Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Ел укытучысы" 17.12.2019

"Ел укытучысы" һөнәри конкурсында Пучы урта мәктәбе базасында безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Мирзаянова Р.М. катнаша. Аңа уңышлар телибез.
-
Татар теле олимпиадасы нәтиҗәләре 16.12.2019

Татар теле олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче призерларны котлыйбыз: Галиева Л.И. (4 класс)-укытучы Гарданова З.М. Муллаянова Т. (5 класс), Хөснетдинова Н.(6 класс)- укытучылары Галиева Ландыш Илгиз кызы. Афәрин, киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын.
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу
13.12.2019
Актаныш технология техникумыннан профориентация буенча сөйләшергә вәкилләр килде. Алар уку бүлекләре,. профессия төрләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Укучыларга техникумның тарихы, укытучылары , спорт командалары һәм башка мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызык-сындырган сораулар бирделәр. Җаваплардан алар бик канәгать калдылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Волонтерлар отряды эшчәнлеге
10.12.2019
Мәктәпнең "Игелекле йөрәкләр" волонтер отряды Солтанов Шәмсегали абыйның хәлен белеп, хуҗалыкта көчләреннән килгәнчә ярдәм итеп кайттылар.
-
Коррупциягә каршы көрәш буенча конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы / Награждение победителей и призеров конкурса антинаркотической направленности 09.12.2019

9 декабрь көнне коррупциягә каршы көрәш уңаеннан оештырылган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Әлеге чарага безнең мәктәптән Газиева А.(3класс), Хабибуллина А.(8 класс), Галиева А.(9 класс) һәм аларның җитәкчеләре Мирзаянова Р. М., Галиева Л.И., Хабибуллина С.Г. чакырылды.
9 декабря состоялось награждение победителей и призеров конкурса антинаркотической направленности "Надо жить честно!".
-
Кулланылган батарейкалар җыю акциясенең район этабы/Итоги акции по сбору отработанных батареек 06.12.2019

Кулланылган батарейкалар җыю акциясенең район этабында мәктәбебез актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде. Акциянең икенче этабы март аенда йомгаклана.
Наша школа награждена за активное участие грамотой на муниципальном этапе акции по сбору отработанных батареек. Второй этап акции запланирован на март-месяц.
-
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне 04.12.2019

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу уңайдан мәктәптә "Шәфкатьлелек бизи кешене" исеме астында тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2019

Билгесез солдат көне – 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.Мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре узды.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы каршы көрәш көне 02.12.2019

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Югары сыйныфларда "СПИД-гасыр бәласе" дигән темага бердәм дәрес үткәрелде.
-
Инвалидлар ункөнлеге 02.12.2019

1-10 декабрь көннәрендә “Инвалидлар ункөнлеге” уздырыла. Укучыларга атналык линейкада бу чараның әһәмияте аңлатылды һәм ярдәм итү кирәклеге искәртелде, эш планы белән таныштырылды.










