгеннән Р.Н.Файзрахманова, А.Х. Галиева, И.М. Муллахметова иң тату сыйныфны билгеләүдә катнаштылар.Финалга чыгып, беренче урынга лаек булган сәлшәтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф командасына уңышлар телибез.
-
Психологлар киңәште/Совещание психологов 13.01.2023

Район үзәге балалар бакчалары һәм мәктәпләре, шулай ук кадет- интернат, технология техникум, Такталачык коррекцион мәктәбендә барысы 13 психолог эшли. Бүген әлеге һөнәр ияләре балалар иҗат үзәгендә урнашкан «Ихлас» психология үзәгендә киңәшмәдә үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Педагог-психологлар "Баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләү" темасына чыгыш тыңлады, тренинглар үткәреп, мастер-класслар уздырып кече яшьтәгеләр, мәктәп укучылары белән тагы да нәтиҗәле эшләү турында киңәштеләр.
-
Конкурс экологических рисунков 11.01.2023

Конкурс экологических рисунков /upload/storage/org5202/files/эколог.pdf
-
Педагоглар киңәште 09.01.2023

Яңа ел яллары тәмамлануга, Балалар иҗат үзәге педагоглары эшчәнлекләрен киңәшмәдән башлап җибәрделәр.Педагогик киңәшмә күңелле мизгелләр белән башланып китте:хезмәтләре хөрмәтләнеп,педагоглар да,эшче-хезмәткәрләр дә Рәхмәт хатлары алды.Информацион технологияләрдән тәрбия-белем бирү эшчәнлегендә киңрәк файдалану,аның мөмкинлекләрен өйрәнүне дәвам итү - киңәшмәнең төп көн тәртибе булып торды.Башлангыч профсоюз оешмасының еллык отчеты тыңланды. ДНД эшчәнлеге буенча да үзгәрешләр аңлатылды.Һәр педагог үзенең эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.Психологик тренинг педагоглар өчен бик тә файдалы булды.
-
С наступающим!/Яңа ел белән! 29.12.2022

Кадерле дусларым! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз һәрчак шатлык белән тулып торсын. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне! Киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел – тылсым.
Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын!
Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен.
Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен!
-
Игътибар үзәгендә 28.12.2022

Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якташларыбызның гаиләләре, балалары һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Бүген батыр якташларыбызның ул-кызлары өчен балалар иҗат үзәгендә махсус чыршы бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә барысы 90 бала чакыру алган иде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сабыйларны котлап изге теләкләрен җиткерде. Чыршы бәйрәменнән өйләренә таралган балаларның һәрберсенә иганәчеләр әзерләгән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якташларыбызның сабыйларына бәйрәм ясауда Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның да саллы ярдәме кергән. -
Лучшие члены ДНД 28.12.2022

Прошла торжественная церемония награждения лучших членов добровольной народной дружины Актанышского муниципального района и вручения удостоверений членам ДНД.Педагог дополнительного образования Центра детского творчества Гарипова Г.И. награждена Почетной грамотой. Поздравляем!
-
Балаларга бәйрәм/Праздник детям 26.12.2022

Балалар иҗат үзәге эшче-хезмәткәрләре балалары өчен күңелле тамаша-Чыршы бәйрәме үтте.Профсоюз члены булып торган хезмәткәрләрнең ел саен үтә торган Яңа ел тамашасы быел да үз югарылыгында оештырылды.Иң күңелле мизгелләрнең беосе - күчтәнәчләр алу.Кыш бабай үз һөнәрләрен күрсәткән нәни дусларына бүләкләрен дә тапшырды.Бәйрәм мөбәрәк булсын!









