Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне 03.12.2024

3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игьтибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә.
Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсәдә, сынмыйлар -сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр.
Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез. Без сезнең белән!#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16 #обществобезграницНД
-
"Экология - һәркем эше!" акциясе 02.12.2024

"Экология-һәркемнең эше!" дип исемләнгән Халыкара балалар һәм яшүсмерләр премиясе кысаларында гимназиядә экологик тәрбиягә юнәлтелгән чаралар узды. «Экологик калейдоскоп» викторинасы барышында укучылар экология өлкәсендәге белемнәрен кабатладылар һәм киңәйттеләр һәм бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук «Глобаль экологик проблемалар»темасына класс сәгатьләре узды. Безнең заманда экологик проблемалар глобаль һәм кешелек өчен әһәмиятлерәк була бара. Бүген кешелек дөньясы алдында табигатькә үз мөнәсәбәтен үзгәртү һәм яңа буынга тиешле тәрбия һәм белем бирүне тәэмин итү зарурлыгы мәсьәләсе тора.
#экологияделокажный#ecologyiseveryone
-
Россия Федерациясе гербы көне 30.11.2024

30 ноябрь көнне илебездә Россия Федерациясенең Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Россия гербы - геральдик кануннар нигезендә эшләнгән махсус эмблема, ул Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символы, Россиянең төп дәүләт символларының берсе, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны белән беррәттән. РФ гербы нигезендә-Россия империясенең тарихи гербы. Россия гербында сурәтләнгән символларның тарихы бик озын. Хәзерге Дәүләт символының рәсемен Питер рәссамы Евгений Ухналев ясаган. Ул традицион элементларны калдырды, ләкин яңа сурәт булдырды. Ахыргы вариантка төрле чор билгеләре кертелүе илнең күпьеллык тарихын ассызыклый. Дәүләт хакимиятен чагылдыруның бу төре катгый регламентлаштырылган һәм тиешле законнарда тасвирланган.
-
Ата-аналар контроле кысаларында гимназия ашханәсендә ата-аналар вәкилләре булды 29.11.2024

Ата-аналар контроле кысаларында гимназия ашханәсендә ата-аналар вәкилләре булды.
Ата-аналар контроленең максаты – гомуми белем бирү учреждениесендә туклануны оештыру сыйфаты, СанПиН үтәү, укучыларның ата-аналарына мәгълүмат бирү. Ата-аналар меню белән таныштылар, ризыкны авыз итеп карадылар һәм бәяләмә яздылар. Алар әзерләнгән ризыкның тәмле булуын, балалар рационы нормаларына туры килүен билгеләп үттеләр.
-
Татарстан Республикасы флагы көне 29.11.2024

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан гимназиянең китапханә мөдире Камалова Венера Гизаровна 9 нчы сыйныф укучылары өчен чара үткәрде.
-
Конкурс рисунков по ПДД 29.11.2024

29 ноября, в целях привлечения внимания детей к важности соблюдения правил дорожного движения и снижения уровня детского дорожно-транспортного травматизма, в гимназии прошёл конкурс рисунков по ПДД «Моя безопасная дорога» среди учащихся начальных классов. Все работы интересны по-своему, но объединены одним общим смыслом: «Чтобы дорога была безопасной, надо не только знать, но и соблюдать правила дорожного движения!». Ребята проявили большую творческую активность, они не только нарисовали интересные рисунки, но проверили свои «дорожные» знания, изобразили свой взгляд на безопасность дорожного движения.
-
Гимназистка багышлау 23.11.2024

Быел гимназиябез барлыгы 46 беренче сыйныф укучысын кабул итте. Һәр ел саен Гимназистка багышлау биредә зур чара итеп оештырыла.
Бүген, 22 нче ноябрьдә, балалар катнашында җырлы-биюле тамаша тәкъдим ителде, соңыннан һәр сабыйга гимназист дигән исем бирелде. Күңелле бәйрәмнән соң әти - әниләр балалар белән тәмләп чәй эчтеләр. -
18.11.2024

Бүген, 18 нче ноябрьдә , гимназиядә урта һәм өлкән звено укучылары өчен традицион линейка узды. Әлеге линейка дәүләт гимннарын башкарудан һәм флаглар чыгарудан башланды. Линейка тантаналы шартларда узды, чөнки безнең укучыларыбыз төрле юнәлештәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулады.
-
15 нче ноябрь - Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне. 15.11.2024

“Кояшкай” балалар бакчасы һәм гимназиянең яшь инспекторлары отряды юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән «Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз !» акциясендә катнашты.
-
Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу 15.11.2024

15 нче ноябрьдән башлап 21 ноябрьгә кадәр, юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне узды. Бу көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны һәм имгәнгәннәрне искә алалар. Гимназия укучылары сыйныф сәгатьләрендә юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлап үттеләр.











