Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Яңа еллар котлы булсын! 29.12.2015

Яңа ел белән барчагызны да!!! Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын. Сезгә бәхет, тугры дуслар, кызыклы идеяләр һәм яңа елда теләкләрегез чынга ашсын!
-
Беренче яртыеллыкны йомгаклау 26.12.2015

Икенче чирек йомгакланды.Укучыларга билгеләр аңлатылды, класс җитәкчеләре кышкы каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж алдылар. Укучылар кышкы каникулга озатылды. Укучыларга күңелле яллар телибез!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2015

Бүген 1-9 класс укучылары өчен " Хуш киләсең, Яңа ел" дип аталган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм тамашасы бик матур узды.
-
"Тормыш аллеясы" проекты 23.12.2015

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Тормыш аллеясы" проектында катнашып, безнең мәктәп укучылары кедр һәм имән агачы орлыклары утырттылар.
-
"Гаилә белеме" буенча курс 21.12.2015

Казан шәҺәрендә үткәрелгән бер атналык "Гаилә белеме" курсларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Л.И. укып кайтты.
-
Кышкы спорт сезонын ачу 21.12.2015

19 декабрь көнне "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы спорт сезонын ачу буенча чаңгы ярышы үткәрелде. Бу чарада безнең мәктәп укучылары командасы катнашып, 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Алинә-призёр! 19.12.2015

8 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Алинә татар әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында призёр булды. Тагын бер җиңү алып килү белән котлыйбыз!(Укытучысы: Галиева Л.И.)
-
Контроль эшләр 17.12.2015

Мәктәптә барлык фәннәр буенча да Мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән беренче яртыеллык өчен язма эшләр башланды.
-
Яңа елга әзерлек 16.12.2015

Мәктәптә Яңа елга әзерлек бара.Укучылар, укытучылар белән берлектә, кар сыннары, чыршы уенчыклары ясыйлар.
-
Олы тормышка тәүге адым 14.12.2015

11 декабрь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә паспорт тапшыру тантанасы булды. Безнең мәктәптән Гыйлметдинов Айзат, Камалетдинов Айназга паспорт тапшырылды.










