Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 03.06.2025

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда икенче көн "Дуслык нурлары" темасы астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң, балалар белән су объектлары янында , җәмгыять урыннарында үз- үзеңне тоту һәм юлда йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Көн дәвамында балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, "Исәнме ,җәй!" темасына карата рәсемнәр ясадылар һәм балалар иҗат йортында чарада катнаштылар.
-
«Кояшкай» мәктәп яны лагере ачылды 02.06.2025

Бүген 2 нче июнь гимназиядә «Кояшкай» дип исемләнгән мәктәп яны лагере ачылды.
Бу көн лагерь сменасын ачуга багышланган тантаналы линейкада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимнын башкарудан башланды. Линейкада педагог - оештыручы лагерьның эш графигы белән таныштырды, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерде һәм яхшы яллар, күтәренке кәеф теләде.
Тантаналы линейкадан соң балалар иртәнге зарядка ясадылар, ә аннан соң күңелле һәм дусларча иртәнге аш ашадылар.
Төшке аштан соң лагерь ачу тантанасы узды.Чара балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Алар күңелле итеп бәйрәм иттеләр, иң мөһиме, яхшы кәеф алдылар! -
Гордимся нашими талантами! 02.06.2025

С 12 по 14 мая в оздоровительно-образовательном комплексе «Дуслык» прошёл заключительный этап республиканской олимпиады по русскому языку среди школьников с обучением на нерусском языке. Наши ученицы показали блестящие результаты, заняв призовые места: Азалия Сиразеева и Лейла Чупашова (11 класс), Полина Сафронова (7 класс). Этот успех — результат упорного труда, таланта и профессионализма их наставников: Ильиной Наталии Владимировны, Ахметвалеевой Риммы Миннегалиевны.
-
1 нче июнь-Халыкара баларны яклау көне! 01.06.2025

Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын.
-
Йомгаклау линейкасы 26.05.2025

Башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары өчен йомгаклау линейкасы!
Бүген, 26 май көнне татар гимназиясе укучылары өчен йомгаклау линейкасы узды.
Линейка флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды.
Гимназия директоры Мөхәмәтханов Марат Фәим улы уку елына йомгак ясады. Уку алдынгылары, олимпида, спортта җиңүче укучыларга дипломнар тапшырылды. Җәйге каникул алдыннан төрле инструктажлар исләренә төшерелде. -
"Солдатка хат" акциясе 26.05.2025

«Солдатка хат» акциясендә катнашкан укучыларыбыз Дятлов Е., Халимова Р., Маракин А. хатлары сугыш кырындагы райондаш егетләребез кулына барып җитә. Хәрби хезмәттә булган райондашыбыз бу укучыларга үзенең рәхмәтен һәм кечкенә генә бүләкләрен тапшырды.
-
Сау бул, башлангыч мәктәп! 26.05.2025

Бүген, 26 май көнне татар гимназиясендә тантаналы чара «Сау бул, башлангыч мәктәп!» бәйрәме узды.
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! -
ЭкоВесна - 2025! 25.05.2025

Семья из татарской гимназии — герои восьмой недели "Чистая вода" республиканского конкурса "ЭкоВесна - 2025"!
Ученик и его родители провели субботник на берегу водохранилища, собрав мусор, восстановив чистоту прибрежной зоны.
Их труд вдохновляет заботиться о водных объектах!
Спасибо за вклад в сохранение природы! -
24 май — Славян язмасы һәм мәдәнияте көне 24.05.2025

Славян язмасы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү турыдан-туры бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән бәйле. 24 май яңа стиль буенча Славян язуын булдыручыларны искә алу көне. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә славян халкы “кириллица”га нигезләнгән әлифбалы була, язарга өйрәнә, бу, үз чиратында, милли мәдәниятне үстерүгә зур этәргеч бирә.
Славян язмасы гасырлар дәвамында кешеләргә хакыйкать һәм игелек идеяләрен җиткерә, җәмгыятьтә гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга хезмәт итә. Православие христиан өйрәтмәләренә һәм аның югары әхлакый идеалларына нигезләнгән славян мәдәнияте, славян кавеменнән булган урыс, болгар, белорус, украин, серб һәм башка халыкларның рухи һәм әдәби-мәдәни мирасын үзенә сеңдереп, чын милли хәзинәгә әйләнде. -
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме! 24.05.2025

Бүген гимназиядә тантаналы чара "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының урыны түрдән булды.
Мәктәптә унберенче сыйныфны алты укучы, ә 9 нчы сыйныфны 33 укучы тәмамлый. Тантаналы кичәдә укучылар укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бер-бер артлы җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен Биккинина Әминә Мулланур кызы чыгарылыш укучыларына алда торган бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга, үзләре сайлаган югары уку йортларына керүләрен теләде. һәм укучылар өчен мәктәп һәрвакыт туган йорт булыр дип ышанабыз.











