Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Лагерьда Сабантуй 20.06.2018

Лагерьда гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте.Укучылар төрледән-төрле уеннарда актив катнаштылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
12 июнь 12.06.2018

Бәйрәм белән!!!
-
Исәнме, лагерь! 01.06.2018

1 июнь - балаларны яклау көне һәм мәктәбебездә "Ялкын" ял һәм сәламәтләндерү лагере узенең ишекләрен ачты. Бүген 15 укучы мәктәп яны лагеренда ял итә. Әйдәман апалары белән отрядларга бүленделәр. Ашханәдә пешекче апалары тәмледән-тәмле ризыклар әзерлиләр.Укучыларга күңелле яллар телибез.
-
Сабантуй-2018 31.05.2018

Мәктәптә гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте.Укучылар төрле уеннарда катнашып, бүләкләр алдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2018

24 май көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.Бәйрәм белән котларга район мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту методик эшчәнлек буенча урынбасары Имамова Роза Әсгать кызы килде.Ул үзенең изге теләкләрен чыгарылыш класс укучыларына җиткерде.Мәктәп директоры бәйрәм белән котлады, алдынгы укучыларга, укытучыларга диплом, истәлек бүләкләре тапшырды.Ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйттеләр, укучыларга ак юл теләделәр.Бәйрәм кичәсе ветеран укытучылар белән чәй табыны артында дәвам итте.
-
Бәйге нәтиҗәләре 25.05.2018

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, башлангыч класс укучылары арасында“Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Бәйгедә 1 класс укучысы Шәйдуллин Рәсимҗан ( укытучыcы: Э.Ф.Гарипова), 2 класс укучысы Әхмәтов Данис, 4 класс укучысы Ихсанова Айгөл катнаштылар.Ихсанова Айгөл 1 урынга лаек булды. Җитәкчесе: А.Ф.Хисамова.
-
Журналист, танылган язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу 23.05.2018

23 нче май көнне Аккүз мәдәният йортында журналист, танылган язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үтте.Язучы Саба районы Эзмә авылында дөньяга килгән.Гөлсинә Наил кызы үзенең иҗаты, әсәрләре турында сөйләде.Очрашу бик кызыклы үтте.
-
Россиякүләм "Китапнамә"ләр бәйгесе нәтиҗәләре 21.05.2018

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы белән үткәрелгән II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле...
Агымдагы елны бәйгегә 5 юнәлеш буенча 77 эш кабул ителде. Иң күп китапнамәләр гуманитар фәннәр юнәлешендә кабул ителде (39 эш). Республиканың төрле районнарыннан килгән эшләр белән беррәттән Пенза, Самара өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителде...
Гран-При:
Актаныш муниципаль районының «Аккүз төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы. “Күгәрчен оя корганда” китапнамәсе белән.
-
Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының еллык эшчәнлеге 19.05.2018

Кичә, 18 май көнне, Актаныш Балалар сәнгать мәктәбе укучылары бер еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, үз һөнәрләрен Актаныш тамашачысы һәм әти-әниләр хозурына тәкъдим итте. Безнең мәктәптән “Гармония” исемендәге инструменталь ансамбль чыгыш ясады.Укучыларның рәсемнәре тәкъдим ителде.
-
19 май- Пионер туган көн! 19.05.2018

Педагог-оештыручы Шәйдуллина Л.Н. укучылар белән пионер туган көн уңаеннан, музейда экскурсиядә булдылар.














