Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Укучыларыбыз "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең концертын тамаша кылдылыр 14.03.2023

13 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең концерты узды. Зәвыклы, бик эчтәлекле чара милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. 8-9 сыйныф укучылары, Фидус Нәрфис улы җитәкчелегендә күңелле чараны тамаша кылып кайттылар.
-
Мәктәп ашханәсендә балаларның туклануына күзәтү 14.03.2023

Туклану сыйфатын контрольгә алу буенча ата-аналар комиссиясеннән Миләүшә Хамадуллина мәктәп ашханәсендә булып, меню, ризыкның сыйфаты белән танышты.
-
Укучылар советы утырышы 14.03.2023

Бүген мəктəптə укучылар үзидарəсенең чираттагы утырышы узды. Мәктәп президентының, министрлыкларның эшчәнлеге тыңланды һәм аларга анализ ясалды.
-
Проект эшләрен яклау дәвам итә 14.03.2023

Укучы белгәннәренең барысын да үз тормышына кагылышлы мәсьәләләрне чишү өчен куллана белергә тиеш. Шул максаттан, "Үсеш ноктасы" үзәгендә укучылар үзләренең проект эшләрен якладылар. Проект эше укучының тормышка ашыру өчен укытучы ярдәме белән башкарылган мөстәкыйль иҗади эше.
-
Сергей Михалковның тууына 110 ел 13.03.2023

Шагыйрь, балалар язучысы, Россия Федерациясенең Дәүләт гимны тексты авторы Сергей Михалковның тууына 110 ел тулу уңаеннан, "Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштеләр.
-
6 нче сыйныфта проект эшләрен яклау 13.03.2023

Бүген, ягъни 13 март көнне, 6 нчы сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.
-
Единый Общероссийский телефон доверия для детей, подростков и их родителей 12.03.2023

Кто был первый абонент – ребенок или взрослый? Что беспокоило его в тот момент? Этого мы рассказывать не будем: конфиденциальность изначально была главным условием работы службы экстренной психологической помощи, созданной по инициативе Фонда поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации. Одно можно сказать точно: на том конце провода позвонивший услышал в ответ голос человека, который реально готов выслушать и помочь.
-
"Мин оста" конкурсында 7 сыйныф кызлары көчләрен сынап карадылар 11.03.2023

10 нчы март көнне район күләмендә үткәрелгән "Мин оста" конкурсында 7 сыйныф укучылары - Хәмидуллина Ландыш һәм Авзалова Таңсылу үзләренең тегү осталыклары буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә дә укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Башлангыч сыйныф укучылары проект эшләрен яклау конкурсында җиңүчеләр 10.03.2023

10 март көнне район күләмендә башлангыч сыйныф укучылары арасында проект эшләрен яклау конкурсы булып узды. 2 сыйныф укучысы Мирзаһитова Әминә әдәби уку фәне буенча проект эшен яклап 1 урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе 1 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәрданова Фәния Дөфәк кызы. 3 сыйныф укучысы Муллахметова Әминә "Экология" темасы буенча проект эшен яклап, 3 урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургалиева Лениза Зәки кызы. Афәрин! Укучыларга һәм мөгаллимнәргә алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Мәктәптә хатын-кызлар көненә багышлап бәйге уздырылды 09.03.2023

Бүген мәктәбебездә "Ягез әле, әниләр" һәм "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үтте. Барлык төр ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешеп, әниләр командасы җиңү яулады. Бәйге бик күңелле үтте. Актив катнашкан кадерле әниләребезгә, дәү әниләребезгә, ак яулыклы әбекәйләргә, уңган кызларыбызга зур рәхмәт!



