Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
«Сабыйларның канатланыр вакъты мәктәпләрдә укыр чак булыр» 27.04.2015

Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбендә уздырылган Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Республикакүләм IV Габдулла Тукай укуларының «Сабыйларның канатланыр вакъты мәктәпләрдә укыр чак булыр» (Г.Тукай). Укучыларның мәктәп темасына үзләре иҗат иткән кыска хикәяләре» юнәлешендә катнашып, IX сыйныф укучысы Сарварова Лилия Инсан кызы, уңышлы чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнде. Җитәкче укытучысы: Әлфия Рафаел кызы Исрафилова.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек" атнасында "Җир кадере" 23.04.2015

Мәктәбебездә "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасының бүгенге көне - "Җир кадере" дип игълан ителгән иде. 5 класс укучылары һәм аларның ата-аналарына Җир көненә карата ачык чара күрсәтелде. Җир проблемасы безнең авылда да бик мәһим мәсьәлә булып кала. Проблемалар белән көрәшү юллары ачыкланды, җирне пычранудан сакларга кирәклеге турында аңлатылды.
-
Ата-аналар җыелышы
21.04.2015
21 апрель көнне мәктәптә ОРКСЭ курсын сайлау буенча 3,1 класс укучысыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Варина Г.С., класс җитәкчесе һәм ОРКСЭ фәнен укытучы Гаязова Д.Т., ата-аналар комитеты җитәкчесе Гараев Д.Г, 3 нче класста укучы бердәнбер баланың ата-анасы Манихова А. катнашты.
-
Матемтика һәм физика атналыгы 14.04.2015

6 апрельдән 13 апрельгә кадәр математика һәм физика атналыгы булды. Атналыкта «Физика вокруг нас», «Физический огонек», «Тамчы шоу» дигән интеллектуаль уеннар, «Юный программист» конкурслары планлаштырылган иде. Атналыкны Садыйкова Э.Х. һәм Варина Г.С. үткәрделәр. Аларга зур итеп рәхмәтебезне җиткерәбез. Афәрин!
-
КВН уены 13.04.2015

Математика атналыгында КВН уены булды. Уенда иң күп очко җыеп, Исаева Эльза 1 урынга , Хөсниярова Зөлфия һәм Гараев Фирзәр 2 нче урынга, Имамов Сирин һәм Шәрипҗанова Язилә 3 нче урынга чыктылар. Аларны котлыйбыз.
-
НТТ конкурсы 11.04.2015

Кичә “Балалар иҗат үзәгендә” НТТ конкурсы үткәрелде. Актаныш районының мәктәпләре үз хезмәтләрен конкурска алып төште.Һәр мәктәп 20 артык хезмәт әзерләгән. Чалманарат мәктәбе укучылары 24 экспонат алып төште. Экспонатлар төрле ысул һәм материалдан эшләнгән.
-
Фестиваль 10.04.2015

Бүген,10 апрель көнне, ”Балалар иҗат үзәге” ндә судо -.авио -,автомоделизм фестивале оештырылды. Фестивальдә бик күп экспонатлар катнашты.Чалманарат мәктәбе барлык номинацияләрдә катнашты. Имамов Сирин көймә һәм самолёт модельләрен эшләп фестивальдә катнашты. Ул фестивальдән бик күп рүхи азык алып кайтачак.
-
Кыска метражлы фильмнар конкурсы 09.04.2015

9 нчы класс укучысы Сарварова Лилия Рим Мостафин истәлегенә багышлап үткәрелгән “Актаныш – туган ягым” дип исемләнгән район кыска метражлы фильмнар конкурсында җиңү яулады. Ул “Без авыл кешеләре ” җырына клип төшергән иде.
-
Математик КВН 09.04.2015

8 нче апрельдә безнең мәктәптә физика һәм математика атналыгы кысаларында 5-9 нчы класс укучылары арасында математикадан КВН үткәрелде. ”Квадрат” һәм “Өчпочмак ” командалары жюрига үзләренең визиткаларын тәкъдим иттеләр, “Разминка”, “Рәссамнәр”, “Математик калейдоскоп”, “Өй эше” кебек биремнәрне үтәүдә ярыштылар.
-
Математика, физика, информатика атналыгы 07.04.2015

6 апрельдән 11 апрельгә кадәр Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика, физика, информатика атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында математик КВН, “Физический огонек”, “Физика вокруг нас” интеллектуаль уеннары үткәреләчәк.




