МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Без - чисталык өчен
14.04.2016
Бүген авылыбызның югары башында торучы укучылар балалар мәйданчыгын чистартуда катнаштылар. Хәзер кечкенәләр монда рәхәтләнеп уйный алалар. Рәхмәт, укучылар!
-
Чәршәмбе өмәләре дәвам итә 13.04.2016

Мәктәп өмәләре дәвам итә.
-
Өмәләр башланды 06.04.2016

Яз җитте, җир карлардан арчылу белән, кыш көне җыелган чүп-чар да күренә башлады. Мәктәбебез укучылары мәктәп территориясен чистартуда катнашты.
-
«Созвездие-Йолдызлык – 2016» 31.03.2016

4 нче сыйныф укучысы Сәйфетдинов Газиз һәм 7 нче сыйныф укучысы Биктагирова Гөлназ «Созвездие-Йолдызлык – 2016» XVI Ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зональ турында катнашып, диплом яуладылар. Аларны бу бәйгегә әзерләгән Мулла Иле мәдәният йорты иҗади түгәрәк җитәкчесе Рәзинә Бариевнага рәхмәт белдерәбез.
-
Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган" Тукай замандашлары" дип исемләнгән уку бәйгесенең муниципаль туры 29.03.2016

Бүген Норлат урта мәктәбендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган" Тукай замандашлары" дип исемләнгән уку бәйгесенең муниципаль туры узды. Мәктәбебез укучылары Гарифуллин Айназ (2 класс), Сәйфетдинов Газиз (4 класс), Гыйбадуллин Әмир һәм Рәхмәтуллин Илназ (5 класс), Биктаһиров Илназ (7 класс), Мингалиев Ислам (8 класс), Зәйнуллина Таңсылу һәм Фәтхуллина Ландыш (9 класс) мәктәп данын яклап, чыгыш ясадылар. Сәйфетдинов Газиз - 2 нче, Биктаһиров Илназ 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Язгы каникуллар 21.03.2016

Иң озын чирекне уңышлы тәмамлап, мәктәп укучылары чираттагы язгы каникулга чыктылар. Ул 28 мартка кадәр дәвам итә. Яңа көч, дәрт туплап, 29 нчы мартта 4 чиреккә тотыначакбыз.
-
Ут - куркыныч уен 19.03.2016

17-19 март көннәрендә мәктәбебездә янгын профилактикасына карата чаралар узды. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар шырпы һәм ут белән уйнарга ярамаганлыгын искә төшерделәр, куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, янгын сүндерүчеләр белән очраштылар.
-
Туган якны өйрәнүгә багышланган конференция 11.03.2016

Бишнәдә узган туан як табигатен, хайваннарын һәм тарихын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференциядә 4 нче сыйныф укучысы Сәйфетдинов Газиз 2 нче, Гыйбадуллин Әмир 3 нче урын яуладылар. Афәрин, укучылар!
-
Бәйрәм белән! 08.03.2016

Кадерле кызлар, апалар, әниләр!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән тәбрик итәбез!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.
Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда - космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.
Без һәммәбез "әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне - дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша.
Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
-
Әниләрне котладылар 04.03.2016

Бүген 1 нче сыйныф укучылары кунакка әниләрен чакырдылар. Әлифба дәреслеге белән саубуллаштылар, 8 март бәйрәме белән тәбрикләп, әниләренә бүләкләрен тапшырдылар, җырлар-шигырьләр бүләк иттеләр.














