Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Хакимият елкасында 07.01.2018

7 гыйнвар көнне районыбызда сәләтле укучылар өчен Хакимият елкасы үткәрелде. Район Мәдәният йортында әкият тамашасы каршы алды укучыларны. Яңадан район хакимият башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик сүзе белән чыкты. Җылы фикерләрен җиткерде, уңышлар теләде. Кичке якта тагын бер тамаша көткән икән икән балаларны. Казан тимераякта шуу мәктәбе укучылары безнең балаларны үзләренеп матур биюләре, чыгышлары белән шаккаттырдылар.Укучыларыбыз шундый матур хисләр кичереп, рәхмәтләр әйтеп кайтыр юлга кузгалдылар.
-
ОГЭ,ЕГЭ га әзерлек 28.12.2017

Каникул чорында 9,11 класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек консультацияләре оештырылды.
-
Балалар бакчасында 26.12.2017

"Тамчы" балалар бакчасында 26-27 декабрь көннәрендә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. Кыш бабай , Кар кызы нәниләрне бүләк-күчтәнәчләре белән сөендерде.
-
Профсоюз елкасында 25.12.2017

25 декабрь көнне мәктәп хезмәткәрләренең профсоюз елкасы оештырылды.
-
"Урманай"лагеренда 25.12.2017

25-31 декабрь көннәрендә мәктәбебездә "Урманай" кышкы лагере оештырылды. Лагерьга 15 укучы йөри. Укучылар саф һавада төрле спорт уеннары уйныйлар, чаңгыда, чанада шуалар. Түгәрәкләргә йөриләр, Яңа ел тамашалары карыйлар.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 22.12.2017

22-23 декабрь көннәрендә мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре үтте. 1-4 класслар, 5-11 класс укучылары үз группаларында рәхәтләнеп бәйрәм ясадылар, ял иттеләр.
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2017

18 декабрь көнне мәктәп коллективы авылыбыз мәдәният йорты каршына кар сыннары эшләде.
-
Ачык класс сәгате 12.12.2017

12 декабрь көнне РФ Конституциясе көне уңаеннан мәктәбебездә ачык класс сәгате үтте. Тарих, җәмгыять фәне укытучысы Ришат Мансур улы Касыймов илебезнең патша чорыннан алып, хәзерге көнгәчә тарихына күзәтү ясады, тәфсилләп сөйләде. Чара ахырында РФ һәм ТР Гимны башкарылды.
-
Картлар йортында 07.12.2017

7 декабрь көнне мәктәбебез укучылары Пучы Картлар йортында булдылар Безнең авылдан да монда Мурзина Гөлбикә апа тәрбияләнә.
Укучылар хәлләрен белеп, концерт номерлары бүләк иттеләр.
-
мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлегендә 01.12.2017

1 декабрь көнне Мөмкинлеге чикләнгәннәр көне уңаеннан мәктәптә ярминкә үткәрелде. Аннан кергән акчага пакет тутырылып, тапшырылды.










