Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Игътибар! Балалар! 08.09.2023

8нче сентябрь көнне Яңа Әлем мәктәбенең ЮИД отряды укучылары балалар бакчасы нəнилəре белəн берлектə "Игътибар! Балалар!" ("Внимание! Дети!") акциясенə кушылдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 07.09.2023

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә быелгы уку елында беренче ата-аналар җыелышы булып узды. Беренче көн тәртибе буенча, Яр Чаллы шәһәрендәге баш санитар табибның Актаныш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Махияновна чыгыш ясады.
-
9 сыйныф ата-аналар җыелышы 07.09.2023

9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы мәктәп дирекциясе белән берлектә үтте. Җыелышның төп максаты имтиханнарга әзерлек мәсьәләсе булды.
-
Очрашу 05.09.2023

Бурдан кала, уттан калмый
-
Разговоры о важном 04.09.2023

Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр
-
1 нче сентябрь 01.09.2023

Белем бәйрэме
-
Мәктәбебездә мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьлары эшли башлады 01.06.2023

1 нче июнь - халыкара балаларны яклау көнне мәктәп яны лагерен ачу тантанасы булды. Лагерь җитәкчесе Эльвира Мияссар кызы план белән таныштырып, күңелле һәм файдалы яллар теләде. Мәктәп яны лагере - 1 нче июньнән 21 нче июнгә кадәр, ял һәм хезмәт лагере - 1 нче июньнән 18 нче июнгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерь эшчәнлеге мәктәбебезнең социаль челтәрләрендә яктыртылып барачак, фоторепортажларны шуннан карый аласыз.
-
"Социум өчем технологияләр" республика конкурсында җиңү яуладык 01.06.2023

Бүген, ягъни 1 июнь көнне, Яр Чаллы It-паркында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, Яр Чаллы Кванториумы, Алдынгылар хәрәкәте, Талантлар университеты тарафыннан оештырылган "Социум өчем технологияләр" республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Татарстанның 21 районыннан 640 укучы 210 проект белән катнашкан, бүгенге финалга 200дән артык укучы чакырулы иде. Биредә Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә шөгыльләнүче 7 нче сыйныф укучылары 5 кешедән торган команда белән катнашып, 1 нче урын яулады һәм кыйммәтле истәлек бүләкләре, дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук быел август аенда «Саулык» сәламәтләндерү комплексында узачак «Технологияләр маршрутлары» халыкара яшьләр инновацияләре кампусында катнашырга чакыру алдылар. Җиңү яулаган укучыларыбызны һәм остазлары Илназ Илшат улы Шәриповны уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023

Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. 23 нче май көнне Яңа Әлем мәктәбендә 9 нчы сыйныфлар өчен соңы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы. Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, ветеран укытучылар һәм шулай ук район администрациясеннән кунаклар чакырылган иде.
-
Патриотик тәрбия 12.05.2023

11 май көнне мәктәбебездә мобилизациягә эләккән авылдашыбыз Зәкиев Илсур Фәнис улы белән очрашу булды. Ул очрашу барышында хәрбиләрнең тормышы, яшәү шартлары турында сөйләде, сугышлар тукталып, илдә тынычлык урнашуын теләде. Кыска гына яллардан соң Илсур Фәнис улы кабат илебез тынычлыгын сакларга китә. Аның авылыбызга исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.



