Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Туклануга күзәтү 03.05.2023

3 май көнне ата-аналар комитетыннан Закирова Айсылу туклану торышына күзәтү ясап, фикерләрен журналга язды.
3 мая Закирова Айсылу из родительского комитета ознакомилась с состоянием питания в школьной столовой и написала свое мнение в журнале.
-
"Заманча дөнья геоэкологиясе" республика фәнни-гамәли конференциясендә укучыларыбыз дипломнарга ия булдылар 03.05.2023

2 нче май көнне Сарман муниципаль районы Җәлил посёлыгында "Заманча дөнья геоэкологиясе" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференциядә Яңа Әлем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Авзалова Таңсылу 1 нче дәрәҗә дипломга, 3 нче сыйныф укучысы Муллахметова Әминә 2 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар. 4 нче сыйныф укучысы Габдрашитова Азалия актив катнашканы өчен сертификатка ия булды. Җитәкчеләре Гыйлфанов Ф.Н., Нургалиева Л.З., Манихова Э.М.
-
"Сыерчык оялары" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде 02.05.2023

"Көмеш кыңгырау" газетасының Вконтактедагы төркемендә сыерчык оялары бәйгесе үтте. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.
-
"Сыерчык оялары" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде
02.05.2023
"Көмеш кыңгырау" газетасының Вконтактедагы төркемендә сыерчык оялары бәйгесе үтте. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.
-
Ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык 29.04.2023

Җиңү көне якынлаша. Укучыларыбыз, Илназ Илшат улы, Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә, авылыбызның тыл ветераннары Хөмәйрә апа белән Гайнеямал апаның хәлләрен белеп, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улының күчтәнәч кабын, котлау открыткасын тапшырдылар. Өлкәннәребез рәхмәтләрен җиткерделәр. Бөек Җиңүгә 78 ел тула. Барлык сугыш һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.
-
Көрәш ярышы нәтиҗәләре билгеле 28.04.2023

Иске Богады мәктәбе базасында районыбызның "Батыр" спорт мәктәбенең Богады филиалында көрәш секциясе ачылуга 20 ел тулу уңаеннан ярыш булып узды. Безнең мәктәптән Хөҗҗәтов Илфир үз авырлыгында 1 урынга лаек булды. Илфирны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Тренеры Анваров Илфир Илфат улы.
-
Семинар-практикум ""Точка роста" как ресурс формирования современных цифровых компетенций у обучающихся и педагогических работников" 28.04.2023

27 апреля в Новоалимовской школе прошел семинар-практикум ""Точка роста" как ресурс формирования современных цифровых компетенций у обучающихся и педагогических работников" для директоров школ, в школах которых имеются центры "Точка роста" и для учителей биологии-химии Актанышского района.
-
I нче "Гасырлар аша эндәшәм..." регионара шигырь укучылар бәйгесендә укучыбыз ll дәрәҗә Дипломга лаек булды 26.04.2023

Габдулла Тукай туган көненә багышлап "Адымнар-Чаллы", "59 нчы Гимназия", Мәгълүмати-методик үзәк һәм Яр Чаллы шәһәре Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган I нче "Гасырлар аша эндәшәм..." регионара шигырь укучылар бәйгесендә Яңа Әлем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Гомәр Мирзасалихов ll дәрәҗә Дипломга лаек булды. Укытучысы Эльвира Мияссәр кызы Манихова. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2023

26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы.Шагыйрь калдырган иҗат мирасы - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн - Туган тел көне ул. Тукай айлыгы кысаларында, укучылар мәктәптә уздырылган конкурсларда катнаштылар, шагыйрь әсәрләренә рәсемнәр ясадылар, шигырьләрен укыдылар.
-
Макулатура җыю экологик акциясе 20.04.2023

Мәктәбебездә ел саен макулатура җыю оештырыла. Бу экологик акциядә 6 нчы сыйныф укучылары бик теләп катнашалар.



