Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423534, РТ, Заинский район, c. Чубуклы, ул. Молодежная, д. 229б |
| Телефон: | +7(855)-583-68-57 |
| E-Mail: | Scb.Zai@tatar.ru, chubuk3682@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чубуклинская ООШ" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Джамиля Фатиховна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 19 учеников и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Без сугыш теләмибез 22.06.2016

Лагерьның санаулы көннәре генә калып бара. Һәр көнебез режим буенча үтә.
1941 нче ел 22 нче июнь - сугыш башланган көн. Бу сугыштан күпме ватандашларыбыз туган якларына әйләнеп кайта алмый. Без дә бу көнне игътибарсыз калдырмадык. Иртәнге якта һәйкәл янында чистарту, җыештыру эшләре белән шөгыльләндек. Көндезге аштан соң Билгесез солдат һәйкәле янында сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" дигән темага әңгәмә үткәрдек.
-
Без наркотикларга каршы 21.06.2016

Лагерьда хезмәт һәм ял бергә үрелеп бара. Иртәбез гадәттәгечә башланып китте. Техника, пожар куркынычсызлыгы, юлда йөргәндә, су буйларында нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеге аңлатылды. Ә инде көннең икенче яртысында "Без наркотикларга каршы" темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең сәламәт яшәү рәвеше яклы булуларын дәлилләп плакатлар, рәсемнәр ясадылар.
-
Спорт, сәламәтлек көне 20.06.2016

Бүген лагерьда күп эшләр эшләнде. Көндәлек режим буенча зарядка, линейка, иртәнге аштан соң балалар мәктәп бакчасында, чәчәклектә берсеннән берсе уздырып эшләделәр. Көндезге аштан соң көнебезне спортка багышладык. Балалар төрле спорт төрләрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннар күтәренке кәеф белән бик матур үтте. Командалар арасында очколар тигез булып, дуслык җиңде.
-
Бездә "Космос" яшьләр үзәге 17.06.2016

Бүген балалар бакчада аеруча тырышып эшләделәр. Көннең икенче яртысында "Космос" яшьләр үзәге хезмәткәрләре балаларны күңелле ял иттерергә кунакка килделәр. Балалар өчен кызыклы уеннар үткәрделәр, батут алып килгәннәр. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр, соңыннан мультфильм карадылар. Бу чараны оештыручыларга, үткәрүчеләргә бик зур рәхмәт.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме 16.06.2016

Бүген лагерьда хезмәт десантыннан соң көнебез, "Юлда балалар куркынычсызлыгы" акциясе кысаларында, юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Соңыннан ике команда арасында викторина үткәрелде. Балалар бик актив булдылар. Бер-берсен уздырып сорауларга җавап бирделәр. Рәсем конкурсы һәр баланың күңеленә хуш килде. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде.
-
Күңелле дә соң лагерьда 15.06.2016

Иртәдән үк көн матур. Күктә кояш елмая. Безнең дә күңелләр әнә шул кояшлы, ямьле көн кебек. Иртәнге линейкада террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.
Көннең беренче яртысы гадәттәге тәртиптә үтте. Балалар мәктәп территориясендә, бакчада тырышып эшләделәр. Көндезге аштан соң җырга, моңга осталыкны белү максатыннан "Көйне, җырны таны" уены үткәрелде. Иң күп җыр, көй танучылар билгеләнде.
-
Кәгазьдән кул эшләре 14.06.2016

Түгәрәк эшләре мәктәптә лагерь вакытында да туктап тормый. Бүген "Кояшкай" лагеренда ял итүче балалар төшке аштан соң "Серле кәгазь" түгәрәге җитәкчесе Хәбибуллина Рәмилә Равил кызы җитәкчелегендә кәгазьдән кәрзин үрделәр. Менә нинди уңган һәм тырыш балалар җыелган лагерьга.
-
Без хезмәтне яратабыз 14.06.2016

Көн арты көн сизелми дә үтә тора. Менә бүген лагерьда тугызынчы көн. Һәр иртә линейка, зарядка белән башланып китә. Ә аннан соң балалар көч туплап эшкә чыгарга иртәнге аш ашап алалар.
Иртәнге якта балалар мәктәп бакчасында, чәчәклектә чүп үләннәре утадылар, аларга су сиптеләр. Хезмәт белән ял чиратлашып бара. Эштән туктауга саф һавада спорт уеннары уйнадылар.
-
Россия көне 10.06.2016

"Кояшкай" лагере үзенең эшен дәвам итә. Бүген дә балалар мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр. Көннең икенче яртысында Россия көненә багышланган "Россия символлары" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга гербның ничек барлыкка килүе турындагы мәгълүмат бик кызыклы булды.
-
Сабантуй бәйрәме 09.06.2016

Бүген "Кояшкай" хезмәт һәм ял лагеренда Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Балалар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзне йомып баудан әйбер кисү һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Балаларның күзләрендә шатлык нурлары балкыды.
Сабан туе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе шул.
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,
Бәйрәм итик көн буе.










