Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Ямьле җәй яллары 22.08.2016

18.08.16. гимназия укучылары (8а сыйныфы һәм “Тамчы” төркеме) Казанның Горький исемендәге ял паркына барып җәйнең соңгы ял көннәрен онытылмаслык итеп үткәрделәр.
Кинотеатрда яраткан кино карап, паркта урнашкан кызыклы аттракционнарда уйнап, фонтан янында вакыт күңелле узды.
-
Спорт фестивале 22.08.2016

20.08.2016. бистәбездә күңелле спорт фестивале үткәрелде. Бәйрәмнең төрле эстафеталарында һәм ярышларында спорт белән дус балалар һәм гаиләләр катнаштылар.
-
Яңа уку елында беренче җыелыш 21.08.2016

20 нче август көнне гимназиябездә быел 1 нче сыйныфка керүче балаларның ата-аналары белән җыелыш үткәрелде. Чиста, якты, яңа уку елына әзер мәктәп ишекләрен ачып керүе – үзе бер күңелләргә рәхәт иде.
-
Портфельләр тапшыру тантанасы 15.08.2016

12.08.16. гимназиягә килгән беренче сыйныф укучыларына Яшел Үзән район башлыгы тарафыннан портфельләр тапшыру тантанасы үткәрелде. Булачак укучылар зирәклектә һәм тапкырлыкта үзләрен сынатмадылар: төрле сорауларга дөрес җавап бирделәр.
-
Уважаемые выпускники
28.07.2016
Уважаемые выпускники
МБОУ «Осиновская гимназия им. С.К.Гиматдинова ЗМР РТ»!
Во исполнение п.6 Протокола совещания у Президента Республики Татарстан от 13.07.2013 №28-пр в Республике Татарстан проводится республиканская акция «Помоги своей школе!».
Просим Вас принять активное участие в республиканской акции «Помоги своей школе!», будем Вам очень благодарны!
-
Сау, бул мәктәп, сине онытмабыз! 26.06.2016

25.06.16. гимназиябездә күңелле бәйрәм – тугызынчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның “Чыгарылыш кичәсе” узды. Барысы да кулларына өлгереш аттестатлары алдылар. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, күңелле ял итәргә дә була. Алда ачык төрле юллар, ак өметләр, якты киләчәк көтә. Уңышлар сезгә, дуслар!
Саубуллашып мәктәбебез белән
Таралабыз төрле якларга,
Укытучы апа-абыйларның
Изге теләкләрен акларга.
-
Кадерлә син китапны! 25.06.2016

Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең!
Ул хөрмәткә бик хаклы –
Кадерлә син китапны!
-
Хәтер көне 25.06.2016

1941 нче елның 22 июнендә илебезнең кояшлы күген фашист самолётлары каплап ала, тыныч шәһәрләр, авыллар өстенә бомбалар ява. Бу көнне дүрт елга сузылган, меңнәрчә гаиләләргә кайгы – хәсрәт китергән, балаларны ятим калдырган Бөек Ватан сугышы башлана.
-
Яшел лабиринт 25.06.2016

«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар ителә. Отрядлар арасында үткәрелгән “Яшел лабиринт” уены әлеге юнәлештәге чараларның берсе булып тора. Уен барышында укучылар кызыклы сораулар, биремнәр аша ел дәвамында алган белемнәрен барладылар, камилләштерделәр, табигать, экология турында яңа мәгълүматлар алдылар.
-
Саубул «Кояшкай» 25.06.2016

Күңелле кичәләр, кызыклы очрашулар, җыр, биюләр, спорт уеннары белән үрелеп барган лагерь сменасы тәмам. Бу көннәр балалар өчен онытылмаслык хатирәләр калдырды. Шундый матур оештырылган лагерь сменасы өчен укытучыларга, тәрбиячеләргә бик зур рәхмәт. Алар балаларның ялы мавыктыргыч итеп үтсен дип бик күп көч куйдылар. Укучыларыбыз каникулларын әйбәт итеп үткәрсеннәр, исән – сау булсыннар дигән теләктә калабыз.






