Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Шахмат ярышында уңышлар 28.10.2019

26 нчы октябрь көнне “Балалар иҗат үзәге” бинасында Актаныш районы укучылары арасында шахмат ярышы оештырылды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге бәйгедә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Шәхси беренчелектә 8 нче сыйныф укучысы Зәкиева Диләрә 2 нче урынга лаек булды.
-
Көрәштәге уңышлар 28.10.2019

19 нчы октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында Марсель Шакир улы Гыйлаев истәлегенә оештырылган көрәш ярышында мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары Хөҗҗәтов И. һәм Фаррахов М. 2 нче, 8 нче сыйныф укучысы Әгләмов И. 3 нче урынга лаек булдылар. Шулай ук 4 нче сыйныф укучысы Ибраһимов Р. “Иң яшь көрәшче” номинациясендә бүләкләнде. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең мәктәп командасы 3 урынга лаек булды.
-
Башлангычларда "Уңыш" бәйрәме 26.10.2019

24 нче октябрь көнне башлангыч класс укучылары белән "Уңыш" бәйрәме уткәрелде. Бәйрәмне Таңсылу Илгиз кызы җитәкчелегендә 3 класс укучылары алып барды. Көзге уңыштан күргәзмә дә ясаганнар иде. Бәйрәм җыр, бию, төрле уеннар белән бик эчтәлекле, кызыклы үтте. Ата-аналарның да ярдәме булды. Бәйрәмнән соң һәр класс тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйланды.
-
Тәрбия эшләре буенча семинарда катнашу 25.10.2019

24 нче октябрь көнне мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Равил кызы Иске Кормаш мәктәбендә патриотик темага багышланган “Туган як – рухи хәзинә” исемле семинарда катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайтты. Чара кысаларында төрле ачык чаралар карау, музейга экскурсия, шәҗәрәләр хакында фикер алышу ошетырылган.
-
Что мы не знаем про грипп?!? 24.10.2019

Грипп – острая инфекционная болезнь. Возможные осложнения: пневмония, отит, синусит, бронхит, бронхиолит, менингит и другие. Источник инфекции – больной человек особенно опасен в первые дни болезни с 1 по 7 день. Острый период болезни сопровождается высокой температурой, головной болью, болью в мышцах и суставах (ломота), затем последуют насморк, кашель и боль в горле.
-
Бөтенрәсәй бәйгесенә әзерлек 23.10.2019

23 нче октябрь көнне укытучыларыбыз коллективны берләштерә торган бөтенрәсәй бәйгесенә әзерлекне башлап җибәрде. Эш барышында укытучылар тарафыннан мәктәп тарихы өйрәнелеп, төрле кызыклы фактлар ачыкланды, уку-укыту эшләренә анализ ясалды.
-
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сыйныф сәгатьләре 22.10.2019

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге дата көзге каникул вакытына туры килү сәбәпле, 21 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Халыклар бердәмлеге” көненә багышланган сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы һәм төрле кызыклы фактлар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, темага кагылышлы уеннар уйнадылар.
-
Классные часы в честь Дня народного единства 22.10.2019

День народного единства – один из самых молодых государственных праздников России. Однако события, которые мы вспоминаем 4 ноября, произошли очень и очень давно. В Российской империи праздник 4 ноября отмечался как день Казанской иконы Божией Матери. В честь этого дня, в начальных классах нашей школы состоялись классные часы и беседы с учащимися.
-
Сдача образовательного минимума 21.10.2019

В целях достижения необходимого уровня освоения всеми обучающимися образовательного минимума, обеспечения высокого уровня обученности учащихся по основным предметам и подготовки к Государственной итоговой аттестации, 21-26 октября в школе пройдет сдача образовательного минимума за 1 четверть 2019-2020 учебного года в 2-4 классах по математике, русскому языку, английскому языку, окружающему миру и по родному языку, в 5-9 классах по математике, русскому языку и по английскому языку.
Образовательный минимум - это минимальная часть предметных знаний, которую обучающийся должен усвоить на определенном этапе учебного процесса. -
Марсель Гыйлаев истәлегенә көрәш турниры 21.10.2019

Татарча көрәш буенча РСФСР ның – ике, Татарстан Республикасының санап бетергесез чемпионы, Актаныш Сабантуеның күптапкыр абсолют батыры Марсель Шакир улы Гыйлаев истәлегенә үтүче көрәш турниры аның вафатыннан соң Энгель Фәттахов инициативасы белән гамәлгә куелып, келәм батырының исеме шул рәвешле мәңгеләштерелде. Әлеге турнирның чираттагысы 19 октябрь көнне "Батыр" спорткомплексында уздырылды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең мәктәп командасы 3 урынга лаек булды. Көрәшче егетләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!



