Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Яңа ел килә! 26.12.2019

Гимназиядә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп торды. Бәйрәмгә әкият геройлары да килде: Албасты һәм Убырлы, иң көтеп алынган Кыш бабай белән Кар кызы булды. Укучылар гадәттәгечә үзләрнең һөнәрләрен курсәттеләр: биеделәр, табышмаклар чиштеләр, җырладылар, бәйгеләр уздырдылар. Кыш бабай берсен дә күчтәнәчсез калдырмады!
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
Һәрбер йортның ишек, тәрәзәсенә
Ак канаты белән кагылсын.Педагог-оештыручы: Н.Х.Магизова
-
Инглиз теле атналыгы.Неделя английского языка
23.12.2019
-
19.12.2019
Һәркем өчен укып чыккан белем йорты иң якыны, иң газизе. Инде аны тәмамлаганга дистә еллар үтсә дә, олыгаеп чәчләргә чал төшсә дә, туган мәктәп, аеруча укытучылар, күңел түрендә. Кем генә булсалар да, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәләр дә, балачак, яшүсмер еллары онытырлык түгел. Гимназиябезнең 25 еллык юбилее хакында хәбәр таралгач та, күпләр бирегә ашкынып килде.
Бәйрәм вакытында күңелләрдә бик күп истәлекләр яңарды. Мәктәп еллары белән бәйле сагынып, сокланып искә алырлык вакыйгалар, ә иң мөһиме - кунаклар күп булды. Аларның бер өлеше – юбилей белән котларга килүчеләр иде. Яшел Үзән районы Башкарма комитеты урынбасары – мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәйсә Вәли кызы Афанасьева, Яшел Үзән районы Профсоюз җитәкчесе Наилә Гаяз кызы Копвиллем, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты әйдәп баручы белгече Илгизә Җәмил кызы Гомәрова, Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Осиново җирле үзидарәсе Башкарма комитеты рәисе Нәгыйм Сәләх улы Сафиуллин һ.б. үзләренең җылы сүзләрен, якты теләкләрен җиткерделәр. Икенчеләре исә - бар күңелләрен биреп, бик күп көчләрен куеп хезмәт иткән укытучылар бәйрәмдә мактаулы кунаклар буларак катнашты.
Бәйрәм гимназиянең актлар залында укучылар һәм укытучылар әзерләгән чыгышлар һәм мәртәбәле кунакларның котлаулары белән үрелеп барды. Гимназиябез директоры Гөлинә Рөстәмовна әлеге бәйрәмне уздыруда өлеше кергән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. Укытучыларыбызга рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Әлеге чарадан таралышканда, һәркемнең күңелен канәгатьлек катыш рәхәтлек хисе биләгән иде...
-
Гимназия уңышлары 07.12.2019

07.12.2019.Яшел Үзәндә “Город неограниченных возможностей” интеграль фестивальда гимназия укучылары җиңүләргә ирештеләр. Фестивальнең гала-концертында укучылар кул эшләре, рәсемнәре, җыр башкару осталыгы белән лаеклы урыннар алдылар. Афәрин, укучылар!
-
4 декабря 2019 года -итоговое сочинение 04.12.2019

-
Яраткан әниләргә 27.11.2019

27.11.2019.гимназиядә “Әниләр көне”нә багышлап бәйрәм концерты узды. Укучылар бик тырышып, бик яратып әзерләнделәр. Афәрин, балалар!
Якты булсын көннәрегез,
Озын булсын гомерегез.
Рәхәттә һәм муллыкта
Тормыш юлын үтегез!
Педагог-оештыручы: Н.Х.Магизова
-
Я считаю лучше всех! 27.11.2019

27 ноября в гимназии прошел математический конкурс"Я считаю лучше всех" для обучающихся 5-11 классов, в рамках недели математики . По результатам конкурса определены победители и призеры по параллелям .
-
26.11.2019
6 нчы сыйныф укучылары арасында экологик квест үткәрелде. Балалар, командаларга бүленеп, үзара көч сынаштылар. Экологиягә багышланган плакат ясап, аны якладылар, кош исемнәре белү буенча ярыштылар, кроссворд чиштеләр, экологик темага кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, табигатьне, тирә-юньнең чисталыгын тәэмин итү өлкәсенә кагылышлы фикерләрен җиткерделәр. Нәтиҗәдә ике команда да үзләренең тирән белемле булуларын күрсәттеләр.
-
Уроки качества 15.11.2019

5-6 нчы сыйныф укучылары өчен "Сыйфат дәресләре" үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре кулланучыларның хокуклары турында сөйләделәр. Бергәләп әлеге темага багышланган презентация һәм видеолар карадылар. Соңыннан исә сыйфатлы товар сайлау турында фикер алыштылар. Укучылар үзләре өчен күп кенә яңа мәгълүмат алдылар.
-
14.11.2019

Гимназиянең укыту-тәрбия эше планы буенча, ноябрь аенда математика һәм информатика фәннәре айлыгы бара. 14 нче ноябрь көнне математика укытучысы Фәйзрахманов Г.Г. 5 нче В сыйныфы укучылары белән “Саннар иленә сәяхәт” интеллектуаль уенын оештырды. Укучылар ярышта актив катнашып, математикадан яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Әлеге чара барысына да ошады.






