Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Гомуми ата-аналар җыелышында 13.04.2018

13 апрель көнне мәктәптә гомуми уку елын йомгаклау ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка районнан Үзәк хастаханәнең өлкән табибы, нарколог, участок табибы Зәкиев Иршат Ханафиевич, район бәлигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Салахова Нурия Заршатовна, участок инспекторы Хакимуллин Рамил Равил улы, җирлек башлыгы Гафуров Әнвәр Әбесогет улы чакырылганнар иде. Очрашу ата-аналар, укытучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы булды. Уку елының уку һәм тәрбия эшләренә дә анализ ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә! " 12.04.2018

12 апрель көнне авылыбыз мәдәният сараенда Балалар иҗат үзәге оештырган "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дип исемләнгән театр бәйгесе булды. Мәктәбебез укучылары Гаянова Йолдыз Заһидулла кызы белән А.Алишның "Сертотмас үрдәк" дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерделәр һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Инглиз теленнән театр 11.04.2018

11 апрель көнне Актаныш №2 мәктәбендә районның инглиз теле укытучылары тарафыннан әзерләнгән инглиз телендә театр конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән дә бу бәйгедә Авзалова Гөлшат Илшат кызы җитәкчелегендә укучылар катнашты. "Өч аю" әкиятен сәхнәләштереп районда 2 урынга ия булдылар.
-
Космонавтика көненә класс сәгате 10.04.2018

10 апрель көнне класс сәгатьләре Космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.Гагаринның тормыш һәм хезмәт юлын искә төшерделәр, аның турында фильм карадылар.
-
Кошларга оя әзер! 09.04.2018

Каникулдан соң укучыларыбыз мәктәпкә сыерчык оясы ясап алып килделәр. 9 апрель көнне алардан күргәзмә оештырылды. Җиңүче класс, дөрес итеп ясаучы укучы билгеләнде.
-
Ачык ишекләр көне 09.04.2018

9-11 апрель көннәрендә мәктәбебебездә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Ата-аналар дәресләр тыңладылар, үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
профориентация эше 07.04.2018

7 апрель көнне мәктәбебезгә Казан кооператив институтыннан вәкилләр килеп чыгарылыш укучылары белән очрашу уздырдылар. Укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.
-
Балалар хәрәкәте конкурсында 05.04.2018

"Детство без границ" республика бәйгесенең район этабында 4 класс укучысы Сабирова Адилә кул эше белән катнашып 1 урынга ия булды. Җитәкчесе Шәйхелмәрдәнова Н.А. Котлыйбйз!
-
Хоккей ярышында 05.04.2018

5 апрель көнне районда укучылар арасында хоккей ярышы булды. Мәктәбебез укучылары да бу бәйгедә катнашты һәм 3 урынга ия булдылар.
-
Конкурсларда 04.04.2018

"Первые шаги в науку" дип исемләнгән проект-эзләнү эшендә 3класс укучысы Шакирова Мәликә 2 урынга ия булды. Аны һәм аның укытучысы Сәмигуллина Ф.И. чын күңелдән тәбриклибез.










