Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бүген без Аксубай үзәгенә бардык. 14.06.2023

Мәктәп яны лагере балаларны һәр төрле үсешкә ирештерер өчен күп көч куя. Туган якка игътибар арттыру, кече Ватанның зур мөмкинлекләрен файдаланып калу өчен вакытларын кызганмый эшли тәрбиячеләр. Бүген без Аксубай үзәгенә бардык. Бассейнда коенып, яр буе матурлыкларын күреп кайттык.
-
Бүген Россия көне. 12.06.2023

Бүген Россия көне. Безнең дәүләтебез турында балалар белән сөйләшүләр алып барылды. Флешмоб биеп, рәсемнәр ясап Ватаныбыз бәйрәмен уздырдык.
-
Казан шәһәренә сәяхәткә 10.06.2023

Бүген, лагерьның 9нчы көнендә, балалар Казан шәһәренә сәяхәткә бардылар. Алар Кремль буйлап экскурсиядә, музейда булдылар. Балаларның иң көтеп алганы-цирк булды. Җәйге лагерь тагын бер матур хәтирәсе белән балалар күңелендә калачак.
-
"Әхлак кагыйдәләре"көне. 09.06.2023

Бүген бездә "Әхлак кагыйдәләре"көне. "Дуслык"та тәрбияләнүчеләр шул темага караган әңгәмәләр тыңлады. Рәсемнәр ясап, уеннар уйнадылар.
-
Рәсәй бүген бәйрәм итә 10.05.2023

Рәсәй бүген бәйрәм итә,
Карап булмый тыныч кына,
Чал ветеран ләгънәт укый!
«Тик булмасын сугыш кына!»
Бүген укучылар авылдашларыбызга бәйрәм концерты күрсәтте. -
"Үлемсез автополк" акциясе 10.05.2023

"Үлемсез автополк" акциясе
-
"Җиңү көненә" 08.05.2023

Бүген укучыларыбыз Иске Татар Адәм суы һәм Яңа Адәм суы авылларында "Җиңү көненә" багышланган бәйрәм концерты күрсәтеп кайттылар. Тамашачы һәр чыгышны кайнар алкышларга күмде. Ахырдан артистларларга рәхмәт сүзләре әйтелде.
-
"Җиңү тәрәзәләре" 05.05.2023

Мәктәбебез "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды. Укучылар үз сыйныф тәрәзәләрен мәңгелек ут, йолдызлар, георгий тасмалары, шарлар белән бизәделәр.
-
"Җиңү бакчасы 05.05.2023

"Җиңү бакчасы" акциясе бөтен Рәссия буенча киң колач алды. Мәктәбебез дә әлеге акциягә теләп кушылды. 11нче сыйныф укучылары алмагач үсентеләре утырттылар. Бу агачлар фронтта башын салган каhарманнарны безгә хәтерләтеп торсыннар.
-
Түбән Майна укучыларының чираттагы сәяхәте Мәскәү шәһәренә иде 29.04.2023

Түбән Майна укучыларының чираттагы сәяхәте Мәскәү шәһәренә иде. Гадәткә кергән "дөнъя күрүләр" безнең Казан шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан башланды.Ә Мәскәүгә иртән килеп җитеп, гид ярдәмендә шәһәрне күзәтеп чыктык. Барлык истәлекле урыннарны карап, укучыларыбызның күзаллавын арттырып , әллә никадәр мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә алуыбызга сөнеп кайттык.




