Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Тәрбияченең ижади эше 11.12.2017

1 категориягә аттестация үтүче Ибрагимова А.Р. ижпди эш лабораториясе күргәзмәсенә коллектив карау оештырылды. Күргәзмә ФГОС ның 5 юнәлеше буенча балаларның белем һәм тәрбия бирү өчен кирәкле күрсәтү Һәм тарату материаллары урнаштырылды.
-
"Кто живет в розетке?" 07.12.2017

Закиржанова Л.Р.Б
Бакчабызда "Кто живет в розетке?" исемле курчак театры булып узды. Театр пожар куркынычсызлыгына багышланган иде. Балаларга электр приборлары белэн сак кулланырга өйрәтеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат ныгыттык.
-
Агач, ботаклар ясарга өйрәндек 05.12.2017
Лотфуллина Л.ГЭшчәнлекнең максаты: Көрән төс белән таныштыру. Сүзен актив сүзлеккә кертү, куллану. Пумаланы дөрес итеп тотарга өйрәтү. Вертикаль юнәлештә туры сызыклар сызарга өйрәнү. Рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру. -
Туган ягыбызга кыш килде. 04.12.2017

Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.
-
Әниләр белән бергәләп!! 30.11.2017

Лотфуллина Л.Г
"Лего һәм мин " проекты кысаларында бүген без Азалияның әнисен Гаянова Илзираны чеби төзергә өйрәнергә кунакка чакырдык. : Балаларны аңга кабул итеп, игътибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне, әйләнә-тирә предметларының һәм күренешләренең үзенчәлекле, мөһим билгеләрен анализлап, чагыштырып, аерып күрсәтеп, предметлар һәм күренешләр арасындагы иң гади бәйләнешләрне ачыкларга, иң гади гомумиләштерүләр ясый белү сәләтен үстердек
-
“Каз өмәсе – авыл бизәге” 29.11.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме ата- аналарга "Каз өмәсе" бәйрәме күрсәтте. Безнен максатыбыз, балаларны татар халкының милли бәйрәме “Каз өмәсе” йоласы белән таныштыру, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр һәм биюләрен өйрәнү һәм башкару. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның күңелләрен күтәрү.Мингазова Гөләндәм, Ибрагимова Альбина, Гайнуллина Гөлназ үз рольләрен бик күнелле итеп башкардылар.
-
Полиция хезмәткәре һәм табиб һәнәр ияләре белән таныштык!! 28.11.2017

Лотфуллина Л.Г
1) балаларга табиб, полиция хезмәткәре һөнәрләре турында мәгълүмат бирү; грамматик яктан җөмләләрне аңларга һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;
2) игътибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне, кабул итү сәләтен үстерү;
3) һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү.
-
Бүлмәбезнең бизәкләре. 27.11.2017

Бик борынгы заманнардан бирле хәзерге вакытларга кадәр бүлмә гөлләре безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Алар безне шатландыралар, үз-үзебезгә ышанычны арттыралар, ямьле язны, җылы, күңелле җәйне, алтын көзне хәтерләтеп үзләренең искиткеч төсләре белән иркәлиләр. Матур гөлләр белән бизәлгән бүлмәдән дә ямьлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Тышта зәмһәрир суык, буран, тәрәзәләр төрле кар бизәкләре белән бизәлгәндә бүлмә гөлләре бигрәк тә матур була.Аларның матурлыгы безнең күңелебезгә матур музыка булып ята, яшәргә көч бирә дип ышанып әйтә алабыз.
-
“Әнием-син якты кояшым” 23.11.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләр Гөләндәм Әхмәтсафа кызы, Альбина Рәшит кызы әниләргә "Әнием- син якты кояшым" дигән исем астында бәйрәм үткәрделәр.
Максат:Балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
"Әнием-күз нурым!" 22.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
"Әниләр көне" якынлашу уңаеннан уртанчылар төркеме балалары әниләргә бәйрәм иртәсе тәкъдим итте. Рәхәтләнеп күңел ачып, әниләре белән бергә уйнап, ярышлар оештырып, җырлар тырлап, шигырьләр сөйләп, биеп уздырдык әлеге бәйрәмне. Әниләр балаларының уңышларына сөенеп, зур рәхмәт белдереп кичәне йомгакладылар.









