Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Тарих һәм җәмгыять укытучыларының семинары 20.02.2016
19 февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 6 класста тарихтан ачык дәрес (И.Ф.Газетдинов) һәм М.Җәлилнең туган көненә багышланган эчтәлекле әдәби-музыкаль чара күрсәтелде. Соңыннан мәгълүмати-методик үзәк планы нигезендә сөйләшү булды. Семинарда безнең мәктәпнең тарих, җәмгыять укытучысы Хәбибуллина С.Г. катнашты.
-
Әлифба бәйрәме 19.02.2016

19 нчы февраль көнне мәктәптә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның ата-аналары чакырылган иде. Укучылар үзләренең белемнәрен, җыр - биюгә сәләтләрен күрсәттеләр. Класс җитәкчесе Мирзаянова Р.М., ата-аналар беренче класс укучыларын бәйрәм белән котладылар. Һәр укучыга "Беренче билге" бәйрәме дипломы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Биатлон 19.02.2016

Февраль ае һәр елны хәрби-патриотик айлык дип үткәрелә. Бәйрәмнәре, ярышлары белән сыный бу ай егетләрне. Шундый бәйгеләрнең чираттагысы - биатлон - бүген Актанышта үтте. Башта мәктәп күләмендә үткәрелгән бу ярышта үзләрен иң төз атучы, шул ук вакытта иң җитез чаңгычылар итеп Фатыйхов Илфар һәм Нуртдинов Нияз күрсәтте. Бүген дә алар һич тә сынатмадылар: район күләмендә 1 урынга ия булдылар!
-
Районный конкурс буктрейлеров "Расскажу о книге" 18.02.2016

Библиотекарь нашей школы Шириева М.Р. стала победителем в номинации "Популяризация творчества М.Джалиля" районного конкурса буктрейлеров "Расскажу о книге". Поздравляем ее и желаем успехов!
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016

15 февраль- патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел була. Шул уңайдан, мәктәптә "Муса Җәлил- герой шагыйрь" исеме астында чара уздырылды.
-
ГТО нормативлары 13.02.2016

Барлык укучылар да кышкы төр буенча ГТО нормативлары тапшыра. Класслар арасында иң алдынгылар билгеләнә.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе-2016" 11.02.2016

"Ел сыйныф җитәкчесе-2016" конкурсының муниципаль этабында безнең мәктәптән башлангыч класслар укытучысы Мирзаянова Рәмилә Мөхәмәтнур кызы катнаша.Аңа иҗади уңышлар телибез!
-
Йолдызлык-2016
10.02.2016
10 нчы февраль көнне "Йолдызлык - 2016" бәйгесенең сайлап алу туры Пучы авыл мәдәният йортында узды. Анда безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Ату ярышы 10.02.2016

Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәптә ату ярышы оештырылды.
-
Әхмәдишин Ф.З. кубогына чаңгы эстафетасы 06.02.2016

6 февраль көнне безнең мәктәп командасы Актанышның "Бүләк" чаңгы трассысында спорт мастеры Ф.З.Әхмәдишин кубогына чаңгы эстафетасында катнаштылар. Укучылар Хабибуллина Алинә, Гиздатуллина Луиза, Фатыйхов Илфар, Нуретдинов Нияз укытучылары Хабибуллин Айдар Дамир улы җитәкчелегендә 1 урынны яулады һәм кубокка ия булдылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Спортта һәм укуда уңышлар телибез.










