Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Теплицада үсентеләр тәрбияләү 30.05.2019

Мәктәбебез теплицасында төрле үсентеләр үстерелә. Алар арасында кәбестә, помидор, петуния, кыяр, укроп һәм башкалар бар. Үсентеләрне тәрбияләүдә укучылар белән берлектә биология укытучысы Фидус Нәрфис улы Гыйльфанов зур өлеш кертәләр.
-
Хезмәттәшебезнең чираттагы мәкаләсе “Мәгариф” журналында басылды 29.05.2019

Биология укытучысы Ф.Н.Гыйльфановның “Мәгариф” журналында “Кыяклылар семьялыгы” дигән мәкаләсе басылып чыкты. Аның бу дәрес эшкәртмәсе яңа федераль белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән. КФУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Халикова бу дәрес эшкәртмәсенең ФДББС таләпләренә җавап бирүе турында уңай фикер әйткән. Киләчәктә дә Ф.Н.Гыйльфановка иҗат уңышлары телибез.
-
Укучыларыбыз районда ГТО нормаларын тапшырды 28.05.2019

27 май көнне мәктәп укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча Җәйге фестивальнең район этабы узды. Районда иң көчле дип табылган егет-кызлар республика этабында катнашачак. 11-12, 13-15 яшьлек укучылар ГТО нормативларының 3, 4 баскычларын үтү өчен алты спорт төре (йөзү, турникта тартылу, гәүдәнең сыгылмалылыгы, пневматик винтовкадан ату, 150 граммлы тупны ераклыкка ату, 60, 1500, 2000 метрга йөгерү) буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр. Безнең мәктәп укучылары да әлеге ярыш төрләрендә үзләрен сынап карадылар.
-
Башлангыч сыйныф укучылары экскурсиягә бардылар 27.05.2019

Бүген без, башлангыч сыйныф укучылары, язгы табигатькә экскурсиягә чыктык. Алан сап-сары тузганактан гына тора иде. Укытучы апалар безгә тузганакның нинди файдалы дару үләне икәнен аңлаттылар. Ә тирә якка күз салсаң, бөтен үләннәрдә дару үләне икән... Әнә үги ана яфрагы, бака үләне, яшел кычыткан. Без аларны, май аеның шифалы дару үләннәрен җыеп алып кайтырга булдык.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады 26.05.2019

25 май көнне мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Бәйрәм тантанасында районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева, ҖЧҖ "Башак" җитәкчесе Хәлил Мансур улы Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызы Анварова да катнашты. Укучыларны мәктәп директоры, килгән кунаклар, беренче мөгаллимнәре һәм әти-әниләре тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән 25.05.2019

Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклим! Чираттагы уку елы тарих битләренә күчә. Бу көнне без барыбыз да – өлкәннәр дә, балалар да аеруча дулкынланабыз. Кемдер өчен соңгы кыңгырау – мәшәкатьсез җәйге каникулларның башы булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә ул яңа, олы тормышка аяк басу көне. Тугыз ел эчендә сез күп нәрсәгә өйрәндегез: фән нигезләрен үзләштердегез, иҗтимагый тормышта яшәү асылына төшендегез, ачышлар шатлыгын тойдыгыз, мәктәп сезгә олы тормышка юнәлеш бирде.
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә җиңү 24.05.2019

Укучыларның һәм яшүсмерләрнең Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Муллахметов Әмир Алмаз улы 1 нче урынны алды, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Җитәкчесе - башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Фәйрүзә Нәкый кызы. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Районның ял итү паркында безнең курчак театры күрсәтелде 23.05.2019

Актанышта мөселман ярминкәсе, Китап бәйрәме һәм Гамил Авзалның туган көне билгеләп үтелде. Әлеге күңелле чаралар район мәдәният йорты каршындагы ял итү паркында башланып китте. Биредә безнең мәктәп укучылары курчак театры белән килгән кунакларның кәефләрен күтәреп тордылар.
-
Безопасное колесо - 2019 22.05.2019

Сегодня, наша команда из 4 учащихся: Галеева Раяза, Муллахметова Амира, Муллахметовой Лилии и Гильмуллиной Лианы под руководством педагога-организатора Фатхиевой Марии Олыговны, участвовали в конкурсе юных инспекторов движения "Безопасное колесо - 2019".
-
Льготный потребительский кредит для членов Профсоюза в банке "АК Барс" 21.05.2019

Татарская республиканская профсоюзная организация работников образования и АК Барс банк продлили программу льготного потребительского кредитования на 2019 год. Воспользоваться ее могут только члены профсоюза образования. Ставка – 12% годовых.



