Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423534, РТ, Заинский район, c. Чубуклы, ул. Молодежная, д. 229б |
| Телефон: | +7(855)-583-68-57 |
| E-Mail: | Scb.Zai@tatar.ru, chubuk3682@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чубуклинская ООШ" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Джамиля Фатиховна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 19 учеников и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Хезмәт төбе - хәзинә 08.06.2016

Бүген "Кояшкай" хезмәт һәм ял лагеренда балалар мәктәп территориясен җыештырдылар, бакчада чүп утадылар. Саф һавада төрле спорт уеннары уйнадылар. Көннең икенче яртысында волейбол ярышы үткәрелде. Балалар лагерь тормышыннан канәгать.
-
Кәгазьдән матурлык тудыру 07.06.2016

"Кояшкай" хезмәт һәм ял лагеренда эш гөрләп бара. Балалар бик теләп йөриләр. Бүген дә алар иртәнге якта тырышып эшләделәр. Эшләп арганнан соң саф һавада спорт уеннары үткәрелде, ә аннан соң кәгазь бөкләү юлы белән кояш ясадылар. Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык саналган. Үзеңне илһамландыручы кул эше белән шөгыльләнсәң, куллар күңелгә җылылык өстәп, рәхәтләнеп иҗат итә.
-
Бүген бездә зур бәйрәм 06.06.2016

Бүген бездә зур бәйрәм - лагерь ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә балалар үзләренең җырга, шигырьләрне сәнгатьле сөйләүгә, уенга осталыкларын күрсәттеләр.
-
Җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләре 03.06.2016

"Кояшкай" лагерена йөрүче балалар вожатый апалары үткәргән тәрбия сәгатендә җәй көне дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында кызыксынып тыңладылар. Бу дәрес балалар өчен файдалы булды. Куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә, аны һәрвакыт үтәргә кирәк.
-
Шахмат, шашка уены 02.06.2016

Лагерьда хезмәт белән ял аралаштырып алып барыла. Балалар мәктәп бакчасында эшләп кергәннән соң шахмат һәм шашка буенча үзләренең көчләрен сынаштылар. Уенга оста балалар тәҗрибәсе аз булганнарга шахмат һәм шашканың уен кагыйдәләрен, алымнарын өйрәттеләр.
-
Хезмәт һәм ял лагере... 01.06.2016

Бүген мәктәптә "Кояшкай" хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерьга 20 бала кабул ителде.
Лагерь ачылу 1 июнь - Балаларны яклау көне белән туры килде. Шул уңайдан балалар арасында "Балаларны яклау көне"нә багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. -
Чәршәмбе өмәсе 25.05.2016

Укытучы ир-атлар һәм өлкән сыйныф егетләре мәктәп территориясен чабып барсалар,кызлар, кечкенә малайлар тырма белән чабылган үләнне җыйдылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2016

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" 5 укучыбыз мәктәпне тәмамлый.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык,сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
-
" Основы избирательного права РФ". 18.05.2016

В школе прошел Единый классный час " Основы избирательного права РФ". Был приглашен депутат местного совета Гадершин Ильфат Нуриахметович
-
Олуг юбилей 13.05.2016

Озак еллар мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Ильясова Гайшә апага 90 яшь тулды!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмнәрнең матур хатирәсе
Күңелдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз бергә җыелып.










