Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Тукай укулары" XVI төбәкара фәнни - гамәли конференциясе 17.04.2026

17 нче апрель көнне 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбендә "Тукай укулары" XVI төбәкара фәнни - гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада 2 нче Б сыйныфы һәм 3 нче А сыйныф укучылары Фазлыев Илназ, Фазлыев Ранис "Фәнгә беренче адымнарым" секциясендә катнашып, призлы урынга лаек булдылар. Илназ" Зәй шәһәре һәйкәлләре һәм скульптуралары" темасы , ә Риназ "Су-Җирдәге иң зур байлыкларның берсе" дигән темага чыгыш ясады. Афәрин, котлыйбыз! Алга таба уңышлар телибез.
-
Бөтендөнья "Туган тел" форумы 17.04.2026

17 апрельдә "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья "Туган тел" форумының пленар утырышы булды. Бу чарада Зәй муниципаль районы делегациясе дә катнашты. Делегациядә Зәй муниципаль районы Мәгариф идәрәсе башлыгы Вәлиәхмәтова М.К., татар теле һәм әдәбияты укытучылары методисты Харисова Х.Ш., "Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе директоры Мөхәммәтханов М.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нәбиуллина З.Г., Әүхәдиева Д.М. һәм Талипова А.Г.булды.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.ЧарадаТатарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 800 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең муниципаль район бүлеге җитәкчеләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар теле белеме, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендәге галимнәр, дәреслек авторлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дин әһеләре катнашты.Пленар утырыш алдыннан Форум кунаклары күргәзмәләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыенда катнашучыларны сәламләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләде.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья “Туган тел” җыенында катнашучы укытучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. “Бүген туган телләрне укыту аеруча әһәмияткә ия. Милләтне саклауда сезнең өлешегез бәяләп бетергесез”, – диелгән иде әлеге хатта.
Пленар утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин, Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Р.Ф.Фәттахова, ТР һәм РФ төбәкләреннән алдынгы педагоглар чыгыш ясадылар. -
«Зарарсыз вейп булмый"! 16.04.2026

Бүген, 15 нче апрельдә 7 нче сыйныф укучылары өчен «Зарарсыз вейп булмый"! дигән сыйныф сәгате узды. Вейпинг астма, пневмония, йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге үсешен китереп чыгарырга мөмкин. Аэрозоль составындагы ароматизаторлар үпкәләрне күзәнәкләр дәрәҗәсендә зарарлый. Кайбер матдәләрнең даими йогынтысы тупланма эффектка ия булуы турында мәгълүматлар бирелде.
-
Бөтенроссия психология атналыгы 16.04.2026

Бөтенроссия психология атналыгы кысаларында 3б сыйныфы укучылары өчен "Тылсымлы хис-кичерешләр дөньясы"уен дәресе үткәрелде.Эмоцияләр-психологиянең кыска вакытлы, интенсив, психофизиологик процесслардан торган фундаменталь төшенчәсе. Алар ситуациягә, объектка яки ихтыяҗга субъектив бәя бирүне (шатлык, курку, ачу), тәннең реакцияләре (йөрәк тибеше), мимика һәм үз-үзеңне тотыш аша чагылып, кешегә җайлашырга һәм исән калырга ярдәм итәләр.
-
«СОЛДАТКА ХАТ» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕ 16.04.2026

«СОЛДАТКА ХАТ»БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕ
Җиңү көне алдыннан безнең мәктәптә укучылары «Солдатка хат»Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга хатлар яздылар һәм котлау открыткалары ясадылар. Үз хатларында балалар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезнең тыныч киләчәген тәэмин итүчеләргә рәхмәт һәм ярдәм сүзләре яздылар.Без сугышчылар өчен шатлык һәм илһам чыганагы булган туган почмаклардан килгән хатларның һәм ярдәм сүзләренең никадәр мөһим булуын беләбез. Балалардан килгән хәбәрләр солдатларга көч һәм ышаныч бирә, җиңүгә юлны кыскарта, шуңа күрә һәр бала акциядә катнашуга җаваплы һәм рухи яктан якын килде. -
"Яхшы бөкеләр" ("Добрые крышечки") - Россиянең экологик-хәйрия волонтерлык проекты 16.04.2026

"Яхшы бөкеләр" ("Добрые крышечки")--Россиянең экологик-хәйрия волонтерлык проекты, ул эчә торган продуктлардан (суны да кертеп) һәм "Иммунеле" дан винтлана торган пластик капкачлар җыюга юнәлдерелгән. Аның максаты-дөньяны чистарту һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итү.
-
Чернобыль атом электростанциясе (ЧАЭС) авариясенә 40 ел тула 15.04.2026

2026 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясе (ЧАЭС) авариясенә 40 ел тула — тарихта иң эре техноген һәлакәтләрнең берсе. Ул 1986 елның 26 апрелендә Мәскәү вакыты белән 01:23 сәгатьтә Украина ССР территориясендә урнашкан станциянең дүртенче энергоблогында Чернобыль шәһәреннән 18 км һәм Киевтан якынча 150 км ераклыкта булган.Әлеге фаҗигале дата уңаеннан гимназиябездә төрле чаралар уза.
-
Квест-уен «КОСМОСКА СӘЯХӘТ»! 15.04.2026

1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан очып китә һәм, дөньяда беренче булып, Җир тирәли космик очыш ясый. Гагаринның җир тирәли космик киңлектә очышы 108 минут дәвам итә, ул Саратов өлкәсенә төшә.
Бу бәйрәм уңаеннан гимназиядә 7 нче сыйныф укучылары өчен квест-уен оештырылды. -
II муниципаль интеллектуаль олимпиада 13.04.2026

13 апрель көнне Кече академия үткәргән II муниципаль интеллектуаль олимпиадада гимназия командасы 1 урын алды. Командада Ходжаев Реналь( 3б), Токранова Арина(3а), Абрамова Азалия(2а), Гатин Алмазлар 11 команда арасында иң көчлеләр булып танылдылар. Афәрин укучылар!
-
Космонавтика көне 13.04.2026

12 апрель – Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.
Бу көнне космоска кешенең беренче очуы.
Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын вәкилләренә ул - үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы .Әлеге истәлекле көн уңаеннан гимназиябездә төрле чаралар уза.











