Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109
-
"Үлемсез полк" 08.05.2015

Сугыштан соң бик күп сулар акты,
70 тапкыр җиргә ямьле яз килде
70 тапкыр язгы май кояшы
Назлы, җылы нурларын сипте!
-
"Сезнең алда баш иябез, кадерле Ветераннарыбыз!!!" 06.05.2015

Язлар җитте. Табигатьтә кабат язлар җитте. Күкләр аяз, якты кояш балкый, табигать яңадан туган сыман тормышка сөенә, кошлар да үзләренең моңлы тавышы белән бәйрәмчә, күтәренке итеп җырлый. Әйе, чыннан да нәкъ менә 70 ел элек 9 май көнендә шушы матур яз ае алып килә безгә Бөек Җиңү бәйрәмен.
Сугыштан соң бик күп сулар акты,
70 тапкыр җиргә ямьле яз килде,
70 тапкыр язгы май кояшы
Назлы, җылы нурларын сипте!
Бүген безнең матур бәйрәмебезгә, сугыш башланганда сабый булып калган, ветераныбыз Муллахметова Тәрҗемә Ситдик кызын кунак итеп чакырдык. Ул үзенең балачак истәлекләрен сөйләде, сугыштан соңгы ачлык елларын искә алды. Андый авыр көннәр җиребезгә беркайчан да килмәсен, балаларыбыз һәрвакыт шат куңелле, бәхетле булып яшәсеннәр иде. Кукләребез аяз, дөньялар тыныч булсын, балаларыбызның шат авазлары бервакытта да тынмасын иде дип үзенең изге теләкләрен җиткерде.
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 24.04.2015

Апрель ае бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне белән истә кала торган ай. Шул исәптән "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Тукай шигырьләрен уку оештырылды. Безнең бакчабыздан да балалар катнашты. Нуриева Ләйлә "Кошларга", Закирова Камилә "Эшкә өндәү" шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
-
"Без - Тукай оныклары" 23.04.2015

Апрель ае бөек Тукаебыз туган ай икәнен бакчабызга йөргән һәр бала белә. Аның әкиятләрен яратып тыңлыйлар, карыйлар һәм дә ки ясыйлар. Группаларда "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән рәсем күргәзмәләре ясалды. Балалар әти-әниләре белән бергә ясаган рәсемнәрен бик теләп алып килделәр. Афәрин!
-
Бөек Җиңүгә 70 ел уңаеннан 22.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан группаларыбызда махсус почмаклар булдырылды. Әти-әниләр белән балалар бергәләп эшләгән рәсем күргәзмәсе дә биредә урын алды.
-
"Смотр концерты" 21.04.2015

Бүген бакчабыз коллективы район мәдәният йортында үзәк балалар бакчалары коллективы белән берлектә үткәрелгән смотр концертында катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Исәнмесез, кошкайлар"
09.04.2015
Бүген 2 нче кечкенәләр төркеме балалары "Исәнмесез,кошкайлар" дип исемләнгән бәйрәм иртәсен башка төркем балаларына тәкъдим иттеләр.
-
Семинар по обучению руководителей и воспитателей ДОУ
06.04.2015
Сегодня в нашем детском саду прошел семинар по обучению руководителей и воспитателей ДОУ «Фронтальная диагностика ДОУ. Стартовый уровень будущих первоклассников
-
"Нәүрүз мөбәрак булсын!" 26.03.2015

Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме!
Рәхим ит, түрдән уз
Нәүрүз бәйрәме!
Бакчабызда язгы Яңа ел - гүзәл Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте!
-
"Йолдызлык-2015" 23.03.2015

Бүген район мәдәният йортында "Йолдызлык-2015" бәйгесенең финал туры үтте. Балалар бакчалары арасында безнең балалар 3 урынны яуладылар. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!








