Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Нәниләр кулыннан җылылык бөрки! 26.12.2019

Без, 1 нче сыйныф укучылары, проект эшчәнлеге кысаларында, нәни дусларыбызга җимлекләр ясадык. Проект берничә өлештән торды, ләкин ул бик кызыклы һәм тәрбияви булды. Кошларның тормышы, туклануы, ничек кыш уздырулары турында эзләнү эше алып бардык. Проектыбызның "җимеше" - җимлекләр! Җимлекләр төрле материалдан башкарылса да, аларга йөрәк җылысы салынган! Мәктәбебезнең биология укытучысы Фидус Нәрфис улы белән бакчабыздагы агачларга җимлекләр элү, бигрәк тә күңелле булды. Ул безгә нинди биеклектә элергә, нинди ризык салырга кирәклеген аңлатып бирде. Кышкы ашханәбезгә рәхим итегез - канатлы дусларыбыз!
-
"Ел татар теле укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы безнең мәктәптә уздырылды 25.12.2019

Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә "Ел татар теле укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы безнең мәктәп базасында 21, 23 һәм 24 декабрь көннәрендә уздырылды. Бәйге барышында районыбызның 16 мәктәбеннән килгән туган тел һәм әдәбият укытучылары мәгариф идарәсе комиссиясенә ачык дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә туган тел һәм әдәбият укытучысы Сәлимҗанова Лилия Әхнәф кызы катнашты. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә удышлар телибез!
-
Беренчеләр беренче тапкыр хат язып, почта аша туганнарына юлладылар 25.12.2019

Мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган открыткаларына, күңел түреннән чыккан иң җылы теләкләрен язып, Татарстаныбызның төрле төбәкләренә хатлар юлладылар. Бәхетле хатлар Яр Чаллыга, Казанга, Мамадышка, Минзәләгә, Түбән Камага, Зәйгә, Актанышка һәм районыбыз авылларына юл тоттылар. Укучылар хатларын, авылыбызда урнашкан почта бүлекчәсенә кереп, үз куллары белән почта тартмасына салдылар. Шул вакытта балаларның күзләрендә янган бәхет очкыннарын сүз белән генә биреп бетереп булмый!
-
РИТЭК чыршы бәйрәме 24.12.2019

23 нче декабрь көнне 4 нче сыйныф укучысы Авзалова Таңсылу һәм 6 нчы сыйныф укучысы Авсахова Әлфия, Чаллы шәһәрендә үткәрелгән РИТЭК чыршы бәйрәменә барып, куңелле бәйрәм кичәсе карап кайттылар.
-
"Ел укытучысы" бәйгесенең "Педагогик дебют" номинациясендә катнашу 24.12.2019

Мәктәбебезнең физик культура укытучысы Мухаметов Миннәхмәт Зөлкирам улы "Ел укытучысы" бәйгесенең "Педагогик дебют" номинациясендә катнашты. Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә удышлар телибез!
-
"Ел башлангыч сыйныф укытучысы" бәйгесендә катнашу 21.12.2019

Башлангыч сыйныф укытучысы Манихова Эльвира Мияссәр кызы "Ел укытучысы" бәйгесенең "Ел башлангыч сыйныф укытучысы" номинациясендә катнашты. "Язу дәресе "К" хәрефен язу" дигән темага Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәрес һәм "Без нәни актерлар" дигән темага дәрестән тыш чара күрсәтте. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә удышлар телибез!
-
"Ел математика укытучысы" бәйгесендә катнашу 20.12.2019

Математика укытучысы Ахмадгалиева Зөлфия Вил кызы республика конкурсының муниципаль этабында "Ел математика укытучысы" номинациясендә катнашты. 1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары өчен "Окружность. Круг" темасына ачык дәрес һәм "Математика в профессиях" дип аталган математик квест белән дәрестән тыш чара күрсәтте. Беренче турда уңышлы чыгыш ясап, икенче турга үтте. Аңа уңышлар телибез!
-
"Ел укытучысы" бәйгесендә катнашу 19.12.2019

"Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында мәктәбебезнең җәмгыять белеме укытучысы Галиуллина Динара Айдар кызы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7 нче сыйныф укучылары өчен "Икътисад һәм анда төп катнашучылар" темасына дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Мәктәптә КФУ вәкилләре форсайт-сессияләр үткәрделәр 19.12.2019

Бүген көн дәвамында Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре тарафыннан мәктәбебездә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән форсайт-сессияләр үткәрелде. Әлеге чара авыл мәктәбенең үсеш программасын яңартканда уңай тәэсир итәр дип өметләнәбез.
-
Әдәбият фәненнән олимпиадада уңышыбыз 18.12.2019

Республикакүләм әдәбият олимпиадасының муниципаль этабында 7 нче сыйныф укучысы Саетгараева Азалия призёр булдылар. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Укытучысы - туган тел һәм әдәбият укытучысы Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова.



