Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
-
Без беренче !
22.11.2011
22 ноябрь көнне район үзәгендә "Сәламәтлек театры" республика фестиваленең район этабының йомгаклау туры үткәрелде. Фестивальгә мәктәбебезнең "Серле дөнья" курчак театры коллективы "Универсиадага реклама" әкиятен тәкъдим итте һәм район мәктәпләре арасында беренче урынны алды. Конкурска укучыларны әзерләгән театр җитәкчесе Д.М.Анваровага , курчакларны ясаучы Н.Ф.Фәтхиевага, курчакларга җан өрүче- театрга йөрүче балаларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм зур уңышлар теләп калабыз.
-
Ата-аналар җыелышы.
16.11.2011
15 ноябрь көнне мәктәптә беренче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар алдында тәрбияви темага чыгыш ясадылар, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча тәкъдимнәр җиткерделәр, электрон көндәлек белән эшләү тәртибен аңлаттылар, беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
Сөмбелә бәйрәме 01.11.2011

27-28 октябрь көннәрендә мәктәптә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда бәйрәмгә Сөмбелә чакырылган иде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучысы Зарипова Ф.Н. алып барды.
5-9 класслар арасында бәйрәм ярыш формасында үтте. 7 нче класс җитәкчесе Фәтхиева Н.Ф. укучылар белән әзерләгән тамашаны караганнан соң, класслао үзара көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1 урын-8 класс ( кл.җит. Гильфанов Ф.Н.)
2 урын- 5,6 класслар ( кл.җит. Фәйзрахманова Р.Н., Султанова Ф.А.)
3 урын- 7 класс ( кл.җит. Фәтхиева Н.Ф.)
Бакча җитәкчесе Гильфанов Ф.Н. җәй көне практика эшен бик яхшы үтәгән укучыларны бүләкләде.
-
Ел сыйныф җитәкчесе-2011 27.10.2011

25 октябрь көнне "Яшьлек" милли -мәдәни үзәгендә "Ел сыйныф җитәкчесе-2011" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Бу бәйгедә башлангыч сыйныф укытучысы Гильфанова Гөльяр Ринат кызы катнашып мактаулы 3 урынны алды. Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз , аның яңадан яңа үрләр яулавын теләп калабыз.
-
Мәктәбебезнең яшь артистлары 17.10.2011
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Серле дөнья" курчак театры 15 бала һәм җитәкчеләре Д.М.Анварова , Н.Ф.Фәтхиева белән Г.Тукайның "Шүрәле" әсәрен сәхнәләштереп, "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак коллективлары арасында республикакүләм смотр конкурсының финал ярышларында катнаштылар. Алар 13 коллектив арасында 4 урынны алды. Коллектив Диплом, "Түгәрәк уен", журналына яртыеллык подписка, ТЯГ каналында чыгыш ясау , балалар өчен нәшер ителүче "Сабантуй" газетасында мәкалә чыгу хокукына ия булдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Без коллективны зур уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез. -
Бәйрәм белән!
06.10.2011
5 октябрь-Укытучылар көне. Шул уңайдан мәктәбебездә Укытучылар һәм өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә озак еллар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар чакырылды. Укучылар бәйрәм белән котлап концерт куйдылар. Өлкәннәр яшьләргә үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
-
Яшь көрәшче
03.10.2011
Республикабызның беренче президенты М.Ш.Шәймиев кубогына уздырылган милли көрәш бәйгесендә 9 класс укучысы Муллануров Илназ үз авырлыгында 3 урын алды. Илназны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә тагын да югарырак үрләргә ирешүен телибез.
-
Безнен көрәшчеләр.
26.09.2011
Районыбызда М.Гыйлаев истәлегенә багышланган милли көрәш бәйгесендә Яңа Әлем мәктәбе командасы 3 урын яулады. Көрәшчеләребезне җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Фәннәр буенча консультация үткәрү 18.12.2003

9 класс укучылары дәресләрдән соң график буенча имтиханнарга әзерләнәләр.



