Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Мәрхәмәтлелек атналыгы 10.12.2018

Укучылар, өйдә белем алучы Гүзәлнең өендә булып, хәлен белеп кайттылар.Кулдан эшләнгән бүләкләрен бирделәр.
-
"Урок цифры-2018" 06.12.2018

Бүген, ягъни 6 нчы декабрь көнне 5-9 класс укучылары катнашында "Урок цифры-2018" гомуми дәресе үткәрелде. 5-9 нчы класс укучылары "Цифры кода" акциясендә катнашып сертификатларга ия булдылар.
-
"Туган телем - әдипләр теле" VI республика фәнни-эзләнү конференциясе 06.12.2018

5 нче декабрь көнне “Туган телем - әдипләр теле” дип исемләнгән VI республика фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты тарафыннан үткәрелде. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучылары Камалов Булат һәм Исламова Зәлия, 8 нче сыйныф укучысы Госманова Гөлшат, 9 нчы сыйныф укучысы Галләмова Зәлия уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылары:Шакиров И.Ә., Шакирова А.И., Әхмәтова З.Н.
-
Ярминкә 04.12.2018

Мәктәптә инвалидлар ункөнлеге кысаларында ярминкә үтте.
-
Авиамодельләштерү бәйгесе 03.12.2018

2 декабрь көнне Актаныш районының Аккүз мәктәбендә авиамодельләштерү түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар командасы Зәй шәһәренең 4санлы мәктәбендә авиамодель спорты буенча оештырылган ярышларда катнашты.
F 1N һәм F 1N-150 класслы оча торган планерлар бәйгесендә үз модельләре белән чыгыш ясаган Әхмәтов Данис, Ихсанов Данил,Камалов Булатлардан торган Актаныш командасы 20 команда арасында көч сынашып, 10 урынга лаек булды. Остазлары - Җәмилов Ринат Флүн улы.
-
Класс сәгатьләре 03.12.2018

Мәктәптә "Мин тормышны яратам" исеме астында класс сәгатьләре үтте.
-
1 декабря-Всемирный день борьбы со СПИДом 01.12.2018

1 декабря-Всемирный день борьбы со СПИДом.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 28.11.2018

26.11.2018 көнне районда биология фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль туры үтте. Анда безнең мәктәптән VIII класс укучысы Гилванов Айдар, IX класс укучысы Галләмова Зәлия катнашты. Нәтиҗәдә VIII класс укучысы Гилванов Айдар призер булды. Укытучылары: Н.Х.Гилванова
-
Әниләр бәйрәме! 27.11.2018

Мәктәптә 27 нче ноябрь көнне "Илгә- матурлык, җиргә- батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" исеме астында бәйрәм кичәсе узды.Кичәдә кадерле әниләребез бик актив катнаштылар.Бүләксез берәү дә кайтып китмәде.Бәйрәмне оештырдылар:6-7 класс җитәкчесе А.И.Шакирова, 8 класс җитәкчесе Л.Н.Шәйдуллина.
-
Инглиз теле атналыгы 24.11.2018

19.11-24.11.2018 көннәрендә мәктәп күләмендә Инглиз теле атналыгы дип игълан ителде. Атналык барышында ачык дәрес, 8-9 нчы класс укучылары катнашында викторина үткәрелде. Һәр класс стенгазета чыгарды, маузыкаль тәнәфесләр оештырылды. Атналыкны инглиз теле укытучысы Н.Х.Гилванова үткәрде.














