Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
“Әниләр бәйрәме”
Опубликовано: 03.12.2011Бәйрәмне 5 класс укучылары белән берлектә класс җитәкчесе Фәйзрахманова Р.Н. оештырды. Камил Мөхәметдинов белән Резеда Наиловна кичәне ачып җибәрделәр, әниләрне бәйрәм белән котладылар. Аннары сүз 5 класс укучыларына бирелде. Алар теләкләрен шигъри юлларга тезеп җиткерделәр. Бәйрәмне дәвам итеп, әниләр игътибарына концерт номерлары тәкъдим иттеләр. “Кое буенда” күмәк биюе, С.Айгизә, Н.Алисә сөйләгән шигырьләр яратып кабул ителде. С.Илгина “Чегән биюе”н оста башкарды, җырда Г.Айгизәгә (“Чулпан”) тиңнәр булмады. Риназ баянда уйнады, кызлар-егетләр җырладылар, биеделәр, уйнап күңел ачтылар - шулай аулак өйгә җыелдылар.
Башлангыч сыйныф укучылары чыгышын әниләр җылы кабул иттеләр. 1 класстан Әхмадуллина, Закирҗанова җыр бүләк иттеләр (“Гөлбакча”, “Күңелле безнең авыл”), 2 класстан Әгъләмова җырлады, 3 класс фольклор ансамбль чыгышын уңышлы тәкъдим иттеләр, бигрәк тә баянчылар матур уйнады. 4 класстан Нуриманова Алсу, 7 класстан Хәсәнова Алия әниләргә багышлап шигырь сөйләделәр.
Әниләребез имтихан да бирдерергә өлгерделәр, тик “Гадәти тормыш”, “Гаилә” фәннәре буенча җавап бирделәр. Рәзилә апа (5 кл), Тәнзилә апа(3,9 кл), Рушания апа(1 кл), Миләүшә апа(2,6), Шакирова (4 кл), Илбина апалар(6 кл) актив катнаштылар. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар Ленара Шәрипова җитәкчелегендә биюләр тәкъдим иттеләр.
6 класс укучылары “Аулак өй күренеше”н күрсәттеләр. С.Данил, М.Алинә җыр башкардылар, С.Эльвир нәфис сүз укыды, бергәләп биеделәр. Музыка белән педагог-организатор Анварова Дилбәр апа ярдәм итте. Кичә бик күңелле үтте.
К списку новостей



