Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
И туган тел, и матур тел… 28.02.2017

21 нче февраль илебездә «Туган тел көне» буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан 3 а сыйныф укучылары «И туган тел, и матур тел» дип аталган чара үткәрделэр. Укытучылары Миннуллина Г.Р. бу истәлекле көннен килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Туган телне өйрәнүнең кеше тормышында зур урын алып торуы хакында сөйләштеләр. Чара барышында укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, жырлар башкардылар. Кичә китапханәдә дәвам итте.
-
Али баба һәм өч карак 28.02.2017

27 февраль көнне 3 в сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән Яшел Үзән шәһәренә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарфыннан уйналган *Али баба Һәм 3 карак* исемле спектакль карарга бардылар. Укучыларга сәхнә бизәлеше, артистларның костюмнары , әсәрнең эчтәлеге бик ошады.Бу әсәрдән алар намуслы, тырыш булырга кирәклеген аң лап ,үзләренә сабак алдылар.
-
“И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем!” (Х.Туфан) 28.02.2017

22 нче февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел уңаеннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен әдәби чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларда туган телгә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү.
-
«Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, Үлгәннән соң да үлмәслек булсын!» 27.02.2017

21 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең 14 нче лицеенда патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан муниципаль шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Ярышта катнашучы балаларның барысы да шигырьләрне образга кереп башкара алдылар. Гимназиябезнең 3 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Илшат, 7 нче сыйныф укучысы Гыйззәтуллина Илһамия, 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Адель да мәртәбәле жюри алдында уңышлы чыгыш ясады. Бәйрәм, онытылмаслык булып, югары дәрәҗәдә үтте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Корманова Г.Х.
-
Татар теленнән КФУ оештырган төбәкара олимпиада 27.02.2017

9 нчы сыйныф укучылары Ибраһимова Зәринә, Сафин Илсаф, Сираҗеева Диләрә, Чанышев Рамил, Айзатуллов Алмаз татар теленнән төбәкара олимпиаданың интернет турында җиңү яулап, КФУ оештырган олимпиадага бардылар. Республикабызның төрле районнарыннан йөз унике 9 нчы сыйныф укучысы катнашты, Сафин Илсаф (укытучысы – Корманова Г.Х.) призер булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз! Туган телебезне тырышып өйрәнүче бу укучыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Татар теле укытучысы Корманова Г.Х.
-
Язны каршылау бәйрәме 27.02.2017

26.02.17. бистәбездә кышны озату бәйрәме үткәрелде. Гимназия укучылары (“Тамчы” төркеме) концерт программасында җырлы чыгышлары белән катнаштылар.
Көн кояшлы һәм елы иде, балалар һәм олылар беленнәр ашап, күңел ачтылар.
-
Лыжня России -2017 21.02.2017

18.02.17. гимназия укучылары һәм укытучылары “Лыжня России -2017” чангычылар ярышына “Локомотив” (п.Юдино) стадионына бардылар. Иң яшь катнашучыга – 5, иң олы чангычыга – 91 яшь иде.
-
“Тамчы” төркеме кинода 21.02.2017

19.02.17. Гимназиянең “Тамчы” җыр төркеме Казанга кинотеатрга барып кайтты. Атаклы режиссер Ф.Бондарчук төшергән кино “Притяжение” – безгә биктә охшады, җир шарының киләчәге турында уйландырды.
-
Неделя английского языка 21.02.2017

В рамках недели английского языка, которая проходила в гимназии с 13 по 18 февраля учителями иностранного языка были проведены мероприятия по параллелям: конкурс на лучшего переводчика для 7-х классов, конкурс на лучшего чтеца для 3-4 -х, конкурс знатоков английского языка для 5-6-х, общешкольное внеклассное мероприятие «St/ Valentine’s Day» для 9-11-х классов. Всю неделю работал стенд «Do you speak English?».
-
Ватанны саклаучылар бәйрәме 17.02.2017

16.02.17. Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан гимназиядә әти-әниләргә күңелле концерт оештырылды.






