Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
01.12.2025

Пушкин картасы яңа банкка күчә!
-
Профориентация чарасы 29.11.2025

29 нчы ноябрьдә Зәй үзәк шифаханәсендә 8-11 нче сыйныф укучылары өчен профориентация чарасы узды. Анда медицина көллияте директорлары чыгыш ясады.
-
Туклану буенча ата-аналар контроле 28.11.2025

Бүген “Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә” туклану буенча ата-аналар контроле узды. 2 Б сыйныфының әти-әниләре ашханәдә балаларның туклануын оештыруны тикшерделәр. Ата-аналар аерым игътибарны санитария-гигиена таләпләрен үтәүгә, азык-төлекне саклау шартларына юнәлттеләр, ашханәдә туклануны оештыру сыйфатын тикшерделәр (төшке аш өстәлләре чиста, зарарсыз, бөҗәкләр табылмаган, азык кабул итү графигы бар, көндәлек меню чыгарылган, контроль ашамлык куелган). Менюда тыелган продуктлар юк. Әзерләүче ризыкларның барлык партияләреннән бракераж алына. Бракераж журналы бүгенге көнгә тулган. Әти-әниләр өстәлләр хәзерләүнең ничек барганын карадылар, кайнар ризыкларның тышкы күренешен бәяләделәр, иртәнге аш, лимонлы чәй, әзерләнгән, "аш тәмле, файдалы" дип билгеләп үттеләр. Шулай ук азык-төлек продукциясе калдыкларын да карап чыктылар. Тикшерү китабында әти-әниләр уңай бәяләмә яздылар.
-
«Россия мәктәпләрендә Кинодәресләр» проекты 27.11.2025

«Интелрост «Интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү үзәге» автоном оешмасы 2016 елдан «Россия мәктәпләрендә Кинодәресләр» Бөтенроссия мәдәни-гуманитар проектын тормышка ашыра, ул укучыларның иҗади дөньяга карашын формалаштыруга һәм җәмгыять файдасына социаль әһәмиятле эшчәнлеккә этәрүгә юнәлдерелгән.
Әлеге проект кысаларында, 4 нче сыйныф укучылары өчен "Не трус и не предатель" һәм "Трудный выбор" дип исемләнәгән кинофильмнар күрсәтелде. -
Балалар бакчасында «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышлау тантанасы 25.11.2025

25 ноябрь көнне "Кояшкай" балалар бакчасында күптән көтелгән вакыйга булды, балаларны «Беренчеләр хәрәкәте» нә багышлау тантанасы узды.
«Алдынгылар хәрәкәте»нең төп бурычы - балалар бакчасыннан алып уку йортына кадәр бала өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мөхите булдыру. «Алдынгылар хәрәкәте " Республикабызда, районда динамикалы үсеш алды, ул кыска гына вакыт эчендә күп кенә проектларны тормышка ашырып, безнең район балаларын берләштерде.
Гимназиябезнең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән күңелле уеннар оештырды. Шулай ук, балаларны "Беренчеләр хәрәкәте"нә багышлау тантанасы бик матур узды. Аларга значоклар һәм галстуклар бүләк ителде. -
«Туган ягым — Татарстан» КВИЗ 24.11.2025

С. Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсендә Белем һәм бердәмлек бәйрәме үтте. Катнашучылар ике командага бүленеп, үзләрен креатив рәвештә «Татарлар» һәм «Җиңүчеләр» дип атадылар. Интеллектуаль уен берничә этаптан торды. Беренче этапта «Татарлар» командасы җиңү яулады, икенче этапта исәп тигез булып чыкты. Соңгы өченче этапта җиңүне «Җиңүчеләр» яулады.
Ләкин бу уртак җиңү!
Уртак Җиңү һәркемнең күңелен салу нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Бу уенда җиңү барысына да эләкте. Һәм бу ике команданы да бик шәп берләштерде. -
Нюрнберг процессы башлану көне 22.11.2025

Татар гимназиясендә 10 нчы сыйныф укучылары өчен Нюрнберг процессы башлануга багышланган видеодәрес тәкьдим ителде. Дәресне караганнан соң укучылар фикер алыштылар.
80 ел элек, 1945 нче елның ноябрендә, кешелек тарихында иң мөһим суд процессларының берсе - Нюрнберг процессы башланды.
Бу суд гаделлекнең нацизмны җиңүнең тарихи мисалы булды.
Укучыларга тарихның бу битләрен белү һәм искә алу мөһим. -
Хуҗасы булмаган әйберләргә кагылма! 20.11.2025

20 нче ноябрь көнне башлангыч һәм урта звено укучылары өчен "Хуҗасы булмаган әйберләргә кагылма!" дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Аннары укучылар белән әлеге тема буенча әңгәмә үткәрелде.
-
«Россия мәктәпләрендә Кинодәресләр» проекты 20.11.2025

«Интелрост «Интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү үзәге» автоном оешмасы 2016 елдан «Россия мәктәпләрендә Кинодәресләр» Бөтенроссия мәдәни-гуманитар проектын тормышка ашыра, ул укучыларның иҗади дөньяга карашын формалаштыруга һәм җәмгыять файдасына социаль әһәмиятле эшчәнлеккә этәрүгә юнәлдерелгән.
Әлеге проект кысаларында, 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Если бы не я" дип исемләнәгән кинофильм күрсәтелде. -
Психология атналыгы 18.11.2025

2025 елның 17 ноябреннән 21 ноябренә кадәр Психология атналыгын үткәрү кысаларында "Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе" ндә 6-11 нче сыйныф укучылары арасында "2025 елда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында белем бирү мохитенең психологик куркынычсызлыгы мониторингы" тесты уза.











