Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сәламәтлек көне 22.09.2014

20 нче сентябрь көнне 5 - 11 класс укучылары арасында "Сәламәтлек көне" үткәрдек. Бу көнне без табигать кочагында булдык. Башта үзара җитезлегебезне тикшереп ярышып алдык, учак ягып һәр класс ашарга пешереп ашады һәм имән чикләвеге җыярга да өлгердек. Ялыбыз бик күңелле узды.
-
Межрегиональный конкурс-фестиваль исполнителей татарской песни имени Альфии Авзаловой
18.09.2014
15 сентября состоялся отборочный тур на конкурс-фестиваль им. Альфии Авзаловой. С нашей школы участвовали КамаловаГ. Р. и Бикмухаметова Г.Н. (Руководитель Загитова И. И.)
-
Милли көрәш 13.09.2014

13 нче сентябрь көнне 1996 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында "Милли көрәш" бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән дә егетләр командасы катнашты. 30 кг авырлыкка кадәр Бакаян Титал (6 класс) - 1 урынга, 70 кг авырлыкка кадәр Аглямов Ильназ (8 класс) - 2 урыннарны яуладылар. (Укытучылары: Туктаров Б. Р.) Афәрин, егетләр!
-
Киров авылында истәлекле вакыйга. 11.09.2014

11 нче сентябрь көнне Киров авылында яңа гына сафка баскан хоккей мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Әлеге тантанада Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Бариев И. Ш. катнашты. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлады. Кызыл тасманы кискәннән соң беренче туп тибү хокукы да аңа бирелде.
-
Бакчада эш 08.09.2014

6, 8 сентябрь көннәрендә безнең мәктәптә кара миләш җыю өмәсе булды. Барлыгы 1824 кг кара миләш җыелды. Барлык укучылар да тырышып эшләделәр.
-
Көзнең һәр көне кадерле 08.09.2014

Мәктәбебездә уку белән бергә бакча эшләре дә үрелеп бара. Мәктәп бакчасында бәрәңге алынды һәм укучыларны тукландыру өчен подвалга саклауга салынды.
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2014

Бүген, Киров урта мәктәбендә "Белем бәйрәме" гөрләп узды. Чарага "Актаныш" агрофирмасы Киров бүлеге җитәкчесе Гаянов И. Ф, авыл җирлеге башлыгы Гафуров А. Ә. чакырылган иде. Алар беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырып, укучыларны һәм укытучылар коллективын бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
"Тормышымның матур мизгелендә, Төп шаһит син, газиз мәктәбем! " 30.08.2014

30 нчы август көнне Киров мәктәбенә - 80, яңа мәктәп оешуга - 30 елга багышланган кичә үткәрелде. Бәйрәмгә бик күп кунаклар чакырылды.
-
Соңгы кыңгырау. 24.05.2014

Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырыячак. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да икәнен кисәтеп килә сыман. Әлеге кыңгырау тавышы аларның мәктәп белән саубуллашу авазы да.
3 укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау яңгырый. Бу балалар инде зур үстеләр, ныгыдылар. Алар мәктәпне тәмамлап чыгып китү алдында тора. Аларны ни көтә? Хәзергә аларны бары тик өметле билгесезлек көтә. Ләкин аларның киләчәк тормышлары бәхетле, шатлыклы һәм уңышлы гына булсын иде.
Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт!
Кире кайтмас өчен үтте инде,
Балачагым, яшьлек елларым.
Беренчедән унберенчегә кадәр,
Үткәрдек күк бер ел нибары.
-
Турслеттагы уңышлар 22.05.2014

60 нчы туристик слетта Киров мәктәбе командасы катнашып зур уңышларга иреште. ( ККМ буенча - 2 урын, команда - 2 урын) Грамота һәм истәлекле буләкләр белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! Молодцы!










