Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109
-
Физкультурниклар көне 08.06.2015

Сәламәтлек һәм спорт атналыгы. Сабан туе ярышларында көчләрен сынап, бүләкләр җыеп килгән балаларга бүгенге көн сабан туеның дәвамы кебек булды. Балалар озынлыкка сикерерү, каршылык аша чыгу, ераклыкка туп ыргыту һәм башка тагын бик күп төрле ярышларда катнашып үз көчләрен сынадылар.
-
"Яхшылык эшләү көне" 04.06.2015

Бүген бездә "Яхшылык эшләү көне". Икенче кечкенәләр төркеме балалары бик тату һәм дус яшиләр. Чишенгәндә, киенгәндә берберсенә төймәләрен эләктерешәләр, күлмәкне салырга булышалар. Ярдәм иткән иптәшенә рәхмәт әйтергә дә онытмыйлар.
-
Аккаен көне бездә 03.06.2015

Июнь ае безнең бакчабызда "Бала кешеләр тирәсендә" исеме астында үтә.Бүгенге көнебез "Ак каен көне" дип билгеләп үтелде. Балалар каен агачына багышланган җырны бик теләп өйрәнделәр һәм башкардылар.
Яфраклары яшел ак каенның
Хэтфә җәйгән кебек һәр ягы
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар
Гөрләп тора һәркөн тау ягы.
-
Дуслык көне 02.06.2015

Бүген бездә Дуслык көне.Балаларга бергә уйнаганда бер-берсе белән дус, тату уйнарга кирәклеге турында әңгәмә алып барылды. Бүгенге көнебез бик куңелле үтте.
-
1 июнь - балаларны яклау көне! 01.06.2015

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек
Үзе бәйрәм - балачак!
Балачакның шат еллары
Мәңге истә калачак!
Әйе, балачак кеше гомеренең иң матур чагы. Бүген - бөтен дөнья балаларны саклау көне! Шушы уңайдан, район үзәгендә үткәрелгән бәйрәм чарасында безнең балаларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар
-
"Сабан туе- хезмәт туе" 29.05.2015

Сабантуйлар ямьле бездә
Рәхим итеп карагыз.
Сезгә матур бәйрәм көнне
Бәхет теләп калабыз!
Бүген безнең бакчада татар халкының иң зур, иң гүзәл бәйрәме Сабан туе үткәрелде.
-
Бүген бездә Сабантуе!!! 28.05.2015

Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән!
Татар халкының милли бәйрәме - Сабан туйлары җитә. Шул хөрмәттән без үзебезнең балаларыбызны, әти-әниләребезне һәм кунакларыбызны иртәгә, 29.06.2015көнне, үткәреләчәк Сабантуе мәйданына кунакка чакырып, көтеп калабыз. Бәйрәмнәр белән барчабызны да!!!
-
"Саубул бакча, хуш бакча" 28.05.2015

Зур тормышка тәүге адым - бакчалардан башлана. Истәлекле һәм дулкынландыргыч бу мизгелләр бик матур итеп оештырылган концерт номерлары белән алып барылды. Тәрбияче апалары белән балалар сәяхәткә баралар. Сәяхәтнең һәрбер тукталышында балалар могъҗизалы утрауга эләгә. Утрауларда песи баласы, "2" ле саны белән аның кызы Надания - балаларны сынады һәм аларның мәктәпкә әзер булуларын исбатлады. Төркем балалары җыр- биюгә, нәфис сүзгә оста булуларын да күрсәтте.
Соңгы тукталыш аеруча истәлекле булды, төркемнең тәрбияче апалары, бакчабыз мөдире һәм барлык килгән әти-әниләр, кунаклар үзләренең җылы теләкләрен теләде, бүләкләр өләште.
Балаларыбыз шат күңелле, уңган, тәүфикълы булып үссеннәр, зурларга ихтирам белән карап, кечкенәләрне хөрмәт итсеннәр. Уңышлар сезгә!!!
-
Һәйкәл янына экскурсия 26.05.2015

Бүген бакчабызның уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме Актанышыбызның нәкъ үзәгендә урнашкан Җиңү паркына экскурсиягә бардылар.
-
"Мы за мир" 21.05.2015

9 май Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "МААМ.РУ" сайты үткәргән "Мы за мир" конкурсында безнең балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче Басыйрова А. катнашып сертификатка ия булды. Җитәкчесе Аглямова М.В. Бу уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз!








