Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме! 01.09.2019

Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,
Яңа уку елы!
2019-2020 уку елында 1 сыйныфка 4 бала мәктәп бусагасын атлап керде. Аларга беренче укытучылары Мирзаянова Рәмилә Мөхәмәтнур кызы белем һәм тәрбия бирәчәк.
-
Тынычлык дәресе 01.09.2019

1 сентябрь көнне һәр класста "Без тынычлык яклы" исеме астында тәрбия сәгатьләре узды.
-
Педагогик киңәшмә
29.08.2019
Педагогик киңәшмәдә август киңәшмәсендә әйтелгәннәрдән чыгып, яңа уку елына бурычлар билгеләнде. Яна уку елына уку-укыту, тәрбия планы кабул ителде. Узган уку елындагы яхшы рейтинг нәтиҗәләрен сакларга һәм тагын да ныграк эшләргә кирәклеге искәртелде.
-
“Өстенлекле милли проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар” 17.08.2019

“Өстенлекле милли проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар” исеме астында Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Әлеге чарада яңа уку елына максат-бурычлар билгеләнде. Киңәшмә кысаларында укытучыларның, тәрбиячеләрнең иң-иңнәренә төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Яңа уку елына әзерлек 13.08.2019

13 нче август көнне, район Башлыгы Энгель Нәвап улы Фаттахов һәм мәктәп директорлары катнашында район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген карап чыктылар. Әлеге чара барышында мәзктәпләрнең төзеклегенә, башкарылган төзелеш эшләренә, санитар таләпләрнең үтәлешенә, туклану режимына, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышына бәя бирелде. Безнең мәктәп базасында килгән кунакларга төшке аш әзерләнде.
-
Җәйге ял лагеры 18.06.2019

1-21 июнь көннәрендә мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшләде. Анда 15 бала ял итте. Лагерь көннәре балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
Соңгы кыңгырау-2019 25.05.2019

Мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме уздырылды. 9 нчы класс укучылары әлеге чарага ныклап әзерләнгәннәр иде. Бәйрәм башлангыч класс укучыларының чыгышлары белән аралашып барды. Төрле җырлар һәм теләкләр тантананы тулыландырды. Бәйрәм белән котларга районнан Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы Хаев А.Р., Әтәс авыл җирлеге башлыгы, "Әнәк" агрофирмасыннан, "Чәчер" хуҗалыгыннан, җиткәчеләр катнашты. Алар бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Мәктәп командасының призлы урын алуында үз өлешләрен керткән һәм шәхси беренчелеккә ирешкән укучыларга грамоталар тапшырылды. Бәйрәмгә үзенчәлекле төс кертүләре өчен, 9 нчы класс җитәкчесе - Галиева Л.И.га һәм чыгарылыш класс укучыларына рәхмәт белдерәбез.
-
Г.Афзал исемендәге иҗат фестивале
23.05.2019
23 нче май көнне Такталачык авыл ы мәдәният йортында иҗат фестиваленә йомгак ясалды. Мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Хәбибуллина Адилә --1 урын, 9 класс укучысы Сарварова Рәмилә - 3 урынга лаек булдылар. Аларга грамота һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Котлыйбыз!
-
"Безопасное колесо-2019" 22.05.2019

22 мая 4 учащихся: Муллаянова Т., Хуснетдинова Н., Газиев Р., Фазлыев А. под руководством учителя Хабибуллина А.Д, участвовали в конкурсе юных инспекторов движения "Безопасное колесо - 2019" .
-
О проведении социально- психологического тестирования
17.05.2019
Сегодня учащиеся 6,7,8,9 классов прошли социально - психологического тестирования и мониторинга психологической безопасности образовательной среды среди обучающихся.










