Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Директор яны киңәшмәсе 07.04.2015

Кәгазь заманалар үтте, электрон заманалар җитте... Кичә Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик кадрларның аттестация узулары турында директор яны киңәшмәсе узды. Аттестация узучы педагогларны аттестация үтү тәртибе белән директор урынбасары Варина Гөлназ Сагировна таныштырды, һәр педагог үзенең шәхси кабинетыннан кереп, аттестация өчен кирәкле кәгазьләрне электрон рәвештә генә кураторга җибәрүен искәртте
-
Биология атналыгы 04.04.2015

1 апрельдән 4 апрельгә кадәр Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология атналыгы уздырылды. “Сыерчыкка – бүләккә” акциясендә 5 класс укучылары актив катнаштылар. Атналык кысаларында дару үләннәрең кайбер төрләрен җыю да бар иде. Каен һәм нарат бөресе җыюда 5, 6 класс укучыларына тиңнәр табылмады.
-
“Кошлар көне” 03.04.2015

Бүген Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар көне” уздырылды. “Кошлар көне”нә багышлап ясалган рәсемнәргә нәтиҗә чыгарылды. 5 нче класс укучылары рәсем конкурсында бик актив катнаштылар, аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. “Кошлар – безнең дусларыбыз" дигән интеллектуаль уенда 4 команда катнашты.
-
Мостафин Рим Гаянович истәлегенә багышланган кинофестиваль 02.04.2015

2 апрельдән Яшьлек мәдәни үзәгендә Мостафин Рим Гаянович истәлегенә багышланган кинофестиваль башланып китте. Чалманарат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сарварова Лилиянең “Авылым кешеләре” дигән җырына төшерелгән клибын да тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр.
-
"Страна талантов" 24.03.2015

5 һәм 6 класс укучылары "Страна талантов" дип исемләнгән Бөтенроссия олимпиадасының 1 турында катнашып, бүләкләр алдылар һәм алар аңа бик сөенделәр: кемгә диплом, кемгә ручка, кемгә блокнот! Олипиаданың 2 турында да катнаштылар. Хәзер нәтиҗәсен көтәләр.
-- -
"Көнгерә" уены 24.03.2015

5 класс укучылары дүртесе дә, 6 класстан 2 укучы, 8 класстан 2 укучы, 3 класстан 1 укучы, барлыгы 9 укучы халыкара "Көнгерә" уенында катнашты.
-
"Сыерчык оясы" акциясе 20.03.2015

Мәктәптә "Сыерчык оясы" акциясе уздырылды. Оялар бик матур итеп, зур тырышлык куеп эшләнгән. Бигрәк тә Имамов Сирин, Фархетдинова Ләйләнең сыерчык оялары иң яхшы дип табылды. Сыерчык ояларын укучылар технология укытучысы Марданов Әфка Муллаянович белән мәктәп бакчасына элеп тә куйдылар
-
Габулла Тукай иҗатына багышланган район шигырь бәйгесе 20.03.2015

19 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында Габулла Тукай иҗатына багышланган район шигырь бәйгесе үткәрелде. Жюри бөек шагыйребез шигырьләрен иң сәнгатьле сөйләүчеләрне сайлап алды. Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбеннән зона буенча 1 урынны алган 3 нче класс укучысы Манихова Адилә, 4нче класс укучысы Яхин Имилләр районда да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы”. 19.03.2015

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы”. Актаныш районында мәрхәмәтлелек атнасы.Район мәктәпләрендә төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе бүген Актаныш районының Балалар иҗат үзәгендә уздырылды. Район мәктәпләре укучылары куллары белән эшләнгән эшләр җыелды. Аларны сатудан алынган керем иганәчелеккә китәчәк . Чалманарат укучылары да бу чарада бик теләп катнаштылар.
-
"Йолдызлык - 2015" конкурсының икенче туры 17.03.2015

Актаныш мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2015" конкурсының икенче туры узды. Безнең мәктәп укучылары анда уңышлы чыгыш ясап кайттылар.




