МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн. 12.12.2018

Бүген Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн. Ул 1993 елда кабул ителде. Шул уңайдан мәктәптә сыйныф сәгатьләре узды.
-
РЕСПУБЛИКАНСКАЯ АКЦИЯ «ТАТАРЧА ДИКТАНТ» 23.10.2018

«Татарча диктант» пройдет в 20 странах и 60 регионах Российской Федерации.
Участники напишут отрывок из знаменитого произведения татарского писателя.
Ссылка на сайт: http://diktant.tatar
Ссылки на социальные сети: https://vk.com/tatdiktant
В Зеленодольском районе Акция пройдет 27 октября 2018 года в 13.00 часов на базе:
1. МБОУ «Гимназия№5 ЗМР РТ» (ул. Гоголя, 60),
тел.: 8(843)715-33-08; e-mail: G5.Zel@edu.tatar.ru
2. МБОУ «СОШ №16 ЗМР РТ» (ул. Жукова, 9)
тел.: 8(843)713-42-99; e-mail: svetlanaazeleevo@mail.ru
3. МБОУ «Нурлатская СОШ ЗМР РТ» (с. Нурлаты, ул. Школьная, 1)
тел.: 8(843)713-92-84, e-mail: svetlanaazeleevo@mail.ru
4. МБОУ «Васильевская СОШ №3 ЗМР РТ» (пгт. Васильево, ул. Набережная, 17) тел.: 8(843)716-40-20; e-mail: Sch3vasilevo@yandex.ru
ВСЕМ ЖЕЛАЮЩИМ УЧАСТВОВАТЬ в АКЦИИ можно подать заявку по телефону или направить по e-mail.
Все участники диктанта будут награждены сертификатами, а отличники акции получат ценные призы
-
Бөтенроссия күләмендә оештырылган олимпиадаларның мәктәп туры башланды. 25.09.2018

Бүген Бөтенроссия күләмендә оештырылган олимпиадаларның мәктәп туры башланды. Укучыларга уңышлар телик!!!
-
Сак булыгыз:грипп!!! 15.09.2018

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым
-
Мәктәп бакчасында көзге эшләр. 06.09.2018

Көзге уңышны җыеп алыр ватыт та килеп җитте. Укучылар,укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре мәктәп бакчасыннан бәрәңге,кишер һәм чөгендер җыеп алдык.
-
1 нче сентябрь - белем көне! 01.09.2018

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз!
Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын.
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Балалар кайта мәктәптә,
Хушлашып җәйләр белән,
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне ! 01.06.2018

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без Балалар сабан туе узды. Халкыбызның милли уеннары, ярышлы уеннар җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. килгән кунакларыбыз да күп иде. Балалар бик актив булдылар, берәү дә читтә тормады һәм бүләксез калмады. Укуда, мәктәп тормышында алдынгы, актив укучылар мәктәп дирекциясе тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
9 май - җиңү көне! 10.05.2018

Быел — Бөек Җиңүгә 73 ел. 1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын. Бу көнне ирексездән күзләргә яшь килә, шул ук вакытта моннан 73 ел элек яуланган Жиңү шатлыгыннан елмаясы да килә…Җиңү көнендә шатлык хисләре, авыр югалтуларның ачы хәсрәте дә, имин, тыныч киләчәккә якты өметләр дә – барысы да ачык чагылыш таба. Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бу көнне һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән – яу кырында ятып калган, җәзалап үтерелгән, ачлыктан һәм яралардан, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомганнарны искә алалар.
Күп хәсрәтләр, зур югалтулар бәрабәренә килгән Жиңү таңнарын киләчәк елларда да тыныч тормышта каршы алырга язсын! Батырларга мәңгелек дан!!!
Җиңү бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә "Үлемсез полк" акциясе узды.
Һәйкәл каршында бәйрәм концерты булды.
-
"Тыл ветераннарына ярдәм" рейды. 07.05.2018

"Тыл ветераннарына ярдәм" рейды.
-
Викторина 03.05.2018

Буген мәктәбебездә "Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары"дип исемләнгән, Г. Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган уен-викторина булып узды. Чарада 5,6,7,9 сыйныф укучылары көч сынашты.














