Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Әниемнең җылы кочагы" 25.11.2022

25 ноябрь көнне мәктәптә "Әниемнең җылы кочагы" исемле бәйрәм концерты уткәрелде. Бәйрәмгә Әниләребез чакырылганнар иделәр. Бәйрәм концерты бик күңелле, җылы эчтәлекле, матур булды.
-
Ата-аналар укуы 24.11.2022

24 ноябрь көнне Ата-аналар укуы узды. Хаҗия, мөгаллимәбез Зөһрә апа Закированың ата-аналарга сөйләгән вәгазе бик үтемле, киәкле, тәрбияви вәгазь булды.
-
Психолог белән очрашу 24.11.2022

24 ноябрь көнне психолог- Хаҗиева Гөлчәчәк Нурмөхәммәт кызы белән ата-аналар очрашты. Ата-аналар белән тренинг һәм 7-8 класс укучылары белән Дуслык темасына мастер уздырды.
-
Волейбол ярышы 23.11.2022

23 ноябрь көнне Әтиләр һәм укучылар арасында волейбол ярышы узды. Ике командадан торган Әтиләр командасының җитәкчесе- Сибгатуллин И.М., икенчесенеке- Рашитов М.Н.булдылар. Уен бик көчле, дорес бәяләнеп барды. Җиңүчеләр -Әтиләр командалары һәм аз гына калышып укучы егетләр командасы булды.
-
Ата-аналар атналыгында 22.11.2022

22 ноябрь көнне Ата-аналар өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Ата-аналар үзләре теләгән фән укытучысының дәресендә булып, балаларының белем алулары белән кызыксындылар.
-
Ата-аналар советы утырышында 22.11.2022

22 ноябрь көнне Әтиләр Һәм Ата-аналар советы утырышы узды. Еллык эш планы кабул ителде.Әтиләр советы рәисе итеп - Ганиев Рөстәм Әбсогет улы, Ата-аналар советы рәисенә -Рәшитова Лилия Радик кызы сайланды.
-
Аграр университет галимнәре белән очрашу 21.11.2022

21 ноябрь көнне мәктәбебездә Казан Аграр Университет галимнәре бездә кунакта булдылар. Алар тарафыннан укучылар белән ачык практик дәресләр курсәтелде. Бу көн укучылар күңелендә бик озак сакланыр әле. Бик эшлекле, тыгыз һәм дә тормышта файдалы дәресләр узды.
-
Көрәш ярышы нәтиҗәләре 17.11.2022

Узган атнада шимбә көнне районыбызда И.Анваров истәлегенә 5 район катнашында Республика көрәш ярышы узды. Безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. 4 класс укучысы Гардиев Ислам уз авырлыгында 2 урынны яулады.
-
Боз сараена экскурсия 16.11.2022

16 ноябрь көнне 7,9 класс укучылары класс җитәкчеләре белән Актанышка Боз сараена экскурсиягә бардылар. Укучыларның күңелләре булып, рухи көч туплап ял итеп кайттылар.
-
Әхлак дәресендә 15.11.2022

15 ноябрь көнне 5-11 класс укучылары өчен Әхлак дәресләре узды. Фикуса Рафаэль кызы Ислам дине нигезләре, әхлак кагыйдәләре хакында тәфсилләп аңлатты.










