Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Тарихтан олимпиада 27.11.2014

Бүген районда үткәреләчәк тарих фәненнән олимпиадада безнең мәктәптән өч укучы катнаша. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Математикадан олимпиада 26.11.2014

25 ноябрь көнне районда 4 - 11 класслар арасында математикадан олимпиада үткәрелде. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Сибгатуллин Искәндәр - 4 урын (Укытучысы: Якиева Г. Н), 4 класс укучысы Имамов Нияз (Укытучысы: Сәмигуллина Ф. И.) - 6 урыннарны яуладылар. Афәрин!
-
Географик уен - конкурс 26.11.2014

26 ноябрь көнне 5 - 9 класслар арасында географик уен - конкурс үткәрелде. Фәнне иң күп белүчеләр билгеләнде: Башаров А. Г. (9 кл), Фардиев Ш.(8 кл), Сибгатуллин И. (8 кл). Чараны география укытучысы Резеда Фердинантовна үткәрде.
-
Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган класс сәгате 25.11.2014

Бүген тарих, география атналыгы кысаларында тарих укытучысы Р. Ә. Галиева 6 - 11 класслар өчен класс сәгате уздырды. Ул Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган иде һәм укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Француз теленнән олимпиада 24.11.2014

Бүген мәктәптә француз теленнән олимпиада үткәрелә. Катнашкан укучыларга уңышлар телибез.
-
География һәм тарих атналыгы. 24.11.2014

24. 11 нән - 29. 11. нә кадәр мәктәптә география һәм тарих атналыгы дип игълан ителде. Бүген иртәнге линейкада атналыкны ачу булды.
-
Диагностическое тестирование обучающихся 9 классов по русскому языку 22.11.2014

Сегодня во всех школах района, в соответствие с планом мероприятий стратегии развития образования в Республике Татарстан на 2010-2015 годы с целью выявления выполнения требований к уровню подготовки обучающихся, осваивающих образовательные программы основного общего образования, проводились диагностические тестирования обучающихся 9 классов по русскому языку..
-
Оригами конкурсы 21.11.2014

Бүген технология атналыгы уңаеннан 5 нче класс укучылары арасында оригами конкурсы үткәрелде. Иптәшләре арасында иң оста ясаучы дип Башарова Алсу билгеләнде. Укытучылары: Хафизова Р. Ф.
-
Биологиядән олимпиада 21.11.2014

21 ноябрь көнне Бикемова Г (10 кл), Бикмухаметова Г. (9 кл), Рашитов И. (8 кл) биологиядән олимпиадага киттеләр. (Укытучылары: Магданурова Г. Х.) Аларга уңышлар телибез.
-
Кросс 21.11.2014

21 ноябрь көнне Актаныш районының җиңел атлетика буенча танылган шәхесләре призына йөгерү ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәптән Сафин Илүс 3 урынга лаек булды. Афәрин!










