Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Прием в первый класс 31.01.2020

Уважаемые родители!
Прием детей в 1 класс на 2020-2021 учебный год производится
согласно Постановлению ИКЗМР РТ "О закреплении муниципальных общеобразовательных организаций за территориями Зеленодольского муниципального района" (вкладка "Прием в школу")
-
“Без гасырларда яшибез” 28.01.2020

Гимназиябездә 1-8 нче сыйныф укучылары арасында “Без гасырларда яшибез” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар сыйныф сәгатьләрендә Ленинград блокадасы турында күп мәгълүмат алганнан соң, хис-кичерешләрен рәсемнәргә күчерделәр. Алар, иҗади сәләтләрен күрсәтеп, бик игътибарлы булдылар, Ленинградның шул чордагы тарихын күзаллауларын рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштылар. Бәйге нәтиҗәләре линейкада игълан ителде, укучыларга грамоталар тапшырылды. Соңыннан әлеге эшләрдән 1 нче катта күргәзмә оештырылды.
-
900 дней мужества 27.01.2020

-
22.01.2020
Бу атнада 1-11 нче сыйныфларда Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итү көненә багышланган Бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Балалар видеофильм карадылар, шул турыда фикер алыштылар. Сыйныф җитәкчеләре шәһәр блокадасына китерелгән сәбәпләр, шулай ук кешеләр тормышы турында сөйләделәр.
Блокада 872 көн дәвам итә. Бу бөтен кешелек тарихында иң озакка сузылган чолганыш. 1944 елның 27 гыйнварында кешелек тарихында иң куркыныч сәхифәләрнең берсе ябыла. Ул көн йөз мең ленинградлы өчен тормыштагы иң бәхетле көн була, һәм, бер үк вакытта, иң кайгылы да, чөнки бу бәйрәм көненә кадәр яшәгән һәр кеше блокадада туганнарын, дусларын югалта.
Әлеге темага багышланган чаралар укучыларда онытылмас тәэсир калдырды, аларга үз тормышы турында уйланырга, буыннар тәҗрибәсен өйрәнергә, аңларга һәм анализларга мөмкинлек бирде.
-
Открытие "Год родных языков и народного единства"
20.01.2020
Сегодня в каждом классе проведены классные часы по открытию "Год родных языков и народного единства в Республике Татарстан"
Буген һәр сыйныфта "Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" ачуга багышланган сыйныф сәгатьтләре уткәрелде.
-
II Шахматный марафон "Зеленодольск 2019-2020" 17.01.2020

-
15.01.2020
15 нче гыйнвар көнне гимназиядә “Башлангыч сыйныф укытучыларының методик эш системасы” темасына Татарстан Республикасы мәктәпләре укытучылары өчен семинар узды. Мәктәп директоры Гөлинә Рөстәмовна федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар һәм укучылар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үзидарә укучылары Гөлгенә Равиловна җитәкчелегендә гимназиябез музейлары эшчәнлеге белән таныштырды. Остазлык хәрәкәтен тормышка ашыру максатыннан, башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәнүсә Нәбиулловна 4 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес күрсәтте. Музыка укытучысы Наилә Хавиловна 1 нче сыйныфта үткәргән дәрес укытучылар өчен чын осталык мәктәбе булды. Башлангыч сыйныф укытучысы Таңсылу Илһамовна ФДББС таләпләренә туры китереп ачык дәрес бирде. Семинарда катнашучылар бу дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруның төрле ысулларын, алымнарын күрделәр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның фәннәрне үзләштерүдәге уңышлары аларны сокландырды. Килгән кунаклар семинарның югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар.
- "Кадров для цифровой экономики" 04.01.2020
-
28.12.2019
Осиново бистәсендә стадиондагы төп чыршыны ачу тантанасына олысы-кечесе җыелды. Биредә белем бирү учреждениеләреннән Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм башка әкият геройлары катнашты. Гимназиябезнең Кыш бабае белән Кар кызы да әлеге күңелле чарадан читтә калмады. Бәйрәмгә килүчеләрне Осиново җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов сәламләп, Яңа елда бар теләкләр чынга ашуын, сәламәтлек, бәхет-сөенечләр теләде.
Ә чыршы әйләнәсендә бәйрәм кызганнан-кызды. Балалар гына түгел, хәтта әти-әниләр дә Кыш бабай, Кар кызларына ияреп рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җем-җем килеп янган чыршы тирәсендә, чын мәгънәсендә, бәйрәм гөрләде. Балалар Кыш бабай капчыгындагы татлы призларга да ия булдылар.
Әнә шулай, Кыш бабайлар парады һәм төп чыршыны ачу тантанасы Яңа ел бәйрәменә күңелле старт бирде.
-
27.12.2019
Кышкы каникуллар 29 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Балаларга кичке сәгать 10 нан иртәнге 6 га кадәр өлкәннәрдән башка урамда йөрергә рөхсәт ителми. Сабыйлар куркынычсызлык турында онытып, юлда шаярышып уеннар да оештыралар. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларга кабат искәртеп алыгыз. Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Саклык өчен киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар ябыштыру кирәк.
Кышкы уеннар куркынычсызлыгына килгәндә, балалар текә hәм бозлы тауда чаңгыда шумасыннар. Тимераякта махсус җиһазландырылган шугалакларда гына шуарга ярый. Ачык сулыкларда йөрү катгый тыела! Түбәләрдән асылынып торган боз сөңгеләре дә сәламәтлек өчен куркыныч. Мондый урыннарны читләтеп үтү кирәк.
Балаларга пиротехниканы мөстәкыйль сатып алу һәм аны өлкәннәр контроленнән башка куллану тыела. Чыршыны да тиз янып китмәүче уенчыклар белән генә бизәргә кирәк.Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар чоры күңелле узсын!






