Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2019

5 октябрь мәктәбебездә Укытучылар көне билгеләп үтелде.5-6 нчы сыйныф укучылары әзерләгән "Җырым булсын бүләгем" бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.
-
Юбилей! 05.10.2019

Хөрмәтле Илдар Сәетҗан улы, Сезне күркәм юбилеегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Күп еллар балаларга аң-белем биреп кенә калмыйча, дистәләгән еллар җитәкчелек дилбегәсен кыю тотучы, үз һөнәрен чын күңелдән яраткан Илдар абыйның тирән белемле булуы, бай тәҗрибәсе сокланырлык, үрнәк алырлык. Сезгә озак елларга җитәрлек сәламәтлек, бетмәс энергия телибез. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Якыннарыгыз сезне сөендереп яшәсеннәр. Уңышлар, куанычлы көннәр, бәхетле мизгелләр насыйп булсын Сезгә!
Иң изге теләкләр белән Әтәс мәктәбе коллективы, профсоюз комитеты.
-
Районда мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде 04.10.2019

4 нче октябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда "Укытучылар бәйрәме" билгеләп үтелде. Мәктәбебезнең физика, информатика укытучысы Фатыйхова Д.Ә., физик тәрбия укытучысы Хабибуллин А.Д.әлеге чара барышында бүләкләнеп сәхнәгә күтәрелделәр.
-
Хөрмәтебез Сезгә, өлкәннәр! 01.10.2019

Бүген укучылар һәм укытучылар коллективы авылыбыз мәктәбе һәм балалар бакчасында фидакарь хезмәтләрен куйган өлкәннәребезне хөрмәтләделәр.
Балалар катнашында бәйрәм иртәсе , музыкаль котлаулар оештырылды, бәйрәм чарасы чәй табыны янында дәвам итте. -
Республикакүләм интернет-олимпиада 01.10.2019
5 нче октябрь көнне Sakla сайтында 5-6 класс укучылары өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча интернет-олимпиада уза. Шул уңайдан укучыларны регистрация үткәрү процессы бара.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 30.09.2019

"Алтын көз" кроссында катнашып, зур җиңүләр яулаган укучыларга Фирдәвис Шәемов фотосы төшерелгән бик үзенчәлекле дипломнарны, медальләр белән бергә, ияләренә Ф.Шәемов үзе тапшырды.
-
"Алтын көз" кроссы 29.09.2019

Фирдәвис Шәемов призына 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кросс быел да йөгерешчеләрне район үзәгенә җыйды. Җиңүче командага тапшырылып килүче күчмә кубокны, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында, янәдән безнең Әтәс мәктәбе командасы яулады. Шул рәвешле безнең уучылар 2нчеел рәттән җиңел атлетика буенча үзәренең иң көчле команда икәнен исбат итүгә иреште. Остазлары Айдар Дамир улын һәм команданы зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Чаллы шәһәрендә төбәкара семинар 26.09.2019

26 сентябрь көнне районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Яр Чаллы шәһәренең 35 мәктәп базасында семинарда катнаштылар. Семинар темасы: "Единая методика социально-психологического тестирования (ЕМ СПТ) : особенности методики и возможности ее использования". Безнең мәктәптән әлеге семинарда Галиева Л.И катнашты.
-
Фән олимпиадалары 25.09.2019

Фән буенча үткәрелә торган олимпиадалар – укучыларның белемен тикшерүнең бер төре. 23нче сентябрь көнне Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Иң беренче булып график нигезендә информатикадан үтте бу бәйге. Әлеге бәйгедә укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
“Игътибар-балалар!» операциясе 24.09.2019

Сентябрь аенда республикада һәм район эчендә ГИБДД катнашында “Игътибар-балалар!» операциясе бара. Балалар һәм яшүсмерләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итү, алар арасында аңлату эшләре алып бару өчен, 24 нче сентябрь көнне, 1-4 класс укучылары белән “ Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Зимфира, Рәмилә апалары балаларга юл да сак булу, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү турында аңлатты. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәр уен-ярышта тикшерелде.










