Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Конкурста 22.02.2023

Республикакүләм конкурста укучыларыбыз - Хакимова Г, Ибраһимова И., Шакирова М. А.М.Терентьев исемендәге 28 нче Иделбуе фәнни-экологик конференциясендә чыгыш ясадылар һәм призлы урын алдылар. Укытучылары- Халиулина М.В. Котлыйбыз!
-
Хәрби хезмәттәгеләргә хат 20.02.2023

Хәзерге вакытта авылыбыздан 3 егетебез хәрби хезмәттә үз бурычларын үти. Мәктәпнең 5-6 класс укучылары абыйларына сагынычлы сәлам хатлары юлладылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Исән-сау кайтыгыз! 20.02.2023

Сирень Хаҗиев исемендәге юнармия отряды укучылары хәзерге вакытта Украинада булган авылдашларыбызның гаиләләрендә булды. Хәлләрен белеп, улларының исән-сау кайтуларын теләде.
-
Әфганчылар белән очрашу 17.02.2023

17 февраль көнне авылыбыз мәдәният йортында Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз, райондашларыбыз белән җылы очрашу булды.
-
Техникумда укуда 16.02.2023

16 февраль көнне Актаныш технология техникумында конкурста катнашучы укучылар өчен уку оештырылды. Мәктәбебездән хезмәт укытучысы Хуҗин А.Ф. җитәкчелегендә 6 укучы катнашты.
-
Бәйрәм чарасында катнаштык 15.02.2023

15 февраль көнне район мәдәният йортында Әфганчылар көне уңаеннан зур чара оештырылды. Мәктәбебез укучылары да бу чарада катнашты.
-
"Йолдызлык-2023" бәйгесенең сайлап алу турында 14.02.2023

13-14 февраль көннәрендә район мәдәният йортында укучыларның "Йолдызлык-2023"бәйгесенең сайлап алу туры узды. Мәктәптән барысы 63 укучы катнашты.
-
Парламент сәгате 07.02.2023

7 февраль көнне классларда Парламент сәгате утте. Җәмгыять белеме укытучысы Галиева Рәмилә Әмир кызы "Без - Рәсәй гражданнары" темасына дәрес үткәрде. Бу парламент дәресе милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.
-
"Блокада карлыгачы" 27.01.2023

27 январь - Ленинград блокадасын тулысынча туктату көне. Шул уңайдан авыл мәдәният йортында укучылар катнашында "Блокада карлыгачы" исемле чара узды. Китапханә мөдире Энҗе Фасил кызы укучыларга Ленинград блокадасы хакында тагын бер кат искә төшерде. Бу чара укучыларга олы тәрбия чарасы булды.
-
Әхлак дәресе дәвам итә 18.01.2023

17 январь көнне башлангыч классларның Әхлак дәресе узды. Клышбаева Фикуса Рафаэль кызы бүгенге дәресен- Ак көнләшү, Кара көнләшү - аның тормыштагы урыны турында тәфсилләп сөйләде.










