Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109
-
"Әнием - иң кадерлем син минем" 06.03.2015

Бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме белән 8 март - халык ара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде. Бәйрәм иртәсе шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
-
"Гаилә бәйрәме"
05.03.2015
2 нче кечкенәләр төркемендә бүген "Гаилә бәйрәме" үткәрдек. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырулы иде. Алар белән күңелле итеп ярышлар үткәрдек. Балалар үзләре эшләгән бүләкләрне бу бәйрәмдә тапшырдылар
-
"Әнием кадерлем"
05.03.2015
Беренче кечкенәләр Б төркеме балалары кунакка әниләрен, әбиләрен чакырдылар. "Әнием кадерлем!" дигән бәйрәм программасы тәкъдим иттеләр. Балаларның көче белән әзерләнгән бәйрәм иртәсе кунакларның күңеленә бик хуш килде.
-
"Гаилә бәйрәме" 04.03.2015

бүген I А төркеме балаларының "Гаилә бәйрәме" узды. Бәйрәмгә балалар да, әти-әниләр дә бик нык әзерләнделәр. Балалар шигырьләр ятладылар, җырлар,биюләр өйрәнделәр, үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Бу һөнәрләрен әти-әниләренә дә күрсәттеләр, бүләкләрен тапшырдылар. Әти-әниләр үз чиратында бәйрәм залын кул эшләре һәм гаилә альбомнары белән бизәделәр, уен-ярышларда катнаштылар.Бәйрәмнән әти-әниләр дә, балалар да зур канәгатьлек алып, бакча коллективына рәхмәтләрен әйтеп таралштылар!!!
-
"Тәрәз төбем -гөлбакча" 04.03.2015

Ямьле язларны көтәбез
Үзебезчә тырышабыз
Көндә карап торабыз
Суганнарга су сибәбез.
кечкенә генә булсак та
Үскәнен күзәтәбез, ди 1 кечкенәләр В төркеме балалары
-
"Спорт сөюче гаилә" 04.03.2015

Уртанчылар төркемендә бүген гаилә бәйрәме үткәрелде. Гаиләләр "Карлыгачлар" һәм "Җитезлзр, өлгерләр" командаларына бүленеп төрле кызыклы спорт ярышларында көч сынаштылар.
-
"Гаилә бәйрәменә әзерлек" 02.03.2015

1 кечкенәләр А төркемендә "Гаилә бәйрәменә" әзерлек бара. Ата-аналарның кул эшләренә һәм "Безнең гаилә" дигән темага презентацияләр эшләнле һәм портфолияләр тутырылды.
-
"Йолдызлык-2015" 27.02.2015

Бүген бакчабызда "Йолдызлык-2015" бәйгесенең I туры узды.Мөхтәрәм комиссия алдында балаларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар һәм бик күп номерларыбыз финалга үтте. Балаларыбызга уңышлар телибез!
-
"Ел тәрбиячесе-2015" 27.02.2015

Районда "Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасыннан бу конкурста катнашкан музыка җитәкчесе Халилова Айназ Айдаш кызы 3 нче урынга лаек дип табылды. Айназ Айдаш кызын әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"Аҗаган" 26.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчабызда уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Аҗаган уены оештырылды. балалар командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар.








